среда, 29 ноября 2017 г.

Бәхет һәм бәхетсезлек


(гыйбрәтле язмыш)
Яшьлек хыялый була диләр бит. Минем дә бар иде бер матур хыялым. Казанга килеп эшкә урнашу һәм кара чәчле, кара мыеклы бер чибәр егеткә кияүгә чыгу иде исәбем. Хыялымдагы егет: үзе гармунчы, үзе җырчы, чибәр дә, үткен дә, бөтен кешене гашыйк итәрлек көчле бер зат. Үзем дә чибәрләр рәтендә йөри идем, җыр-биюгә дә остамын. И-и хыялланам инде. Уйларымда гел киләчәккә барып кайтам. Менә без, хыялымдагы егет белән тирә-юньдәгеләрне сокландырып, җырлашып-гөрләшеп кенә яшибез…
Казанга килдем. Эшкә һәм тулай торакка урнаштым. Читтән торып укырга кердем.  Дус кызымның туган көн мәҗлесендә чибәр генә бер егет белән таныштым, әмма яратыша, уртак тел таба алмадык без аның белән. Бик хафага төшмәдем, миңа тиңе очрар әле диеп уйладым. Вакыт үтә бит ул. Эзләнә, сайлана торгач, хыяллар да сүрелеп киткәндәй булды. Яшем дә 25 кә таба авышты һәм көтмәгәндә, уйламаганда гына бер егеткә димләделәр. Булачак каенанама «төскә матур, эшкә батыр» дип тәкъдим иткәннәр мине. Башта югалып калсам да, яшем дә бара, дип, үз-үземне юаттым да кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Ир буласы кеше шәһәрдә туып үскән. Бик иркен, яхшы фатирда яшәп яталар. Беренче күрүдә үк, кеше арасында «минем ирем» дип күрсәтерлеге бар икән моның дип уйлап куйдым. Нишләтәсең, яшь вакытта иң мөһиме тышкы кыяфәт бит инде.
Матур гына яшәп киттек. Каенанам да ипле кеше булып чыкты. Өебезгә ямь өстәп кызыбыз Фәридә туды. Дөньялар түгәрәкләнеп китте. Әмма күңелем почмагында серле бер ризасызлык пәйда булды. Әле тегесе ошамый, әле бусы. Ирем эштән кайта да китапка ябыша. Ике көнгә бер диярлек китапханә юлын таптый. Жыр, бию, музыканың ни икәнен дә белми, кино, театр да кирәк түгел аңа. Бары тик китап кына булсын. Аның гел утын пүләне сыман китапка текәлеп утыруы туйдыра, ачуымны ук чыгара башлады. Сүз ката башласаң: «Эшлим, акча алып кайтам. Тагын нәрсә кирәк сиңа?» — дип кенә җибәрә. Күңелемдәге ачу, ризасызлык хисе зурайганнан-зурая барды. Ара-тирә сүзгә килүләр зур тавыш-гаугага ук әйләнә башлады. Ирем китап белән генә түгел, эчү белән дә мавыгып китте. Шуның өстенә 30 яшьтә үк баш түбәсе пеләшләнде дә куйды. Бер бөртек маңгай чәче дә калмады. Бусы ми-нем өчен иң зур фаҗига булды. Кая инде ул аның белән авылга кайту?! Янәшәсеннән барырга ук ояла башладым…
Бу хакта сөйләргә дә авыр хәзер. Шулай да әйтми булдыра алмыйм. Ярсуым кузгалган, иремә ачуым килгән саен: «Катсаң иде син, дөмексәң иде», — дип кычкыра идем. Бу сүзләрне бик күп әйтеп ташладым бугай. Фәрештәләрнең «әмин» дигән сәгатенә туры килгәндер, 35 яшендә ирем үлеп китмәсенме?! Аяз көнне яшен суктымыни, айнып киткәндәй булдым. Телебез нәрсә әйткәнне колагыбыз ишетми икән ләбаса…
Мин ярсыган чакларда: «Тукта әле, зинһар, нәрсә җитми соң сиңа?!» — ди торган иде мәрхүм. Мин дә үз-үземә шушы сорауны бирәм хәзер. Торыр урыныбыз, эшебез, сәламәтлегебез, балабыз — бөтенесе дә бар. Хәзер уйлыйм-уйлыйм да, бәхетле икәнебезне аңларлык акылыбыз булмаган безнең. Акыл җитмәгән безгә, дим. Ә кем гаепле моңа? Әти-әниме, мәктәпме, җәмгыятьме?
Мәктәп безгә яхшы белем бирде, әдәбиятны да әйбәт итеп укыттылар. Күңелдә матур хыяллар, романтик мәхәббәт матур әдәбият укыгач бөреләнгәндер бәлки дип уйлап куям кайчак.
Гаилә тәрбиясе дигәндә, әти-әни ашатты-эчертте, киендерде, эшкә өйрәтте. Гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп әйтүем булсын, әни дә гомер буе әтине орышты, ачуы килгәндә «каткыры, чәнчелгере…» дип сүгә иде. Әни үзен бәхетсез итеп күрде. Тигез гомер иткәннәр, сау-сәламәт балалар үстергәннәр, сау-сәламәт оныкларын сөю көннәренә җиткәннәр бит, югыйсә.
Минем балам ятим үсә. Әтисен еш искә ала, сагына. Үзем дә бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганымны аңладым.
Каенанам минем тырыш, уңган булуымны белгәч, сөенгән булган. Эх, шул уңганлыкны вакытында матур холык белән дә ныгыта алган булсам дим…
Нурия ӘЛМИЕВА язып алды.

Хәтерсез күке


(Язучы Ф.Яруллинның “Хәтерсез күке” әкиятен өйрәнү. Рус төркеме. IX сыйныф)
Әлфия ХӘМӘТВӘЛИЕВА,
Чирмешән лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
“Хәтерсез күке” әкиятен өйрәнү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү,
– диалогик һәм монологик сөйләм эшчәнлеге үсеше өчен җирлек тудыру; әсәр идеясе аша әти-әни булу җаваплылыгы хакында уйлану;
– Ф.Яруллин иҗатына карата кызыксыну уяту.
Эшчәнлек формалары: фронталь, индивидуаль, парларда эш.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: әти-әни вазифасына бик зур җаваплылык йөкләнүен тану.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: әсәрнең эчтәлеген ачканда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү; әсәрдә күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле мәгълүмат туплау.
Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, үз фикереңне татар телендә аңлатып бирә белү
Регулятив УУГ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли, дәреслек, күрсәтмә әсбаплар белән эш итә, үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Предмет нәтиҗәләр: “Хәтерсез күке” әкиятенең эчтәлеген белү, әсәрдә күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу.
Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, дәреслекләр, ноутбук, проектор, укучылар ясаган рәсемнәр.
Электрон ресурслар: http//www.google. ru, http//www.wicipedia.org, http//www.nsportal.ru http//www.detkam.e – papa.ru (Күке тавышы).
Дәрес барышы
  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
  2. Уңай психологик хәләт тудыру.
  3. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр?
Укытучы: Үткән дәрестә без кемнең иҗаты белән таныштык? Аның нинди әсәрен укыдык? Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?
Укучылар: Үткән дәрестә без Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән таныштык һәм аның “Хәтерсез күке” әкиятен укыдык.
Укытучы:  Өй эше итеп барыгызга да:
Укучы: Әкиятнең сюжетын  кат-кат укырга; персонажлар, аларның сүзләре, эшләре белән танышырга, текста  ориентлаша алырлык булырга;
Укытучы: Теләүчеләр  күке турында мәгълүмат әзерләрләп килергә иде. Бу эшне кемнәргә  тапшырган идек  әле?
Укытучы: Теләүчеләргә тагын нинди эш бирелгән иде әле?
Укучы: Әкиятнең сюжеты буенча рәсемнәр ясап килергә иде.
Укытучы: Ә кемнәр рәсемнәр ясады? Рәсемнәрегезне бер-берегезгә күрсәтегез һәм тактага беркетеп куегыз, без аларга бераз соңрак әйләнеп кайтырбыз.( Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрне бер-берсенә күрсәтәләр, бер укучы магнитлар белән тактага беркетә һәм “Рәсемнәрегез бигрәк матур!” дип әйтеп куя һәм укытучыга мөрәҗәгать итеп:
Әлфия Сәгыйдулловна, сез теләүчеләр өчен тагын бер иҗади эш биргән идегез. Онытмадыгызмы?
Укытучы: Искә төшер әле, нинди иҗади эш иде?
Укучы: Фәнис Яруллинның тормыш юлы буенча презентация әзерләргә,
һәм аны укучыларга җиткерергә әзерләнеп килергә иде. Ул укучы мин. Мин рәсем ясамадым, мин презентацияләр ясарга яратам.
1 укучы презентация ясаган укучыга мөрәҗәгать итеп: Ә без синең презентацияңне карарга, сине тыңларга телибез.
Презентация ясаган укучы: Рәхим итеп карагыз һәм тыңлагыз! (укучы слайдлар күрсәтеп, Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында сөйли) 
1 нче слайд: (Ф.Яруллинның фотосы ) Фәнис Яруллин – безнең яраткан язучыбыз, шагыйребез.
2 нче слайд. Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның иң матур җирендә урнашкан Баулы районы Кызылъяр авылында туа. (Әнисе Бибигафифә апа һәм әтисе Гатаулла фотолары)
3 нче слайд:
Аларның гаиләсе зур. Алты бала. Фәнис бишенче бала.
  • Сугыш башлану белән, Гатаулла абзый фронтка китә һәм һәлак була.
  • Әнисе Бибигафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә .
  • Әтисез калганда Фәнискә бары 4 яшь кенә була.
  • Бибигафифә апа колхозда эшли, мал-туар асрый, кош-корт тота, бакчада эшли. Җеп эрли, киндер суга, тегү тегә. Шулар ярдәмендә алты баласын да ач үлемнән саклап кала.
4 нче слайд:
  • Фәнис туган авылындагы җидееллык мәктәптән соң Баулы урта мәктәбендә сигезенче классны тәмамлый.
  • 1954 нче елда Баулыда «Татнефть» берлешмәсендә монтер булып эшли башлый.
  • Ялларын туган авылында, әнисенә булышып үткәрә.
  • 1957 нче елда Фәнис Яруллин Сабантуйда батыр кала.
5 нче слайд:
Фәнис 19 яшендә армиягә алына. Укчы радист һөнәрен үзләштерә . Яратып спорт белән шөгыльләнә башлый. (Фотода Ф.Яруллин очучылар мәктәбе курсанты)
  6 нче слайд:    
Армиядә вакытта  күнегүләр ясаганда турниктан егыла һәм имгәнә. Аның куллары, аяклары хәрәкәтләнми. X сыйныфны Фәнис Яруллин больница палатасында тәмамлый.
7 нче слайд:
Фәнис абыйның дөньяда иң якын кешесе әнисе – Бибигафифә апа була.(Фотода: Бибигафифә апа һәм Фәнис)
8 нче слайд: Фәнис абыйның дөньяда икенче иң якын кешесе — хатыны  Нурсөя апа. Нурсөя апа аны яшь баланы караган кебек карый. Күтәреп йөртә. Алар бергә бик матур яшиләр.(Фотоларда Ф.Яруллин  хатыны Нурсия белән)
9 нчы слайд:  Фәнис Яруллин 1970 нче елда, читтән торып , Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә.(Фотода: диплом алган көн)
10 нчы слайд:  Фәнис Яруллин зур авырлыклар алдында югалып калмый.  Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яза.
11 нче слайд:  Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин зур  талант иясе. Ул 46 китап, 50 җыр, 30 лап  сәхнә әсәре авторы. Әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән.
12 нче слайд:  Фәнис Яруллин 1978 нче елдан — «Сулыш», «Аерылмас дус» исемле шигъри китаплары өчен М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, 1985 нче елдан — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1988 нче елдан — «Халыклар дуслыгы» ордены иясе. 1995 нче елда «Җан авазы» китабы өчен Ф.Яруллинга  Г. Тукай исемендеге дәуләт премиясе, ә 2001нче елда «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә
13 нче слайд:  2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы Кызылъяр  авылында  Фәнис Яруллинга багышланган музей ачыла. (Музей фотолары.)
14 нче слайд: Фәнис  Яруллин 73 яшендә дөньядан китеп бара.  Бу – 2011 нче елның  9 нчы декабре була.               
15 нче слайд:  2015 елның 11 августында  Баулы шәһәренең Дан скверында халык шагыйре Фәнис Яруллин белән аның гомерлек  юлдашы,  илһамчысы булган Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең авторы – Баулы районы сынчысы Рәсим Шәрифуллин. Бу һәйкәл- матур мәхәббәт символы. (Фотода һәйкәл һәм истәлекле таш )
16 нчы слайд: Игътибарыгыз өчен рәхмәт! (Фотода ромашкалар)                    
Презентация ясаган  укучы( укучыларга мөрәҗәгать итеп): “Сорауларыгыз бармы?”– дип сорый..
Укучы: (сорау бирә): Фәнис  Яруллин ничәнче елда Казанга яшәргә күчә? Ул анда кем белән яши?
Җавап: 1963 нче елның сентябрендә. Аңа бер бүлмәле фатир бирәләр. Ул анда әнисе белән яши.
Укучы: (сорау бирә): Ф.Яруллинның беренче китабы ничәнче елда чыга? Китапның исеме ничек?
Җавап: 1964 елда аның беренче китабы басылып чыга. Ул «Мин тормышка гашыйк» исемле шигырьләр җыентыгы була.
Укучы: (сорау бирә): Фәнис абый белән Нурсия апа ничәнче елда өйләнешәләр?
Җавап:  1967 нче елның декабрендә.
Презентация ясаган укучы укучыларга мөрәҗәгать итеп: Алай булгач мин дә сезгә сораулар бирим әле, мине яхшы тыңладыгызмы икән? Фәнис Яруллин батыр, олы йөрәкле кеше. Аның янындагы якын кешеләр кемнәр булган? Аларны батыр дип әйтә алабызмы?
Укучылардан көтелгән  җавап: Аның янында әнисе Бибигафифә апа һәм хатыны Нурсия апа булган. Алар да олы йөрәкле, батыр кешеләр, чөнки авыру кешене тәрбияләп, аңа яшәргә, эшләргә көч биреп тору өчен зур сабырлык, тырышлык кирәк. Бигрәк тә хатыны Нурсия апа гомер буе Фәнис абыйның ярдәмчесе, киңәшчесе, илһамчысы була.
Презентация ясаган укучы укучыларга :  Фәнис Яруллин язмышына охшаш тагын нинди күренекле кешеләрне беләсез?
Укучылардан көтелгән җавап: Рус язучысы Николай Островский, Владислав Титов, татар язучысы Шәриф Еникеев, безнең районның Түбән Кәминкә авылыннан шагыйрә Дания Әгзамова.
Презентация ясаган укучы укучыларга: Фәнис Яруллин исеме ничек мәңгеләштерелгән?
Көтелгән җавап: 2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы   Кызылъяр  авылында  Фәнис Яруллинга багышланган музей ачыла
Көтелгән җавап: 2015 елның 11 августында Баулы шәһәрендә Фәнис Яруллин һәм аның хатыны Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды.
Укытучы: Укучылар, барыгызга да рәхмәт. Бүген Фәнис Яруллинны яратып искә алуыбыз аңа дога булып барсын. Урыны оҗмахта булсын.
  • Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы. (рәсемнәргә таянып, әкиятнең эчтәлеген ачу; диалогик, монологик сөйләмгә чыгу)
Укытучы( табышмак әйтә) :Канаты бар, оясы юк,
                                                  Ят ояда баласы тук.
Бу табышмак нинди кош турында?
Көтелгән  җавап: Күке
Укытучы: Һәр кош үз оясын үзе корыр” дигән мәкаль  бар кошка да туры киләме?
Көтелгән  җавап: Юк, бер кошка туры килми, ул – күке
Укытучы : Зоология  фәненә барып килик әле. Күке нинди кош ул? Табигать ана аны нинди кош итеп яраткан.
Көтелгән җавап ( ике укучы үз теләкләре белән зоология фәне буенча күке турында мәгълүмат әзерләп килгән иделәр)         
          1 нче слайд: Күке –Кукушка  (фотосы) – Татарстан урманнарында  да яши торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар.
2 нче слайд: Ана күке бер җәйдә 20 – 25 йомырка сала. Беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый. Димәк, аңа 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк була.
Укытучы: Күкенең чит ояга йомырка салып, зыян эшләүдән башка бернинди файдасы да юкмы әллә?
Көтелгән  җавап: Алай әйтү дөрес булмас. Минем укыганым бар.
3 нче слайд: Күке минут саен ике йонлач кортны юк итә. Ә йонлач кортлар бик куркыныч бөҗәкләр. Алардан соң агачлар шәрә кала, үсү – яшәүдән туктый. Күке 1 көндә генә дә урманны ике йөз мең —  корткычтан коткара. Ул – урманның иң якын дусты.
Укытучы: Әйе, аны табигатъ ана  шундый итеп яраткан. Ә Фәнис Яруллин  үз әкиятендә аны нинди кош итеп сүрәтли? Әйдәгез шуны искә төшерик һәм ачыклыйк: Фәнис Яруллин  бу әкияте аша безгә, китап укучыларга, нәрсә әйтергә теләде икән?  Ә бу эштә безгә сезнең өйдә ясап килгән рәсемнәрегез һәм сез үзегез  ярдәм итәрсез. Һәр укучы үзе ясаган рәсемдәге эпизодлар буенча монологик яисә кем белән булса да диалогик сөйләм төзеп, сәхнәләштереп, әкиятнең сюжетын аңлап укыганын күрсәтергә тиеш.
(Укучылар ясаган рәсемнәрне  проектор  аша күрсәтү. Рәсемнәр әкиятнең сюжеты  буенча бер-бер артлы күрсәтелә) Күке кычкырган тавыш астында  1нче рәсемне ясаган укучы, рәсемен күрсәтеп сөйли: “ Сезнең җәй көннәрендә урманга барганыгыз бармы? Барсагыз, агачтан, агачка кунып: (күке тавышы) “Күк-кү! Күк-кү!”-дип кычкыручы күкене күргәнсездер. Урманның барлык кошлары шатланып җырлаганда күке нигә моңлана, кемне эзли ,кемне чакыра икән?”
2нче эпизодка рәсем ясаган укучы рәсемен күрсәтеп сөйли:  Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем. Урман тып –тын иде. Җилләр мыш-мыш йоклый. Аюлар юкә балы белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Куяннар чәчәкле аланда сикерү ярышы уздыралар. Җырчы сандугачлар  сайрап арыганнар, яфраклардан чык суы эчәләр. Бары күкеләр генә бер агачтан икенче агачка күчеп: “Күк-кү! Күк-кү!”-дип кычкыралар.
3, 4, 5, 6 нчы эпизодка рәсем ясаган укучылар ,  диалогик сөйләмгә күчеп, әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәләр.   3 нче эпизод буенча рәсем ясаган  укучы   автор роленә керә :
– Мин, күке тавышын ишетеп, иң матур, иң биек каен башына  кунган күке янына килдем. “Әй, күке  нигә болай моңаясың,әйтергә яраса миңа сереңне әйт әле”
4 нче эпизод буенча рәсем ясаган  укучы   күке  роленә керә:
Ничек инде мин моңаймыйм?! Эчем тулы сагыш бит  минем. Сез кешеләр безне аңламыйсыз. Безне башка кош оясына күкәй салган өчен гаеплисез. Балаларын үстерергә яратмый дисез. Кем инде үз баласын  яратмасын.
Укучы малай-автор:
Алайса нигә чит кошларның ояларына күкәй саласыз?
Укучы кыз-күке :
Хәтерсезлектән бу, хәтеребез бик начар безнең. Үз оябызны таба алмыйбыз. Аннары аптырыйбыз да башка кош оясына күкәй салабыз. Икенче күкәй салыр вакыт җиткәч,теге кошның да оясын югалтабыз. Әле анда барабыз, әле монда барабыз. Бөтен урман буйлап оябызны эзлибез. Арып бетәбез. Шуннан агач башында бер оя күреп алабыз. Шатлана-шатлана шунда кереп утырабыз.
5 нче эпизодка рәсем ясаган укучы чыга. (аның рәсемендә карга күкене куып чыгара) Ул карга роленә кереп :  “Кар-кар-кар! Бу нинди чакырылмаган кунак? Минем өемдә нишләп утырасың? Чыгып кит хәзер үк? Үзең оя яса! Кар-кар-кар! “
Күке-кыз елап: Оятымнан нишләргә белмичә, тизрәк моннан очып китәм.
Укучы малай-автор: Шуннан нишлисез инде, йомырканы кая саласыз?
Күке-кыз: Тагын оя эзлибез. Аннан кечкенә оя эзләп табабыз да , җайлы гына кереп утырган булабыз, икенче бер кош  очып кайта.
6 нчы эпизодка рәсем ясаган укучы чыга (рәсемдә кечкенәрәк бер кош күкене куып чыгара)
Бу укчы үзе ясаган кош роленә кереп:” Чик-чирик.  Син нишләп минем оямда утырасың? Үзең оя ясарга теләмисең, балаларыңны ташлап калдырасың, аларны үстемисең. Чык минем оямнан. Чик-чирик,чик-чирик.”
Күке-кыз:  Их аңламыйлар безне, аңламыйлар! Кошлар гына түгел, кешеләр дә безне начар җан иясенә саныйлар. Безнең күңелебездә бернинди начарлык юк бит. Хәтеребез генә начар бит безнең. Без “Күк-кү! Күк-кү!”-дип үзебезнең балаларыбызны чакырабыз. Бәлки тавышыбызны ишетеп килерләр дибез. Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен күрәсебез , шатланысыбыз  килә. “Күк-кү! Күк-кү!”-(очып китә)
Укучы малай-автор: Мин озак күке тавышын тыңлап тордым. Күңелгә сагыш , моң тулды, күзләрем яшьләнде.  Хәзер инде күкеләр турында начар уйлавым өчен оят иде.
Укытучы: Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт.  Рәсемнәрегездә  эпизодларны төгәл чагылдыра алгансыз.   Әкиятнең сюжетын яхшы үзләштергәнсез.
Укытучы: Әкиятне укыгач, сездә нинди фикер туды? Сез ничек уйлыйсыз, балаларын үзләре үстерә алмауга күкеләр гаеплеме?
Көтелгән җавап: Юк гаепле түгел, аларның хәтерләре юк.
Көтелгән җавап: Аларны табигать шулай ясаган, алар файдасыз кошлар түгел бит урманны йонлы кортлардан саклыйлар.
Укытучы:  Хәзер нәтиҗә ясыйк:  Әсәр нәрсә турында булды?
Көтелгән  җавап:  Әсәр әни күке турында булды.
Укытучы: Әсәрдә тагын нинди геройлар бар?  
Көтелгән  җавап: Урманга килгән кеше, аюлар, куяннар, мыш-мыш йоклаучы җил,төрле кошлар.   
Укытучы: Әкияттә кошлар нинди проблема күтәрде?
Көтелгән җавап: Кошларны күкенең оя ясарга теләмәве, балаларын ташлап калдыруы, аларны үзе үстермәве борчыды.
Укытучы: Әкияттә бу проблема ничек чишелде?
Көтелгән җавап: Проблеманы кошлар чиште. Күке балаларын төрле кошлар үстерде.
Укытучы: Әйе, Фәнис Яруллин кошларны Күкенең сәер тормышы белән килештергән. Ә үзе килештеме икән соң бу хәл белән? Фәнис Яруллин бу әкияте аша безгә  китап укучыларга нәрсә әйтергә теләде икән? Юкка гына әкият жанрын сайламаган бит инде ул?.. Әкият – ул хыялны укучыга җиткерү жанры. Без беләбез, теләсә нинди жанрдагы әсәр аша автор  кешеләргә, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итә. Димәк автор, тормышыбызда күке-әниләр күбәйде. Ә без күнектек, ләкин болай ярамый, ди. Әти-әниләр үз балаларын үзләре карап үстерсә иде дип хыяллана.
Балалар, ә хәзер Фәнис Яруллинның бер шигырен укыйм. Без укыган әсәр белән нинди бәйләнеше булырга мөмкин?  
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй  тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Көтелгән җавап:Бу шигырь әниләр турында, тик күке-әниләр турында түгел, балаларын кайгыртучы әниләр турында.
Укытучы: Ә кемнәр соң алар күке-әниләр?
Көтелгән җавап: Балаларын бәби йортларында ташлап калдыручы, балалар йортларына тапшыручы, үз балаларын карамаучы әниләрне күкеләр диләр. Әниләр бит кошлар түел, кешеләр. Әни кеше баласын карарга, үстерергә тиеш.
Укытучы: Димәк, автор, томышыбызда күке-әниләр күбәйде. Ә без күнектек, ләкин болай ярамый, ди. Әти-әниләр үз балаларын үзләре карап үстерсә иде дип хыяллана. Мин дә, кадерле укучыларым, сез үсеп-җитеп тормыш корырсыз һәм балаларын яратып, кадерләп тәрбияләп үстерүче акыллы әти-әниләр булырсыз дип ышанып калам.
  • Йомгаклау.
  1. Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест биремнәре эшләү.
  2. Эшчәнлекне бәяләү:
Укытучы: Балалар, Фәнис Яруллинның “Хәтерсез күке” әкиятен ничек үзләштерүегезгә үзегез билге куегыз.
Үзбәя өчен критерийлар әйтелә, билгеләр куела.
  1. Өй эше.
  • Репродуктив эшчәнлеккә (мәҗбүри эш) :  Өйдә  әкиятнең тулы эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килерсез.
  • Ярым иҗади  (теләк буенча) эш: Гаиләгезне   әкиятнең  эчтәлеге һәм  батыр язучы Фәнис Яруллин биографиясе белән таныштырыгыз.
  • Иҗади (теләк буенча) эш: Әниләрегезгә сезгә тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдереп хат языгыз.
Укытучы:  Балалар, мин беләм, сезнең арыгызда үз әти-әниләрегез белән яшәүче бәхетле балалар. Һәм сез –егетләр кызлар, мин сезгә Фәнис Яруллинның “Хәтерсез күке” әкияте идеясын беркайчан да онытмавыгызны, гомер буе  бәхетле генә булуыгызны телим.
Беребез дә алдан белә алмый
Язмышларның кая дәшәсен.
Барыбыз да олы бәхет белән,
Шатлыкларны тоеп яшәсен!
Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


Дуслык белән көчле без

Гөлшат ПАХОМОВА,
Түбән Камадагы 29 нчы урта мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Розалия ЧЕВАЧИНА,
Түбән Камадагы 29 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Бәйрәм уңаеннан фойеда «Милләтләр почмагы» күргәзмәсе оештырыла. Укучылар кунакларны милли киемнәрдән каршы ала.
Тантаналы музыка яңгырый.
1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!
Туган тел! Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.
(Сәхнәгә төрле халык киеме кигән балалар керә. Алар төрле телләрдә исәнләшә. Залда утыручы милләт вәкилләре сәламгә каршы сәламләү белән җавап бирәләр.)
2 нче алып баручы. Добрый день, дорогие друзья! Сегодня в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык – великий, необъятный, живой, как жизнь. У каждого народа есть свои особенности, традиции, культура и язык.
3 нче алып баручы.
Народы – как одна семья,
Хотя язык их разный.
Вы – дочери и сыновья
Нашей страны прекрасной!
(Сәхнәдә укытучылар хоры «Ты, Россия моя!» җырын башкара.)
1 нче алып баручы. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы мөхтәрәм шәхесләребез туган телләрне саклап калуда армый-талмый хезмәт итә.
2 нче алып баручы. Мы выражаем вам благодарность за то, что вы вносите большой вклад в сохранение и развитие языков, за создание равноправных условий для процветания всех национальностей нашего города и района.
(Тамашачыларны кунаклар белән таныштыру.)
3 нче алып баручы. В настоящее время в нашем районе проживают представители разных национальностей. Открытие Дома дружбы народов – это долгожданное событие для нашего многонационального города! Сегодня на нашем празднике присутствуют руководители и представители национальных общественных организаций. Среди них – председатель азербайджанской национально-культурной автономии г.Нижнекамска Алиаббас Абиль оглы Алиев. Поприветстуем бурными аплодисментами.
(Азәрбайҗан халык биюе башкарыла.)
1 нче алып баручы. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аша аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Халыклар дуслыгы йортында төрле милләтләр бер мохиткә туплана.
2 нче алып баручы. Среди наших гостей присутствует руководитель армянского национально-культурного общества г.Нижнекамска Гурген Грантович Манукян.
(Әрмән милләтеннән булган балалар үз телләрендә җыр башкара.)
3 нче алып баручы.
Родной язык – богатое наследство,
Пришедшее из глубины веков.
Ты отражаешь мысли человека,
Ты помогаешь выразить любовь.
1 нче алып баручы.
Туган телне, күңел гөле итеп,
Саф көенчә сакла гомергә.
Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,
Илең йөрсен уйда гел бергә.
(Башлангыч сыйныф укучылары курайда «Үз җырыбыз»ны башкара.)
2 нче алып баручы.
Заман миңа: «Югарыга мен», – дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле.
3 нче алып баручы. В нашем городе работает «Нижнекамское русское общество», руководитель этого объединения – Василий Иванович Носов.
(Кызлар башкаруында рус халык биюе.)
1 нче алып баручы. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул! Ватаныбызга куркыныч янаган сугыш елларында төрле милләт вәкилләре, илебез иминлеген саклап, иңгә-иң куеп көрәшкән.
(Музыка яңгырый.)
2 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышы елларында күпмилләтле илебезнең батыр уллары һәм кызлары сугыш кырларында ятып калды. Алар үзләренең батырлыклары белән исемнәрен мәңгеләштерде. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Хөсәен Андрухаев, Эльза Ури, Хәбиб Юсуфи кебек әдипләребез чын каһарманлык символына әйләнде.
3 нче алып баручы. Татарстан дип аталган уртак йортыбызда тыныч яшәргә язсын! Туган йортыбызда бергә дус һәм тату яшәү белән без бик бәхетле.
1 нче алып баручы. Дружба не знает границ, все мы живем вместе, трудимся, растим детей, внуков и правнуков. У нас здесь и хлеб един, и вода, и радость, и беда. И гордимся мы все нашим краем, чувство Родины храня!
2 нче алып баручы. Шәһәребездәге башкортлар җәмгыяте җитәкчесе Гали Әхтәр улы Хәсәнов – иң изге һөнәр вәкиле – Түбән Каманың танылган табибы.
(Гали Хәсәнов башкаруында башкорт халык җыры «Урал» тәкъдим ителә.)
3 нче алып баручы.
Сезне монда алып килгән
Дуслык дигән якын юллар.
Бу юлларны күп гасырлар
Төзегәннәр көчле куллар.
1 нче алып баручы. В Нижнекамске работает общество российских немцев «Дружба», сегодня у нас в гостях его руководитель – Вера Борисовна Мишина.
(Алман халык җыры яңгырый.)
2 нче алып баручы. 1 сентября 1999 года в нашем городе открылась чувашская гимназия №34. Она до сих пор не имеет аналогов в Татарстане, поскольку фактически стала центром обучения одаренной чувашской молодежи: 85% выпускников поступают в высшие учебные заведения.
(34 нче гимназиянең «Азамат» бию коллективы чыгыш ясый.)
3 нче алып баручы. В 1995 г. в нашем городе было основано украинское общество. Сегодня у нас в гостях руководитель национально-культурной автономии «Украинское товарищество» Евгений Викторович Савенко.
(Украин телендә шигырь укыла.)
1 нче алып баручы. Бүген бездә кунакта шәһәребездәге керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинова. Әйдәгез, аны көчле алкышлар белән сәламлик.
(Керәшен халык җыры башкарыла.)
2 нче алып баручы.
Без – бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Таҗиклар, әрмән, үзбәкләр
Дуслык белән көчле без!
3 нче алып баручы. В нашем городе работает таджикская национально-культурная автономия, ее председатель – Хоким Восиевич Муминов.
(Таҗик халык җыры башкарыла.)
1 нче алып баручы.
Дус яшәргә кирәк Җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
2 нче алып баручы. Сегодня у нас также в гостях руководитель местного узбекского национально-культурного общества г. Нижнекамска Эрвин Сейранович Сентосманов.
(Үзбәк биюе башкарыла.)
3 нче алып баручы. От имени всех представителей национально-культурных обществ слово предоставляется Гургену Грантовичу Манукяну.
1 нче алып баручы.
Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,
Төрле-төрле милләт булсак та,
Тик бер безнең Туган илебез,
Тик бер безнең туган җиребез.
2 нче алып баручы.
Мой край родной – республика свободных
Великих наций, разных языков.
И ценят здесь обычаи народов,
Советы мудрых стариков!
3 нче алып баручы.
Төп нигезем минем – Татарстан,
Синең язмыш – безнең гомерләр.
Төп нигезем, мине аерма син,
Әткәм-әнкәм биргән телемнән.
(Укучылар башкаруында «Кояшлы ил» җыры яңгырый. Балалар төрле телләрдә саубуллаша. Залда утыручы милләт вәкилләре дә үз телләрендә хушлаша.)
1 нче алып баручы.
Сау булыгыз, дуслар, шат яшәгез,
Ямьләндереп бөек Ватанны.
Яңа үрләр яулап каршылыйбыз
Туган илдә аткан һәр таңны.
2 нче алып баручы. Доброго всем здоровья, мира на нашей земле, дружбы, единства и согласия во всем! До новых встреч!

Мин – гап-гади авыл укытучысы

Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы — 21 ел
Язмамда үземнең яшәү рәвешем булган укытучылык хезмәте, аның авырлыклары һәм никадәр генә авыр булса да, күпме рәхәтлек һәм ләззәт китерә алуы турында сөйләргә тырыштым.
“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен” дип көйли-көйли гомерем мизгелләрен барлыйм.  Укытучы… Күпме бу? Азмы? Горурмы? Әллә инде? Бу сорауларга кайсыбыз җавап бирә ала? Бүген мәктәптә укытучы эшләргә тиеш эшләр бихисап: исәпсез-хисапсыз отчетлар, электрон журнал, бәйгеләр, чаралар. Чабабыз да чабабыз. Сиңа күзләрен мөлдерәтеп караган самими йөзләрне күрергә дә, аларны ишетергә, яңа ачышлар ясап, белем диңгезен колачларга да вакыт юк… Ә алар көтә…
Тукта! Мин башкача телим түгелме соң?  Канатларымны җәеп, иҗат эшенә чумасым, үз артымнан укучыларымны да ияртәсем, бу дөньяны колачлыйсым килә бит! Килә!
Минем тормышым тулысынча мәктәп белән бәйле.  Укытучылар нәселендә тудым, укытучылар гаиләсенә килен булып төштем. Укытучыларым күп булды минем, ләкин йөрәк түрендә сакланганнары  берничә генә. Сабыр, тырыш Нурдилә апа – тормыштагы һәм мәктәптәге беренче укытучым. Ләбибә апа– рус теле һәм әдәбияты укытучысы, өстәвенә сыйныф җитәкчем дә – заманча фикерләве, гадилеге, эчкерсезлеге  белән үзенә каратты. Хатыйп Юсупович Миңнегулов, югары уку йортындагы остазым,  гаять акыллы, зыялы, таләпчән, тирән белемле чын укытучы, бездән үз үрнәге һәм тырышлыгы  белән әдәбият укытучысы ясаган шәхес. Аларның  барысын да хезмәтләренә булган тирән мәхәббәт, һөнәри осталык, үз дәрәҗәләренә беркайчан тап төшермәгән горурлык  берләштерә. Бүген үземне алар белән чагыштырам… Нәтиҗәләр ясыйм. Сухомлинский, Рәхимов, Мәхмудов педагогикасын бүгенге технологияләргә “төреп”, алга барам. Остазларымнан  мирас итеп алган сыйфатларны югалтмыйча,  укучыларымны мөстәкыйль һәм иҗади фикерләргә, үзара хезмәттәшлеккә өйрәтә алам икән, мин яшим! Яшим! Башкача була да алмый!
Мин хәзер шулай уйлыйм.  Ә моннан 20 ел элек? Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлап, беренче дәресемә кергән көн һәрвакыт истә. 4 сыйныф арасыннан 6 нчы сыйныфым – иң шук сыйныф. Үтемле итеп аңлатам да кебек, нинди генә күрсәтмәлелек юк – файдасыз. Шунда үземә нәтиҗә ясадым (моның өчен хәзер оят, әлбәттә): мин бу сыйныфка  башка кермәячәкмен. Кыңгырау шалтырады. Шулчак сыйныфтагы иң шук малай каршыма килде дә: “Син безне иртәгә тагын укытырсың бит?” – ди.  Я, Ходам! Укытмыйммы соң, укытам, әлбәттә, укытам! Укытучылык хезмәтенең асылын беренчел аңлау шул чакта булды. Ә икенче вакыйга… Сыйныфымдагы  Алинә – әнисез калды, аяусыз авыру аны һәм 5 туганын ятим итте.  Бик авыр вакытлар булды ул. Әтисе эчүгә сабышты, балалар  үз иркендә яшәде. Өйдән чыгып китүләр дә, саксыз адымнар да булды.  Мин аңа киңәшче дә, әти дә, әни дә булырга тырыштым.
Дәрескә кыңгырау шалтырый… өзек-өзек, таләпчән, бераз шомлы да кебек. Мин сыйныфка, укучыларым янына ашыгам. Ишекне ачып, елмаеп каршы алалар. Мине көткәннәр! Әгәр ябык ишек каршы алса?! Адымнарым салмаклана. Нишлиләр икән алар? Дәрес темасын кабатлыйлармы, әллә берәр шуклык әзерләгәннәрме? Әллә инде үз дөньяларына чумганнармы? Аларның бу дөньяларында миңа урын табылырмы?…
Мондый минутларда мин икеләнеп тә калам. Ник килдем бүген дәрескә? Минем дәресем кирәкме аларга?  Дәресем  йөрәгемдә яши, мин бит инде аны төрле яклап уйладым, планлаштырдым, күңелемнән уздырып та карадым. Ялгышлар, тагын яңа алымнар, методлар, технологияләр фәкать бер максатка юнәлгән: минем алдагы дәресләрем тагын да яхшырак булырга тиеш! Мин өйрәнәм, өйрәнәм, өйрәнәм. Менә алар – минем укучыларым. Һәрберсе – аерым язмыш, ачыш, җиңү яки җиңелү. Кайберләре  якты йолдыз булып янып, хәтереңдә ныклап уелып калалар. Ә кайберләре — башкалардан әллә ни аерылмый торган тыныч холыклы, сабыр балалар. Шундыйларның берсе – Гөлия,  бик юаш, тыйнак, басынкы бала. Ә үзе бик яхшы укый, пөхтә, барлык эше вакытында эшләнгән, ләкин үз –үзенә бикләнгән.  Максатым – Гөлия белән уртак тел табу, аны ничек тә сөйләштерү, иптәшләре арасына кертү.  Гөлия – хисле бала, яшерен генә шигырьләр дә яза. Һәр дәрескә үзем язган шигырьләремне алып керәм. Күрәм, аның да укыйсы килә. Икәү укыйбыз… Ә күзләрен, йөзен күрсәгез – балкый гына. Аннары матбугатта басылулар, төрле иҗади бәйгеләргә йөрүләр, бергә шөгыльләнүләр, уртак максатлар,  дусларча әңгәмәләр, шатлыклы җиңү мизгелләре үзенекен итте —  Гөлиям күзгә  күренеп үзгәрде, татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы  җиңүчесе булды. Нәрсә бу? Үсеп җитүме? Үз-үзеңне раслаумы? Бу Җиңү чираттагысы – Гөлиянең үз-үзен җиңүе.
 Менә нинди укучыларым көтә мине ишек артында.  Шундый уйлар белән тыныч кына ишекне ачам, сыйныфка керәм, чөнки беләм: мин Аларга кирәк!
Ике дистә елдан артык укытучылык хезмәтемдә мин татар телебезнең белем нигезләренә өйрәтүем, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерүем белән бәхетле. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасы аша укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата ихтирам  тәрбияли алуым  — намус эшем, горурлыгым.  Димәк, мин – тәрбияче, остаз, әйдәп баручы, Әйе! Мин  — Укытучы! Димәк, бернинди дә икеләнүләр булырга тиеш түгел! Балаларның янып торган карашларын  күрү һәм “Син безне иртәгә тагын укытырсың бит?” дигән теләкләрен ишетү – минем яшәү рәвешем.
 Бәйләмәгез, зинһар, канатымны,
Мин очарга тиеш, очарга!
Үзем генә белгән галәмемдә
Йолдызларны телим кочарга.
 Тырышмагыз җиргә төшерергә,
 Күтәргәндә күккә хыяллар.
 Очып калыйм канатларым барда,
 Куркытмыйлар мине кыялар.
Чаллы егете Фидаилнең шигыре  уйларыма, фикерләремә, эшчәнлегемә тынгы бирми. Күңел яңа ачышлар, җиңүләр, бәхетле укучыларымның шат карашларын, ышанычлы адымнарын көтә. Әнә, әле дә узган гомер чакрымнарымны, мизгелләремне күңелемнән барлый-барлый, әкрен генә атлап,  гаиләм янына кайтып барам, ә күңелдә мең төрле уй…  Аяк астындагы  карның шыгырдавы гына башкарылган эшләремне хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә кебек. Ап-ак кар өстеннән шундый рәхәт итеп атлап кайтып киләм. Мин  гомер буе әнә шул аклыкка эз салам түгелме соң? Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста, саф, пакь.  Ә без – шул аклыкка тирән ышанычлы эз  яручылар.  Күктә балкыган меңнәрчә йолдызлар —  гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Ә мин шуңа бәхетле, ишетәсезме, бәхетле, чөнки бу эзләрдә, бу яктылыкларда минем дә өлешем бар. Янә хатирәләр дәрьясына чумам.