Татарча сочинение язу серләре

Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында тәрбияләнә. Син түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирлыйсың, әти-әниең, бәйрәмнәр турында язасың. Бераз үскәч, күзаллауларың киңәйгәч, туган халкың, илең хакында уйларны кәгазь битләренә төшерәсең. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәнә башлагач, сочинениеләр синең анда язылганнарга мөнәсәбәтеңне белдерү, аерым образларны, иҗатчы осталыгын һәм башка бик күп нәрсәләрне бәяләү чарасына әйләнә.
Роман укыйсыңмы, хикәяме, повестьмы, үз фикерләреңне теркәп бара торган бул. Кулыңа каләм алгач кына, аларны бергә туплау, хәтердә яңарту кыен. Үзеңдә кызыклы фикерләр дәфтәре булдыр. Әдәбият, тормыш турында көтмәгәндә башыңа килгән уйларны, башкалар әйткән гыйбрәтле фразаларны шунда язып куярсың, һәр ятлаган шигырь, чәчмә әсәрдән өзек сочинение язганда ярдәмгә килә ала. Хәтерең начар икән, берничә теманы ачканда кулланып була торган эпиграфлар гына хәзерлә. Кайвакытта, соңгы юлны үзгәртү белән генә дә, эчтәлеккә яңа мәгънә салып була. Димәк, берничә универсаль сочинениене хатасыз язарга өйрәнү имтиханнар вакытында синең эшеңне җиңеләйтәчәк. Каләм куәтен, иҗатчы осталыгын, кешегә соклануны, яшәү — үлемгә мөнәсәбәтне чагылдырган өзекләр дә универсальлеккә ия.
Югары уку йортына керүчеләр өчен программаларда күрсәтелгән һәр әсәр буенча язма эш каралган. Шулай булгач, бик яхшы беләм дип уйлаганда да, әдәбиятны программада күрсәтелгән тәртиптә кабатлап чыгу кирәк. Гадәттә, укучыга өч төр сочинение язу тәкъдим ителә. 1917 елга кадәрге мирас, бүгенге әдәбият буенча һәм ирекле темага була ул. Кайберәүләр, шуның соңгысын сайлармын әле, дип уйлый. Филологлар хәзерләүче факультетларда еш кына ирекле темаларны да әдәбият буенча бирәләр. Бу очракта әдәби әсәрне, язучы иҗатын ирекле сайлау гына күздә тотыла.
Ярдәмлек — язма эшләр буенча шпаргалка (күчергеч), дип уйлый күрмәгез. Беренчедән, кеше хезмәтен үзеңнеке итеп күрсәтү караклыкка керә, үзенә хөрмәте булган кеше моңа бармас. Икенчедән, бу сочинениеләр күпчелек өчен шактый катлаулыдыр, чөнки без фәнни югарылыктагы һәм аеруча сәләтле укучылар өчен өлге булырлык язма эшләр дә тәкъдим итәргә тырыштык, күбрәк югары уку йортларына керергә хәзерләнүчеләрне күздә тоттык. Әле бит төрле олимпиадалар, конкурслар, фәнни конференцияләр дә бар. Аларда еш кына үтә хәзерлекле балаларның чыгышларын тыңларга туры килә. Китап әнә андыйларга зур ярдәмлек булсын иде.
Хезмәтнең, әлбәттә, теләсә кайсы укучы өчен файдасы тиячәк. Беренчедән, ул — үрнәк эшләр җыентыгы. Аннан соң кайвакыт, дәреслек авторлары белән бәхәскә кереп, башкачарак та карашлар уздырылыр, дәреслектә әйтелеп бетмәгәннәр дә өстәлер. Белгәнебезчә, язма эшле имтиханнарның төп максаты — укучының, абитуриентның үзбашка фикер йөртү сәләтен ачу. Әгәр язма эшләр үрнәгендә укучы каләме осталык ягына аз гына үзгәрсә дә, без бик шатбыз. Китапны чыгаручылар, ихтыяҗ була калса, киләчәктә һәр сыйныф дәрәҗәсендәрәк язылган иншалар җыентыгын хәзерләүне күздә тота.
Язма эшләр дәреслектән файдаланып башкарылмады, алар әсәрләрне мөстәкыйль анализлау нәтиҗәсендә туды, шунлыктан укытучылар өчен өстәмә ярдәмлек була ала. Соңгы вакытта мөгаллимнәр арасында да бәйгеләр уздырыла башлады. Язма эшләребез аларга да билгеле бер дәрәҗәдә өлге булачак. Сочинениеләрдәге карашлар башкаларныкына аваздаш та, охшамаска да мөмкин. Моннан куркырга ярамый. Аңа омтылырга кирәк. Иң мөһиме: фикереңне дәлилләргә тырышудыр. Укытучылар күңелләренә охшаган эшләрне укып, дәресләрен төрләндереп җибәрә алырлар иде.
Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган.
Язма эшләр үзләре дә фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Син алардан язу осталыгыңа туры килгәнне, күңелеңә якынны үрнәккә сайлап алырсың.
Әдәби әсәрләр, иҗат буенча темалар гомумирәк тә, таррак та. Хикәя яисә кечкенә бер шигырьне генә тикшергәндә, фикерләр тирәнрәк була. Теманы тар планда алу язма эшне шулай ук тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм фәннирәк итә. Синең зур игътибарыңа да лаек булмаган әсәр бөтенләй башка, моңарчы күрмәгән яклары белән ачылып китә һәм үзенә гашыйк иттерә. Язма эшләргә куелган тема теләсә кайсы иҗатчы әсәрен билгеле бер юнәлештә өйрәнеп булганны да күрсәтә. Шул үрнәктә сез икенче бер әдип яисә шагыйрь язганнарны тикшерә аласыз.
Бүгенге көндә язма эшләрдә план мәҗбүри түгел, әмма фикерен эзлекле дәвам итә алмаучылар өчен аның файдасы бар. Истә тотыгыз: кайвакыт план комачаулый да. Иреккә омтылган фикерне чикли, тоткарлый, көтелмәгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирми, киртә куя. Инде план буенча да яза алмыйсың, төртелеп каласың. Шулай булгач, план план язу очен генә башкарылмасын, гамәли файдасы тисен. Еш кына укучылар, эшне тәмамлап бетергәч, аның иҗат ителү тәртибен терки. Сочинение үзе тәмам, планын гына язасы калды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Көлке түгелмени?!
Кызганыч, кайвакыт бик тирән эчтәлекле язма эшләр дә, пунктуация хаталары күп җибәрелү сәбәпле, түбән бәяләнә. Моны да онытмасагыз һәм каләмегез төшереп узган юлларга игътибарлы булырга күнексәгез иде.
Автор уй-фикер, нәтиҗәне белдергән җөмләләрне һәрвакыт туры сөйләм рәвешендә язу тарафдары түгел, шул ук вакытта ул, аларның билгеле бер рәвештә күңелдә тууын яисә җәмгыятьтә таралуын күрсәтергә кирәк булганда, өтер белән аерып кую яклы һәм шулай эшләде дә. Шулай итеп, шулай булгач, шулай икән һ. б., җөмлә башында килгәндә, кереш сүз буларак каралды. Боларны искә алсагыз иде.
Сочинениеләрне автор күңелдән (истә калган материал буенча) бик кыска вакыт аралыгында язды. Озын күләмлеләрен — югары уку йортларына укырга керү, кечкенә күләмле эшләрне дәрес шартларын күздә тотып башкарды.
Китап авторның белем дәрәҗәсен чагылдыруны максат итми.
I бүлек
И каләм, әйтерең бармы?
Кайбер факультетларга кергәндә, абитуриентларга үзе сайлаган һөнәр, туган халкы, җире, җәмгыять, тарих һәм башка темаларга да язма эшләр тәкъдим ителә. Әйтик, «Җәмгыять һәм шәхес турында уйланулар», «Безнең буын нинди идеаллар белән яши?», «Идеалсыз кеше — имансыс кеше» дип исемләнгән сочинениеләр язарга мөмкин булды ди. Алар, күрәсез, эчтәлек ягыннан шактый охшаш. Тарихтан мәгълүматсызраклар да, көндәлек тормыштагы күзәтүләренә нигезләнеп, һичшиксез, аны башкарып чыгар. Без сезгә үрнәкләрнең эчтәлек ягыннан төрле дәрәҗәдәгеләрен китерәбез.
Китап мәктәп укучыларын күздә тотып эшләнгәнлектән, ата-ана, туган авыл, Ватан, язгы эшләр, ел фасыллары хакында язма эш мисаллары да китерелер. Әлеге темаларның кайберләре алдагы елларда ук югары уку йортларына кергәндә тәкъдим ителгәнлекне әйтеп узасы килә.
Безнең буын нинди идеаллар белан яши?
Без — зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр.
Мине дөрес аңлавыгызны телим. Моның үз фикере юк икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Бер генә кеше җиңә алмаслык көчле ташкыннар да була.
Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган доньяда югалыбрак калдык. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? Моңа кадәр бик гади тоелган шул сорауларга да җавап бирүе кыен. Нинди идеаллар белән яшибез без? Җәмгыятебез нинди идеаллар белән яши? Болары инде — катлаулырак сораулар. Аларга шәхес булып формалашып җиткән кеше генә тулы, анык җавап бирә ала торгандыр.
Без бер-беребезгә артыграк та ошаганбыз шул. Киемнәрдә, яшәү рәвешендә бертөслелек хөкем сөрә. Соры, төссез, эчпошыргыч бертөслелек бу...
Олы буын вәкиле булмасам да, үзем белән бергә укып, бергә уйнап үскән сыйныфташларым, хәтта дусларымны да аңлап бетерә алмыйм мин. Кызлар — егетләр, егетләр — кызлар турында сөйләшүдән ерак китми. Кайсыдыр инде наркотиклар белән үк мавыга башлаган. Шуны дөньяның бер рәхәте дип саный. Кайсы үз эченә бикләнгән дә башкаларны тыныч кына күзәтә сыман. Мин дә — әнә шундыйлар арасында. Без, сан ягыннан азрак булгангамы, әллә сәләтсезлектәнме, ямьсез күренешләргә каршы торырга уйлап та карамыйбыз, әйтерсең бу хәлләрне күрмибез дә.
Минем белән җан серләрен бүлешеп йөргән, итагатьлелеге белән аерылып торган иптәш кызым бар иде. Көннәрдән бер көнне ул каршыма ручка буе сигарет капкан килеш килеп басты да ямьсез сүзләр белән сүгенә дә башлады. Имәнеп киттем. Сүзсез калдым.
Әхлагыбыз бозылган, эш яратмаган, матурлыкны тудырырга түгел, күрергә, аңларга да теләмәгән яшьләр без...
Идеалсыз, югалган буын.
Яшәүме бу, әллә түгелме?
Караңгы чоңгылдан чыгарырлык нинди дә булса якты бармы? Әлегә ул миңа күренми. Үземнең рухи төшенкелегемә ачынган минутларда кулыма китап алам. Аның битләреннән өмет кабызырлык сүзләр эзлим.
Без зур үзгәрешлә заманында яшибез. Күңел шул үзгәрешләрнең уңай идеаллар тудыруын, сакланганнарын ныгытырлык җирлек булдыруын көтә.
Идеалсыз кеше − имансыз кеше
Идеалсыз яшәү мөмкин түгел. Бу — хакыйкать. Кешене дә, җәмгыятьне дә иман яшәтә, тормышын бер агымга куя.
Озын тарих дәвамында әллә никадәр дәүләтләр барлыкка килгән, чәчәк аткан, юкка чыккан. Бер җәмгыятьне икенчесе алмаштырган. Сәбәп нәрсәдә? Җәмгыятьнең кайчандыр ныклы булган нигезе еллар узгач какшаган. Икътисад, идарәчелек хакында карашлары хакимиятнекенә туры килмәгән кешеләр саны арта барган саен, дәүләтнең дә эчтән таркалуы көчәя.
Элеккеге СССР белән шулай булмадымыни?! Бөек держава рухында корылган һәр илне шундый язмыш көтә.
Без, коммунистик идеаллар юкка чыгып, яңалары барлыкка килә алмаган заманда яшибез. Таланты, дәрәҗәсе белән аерылып торган шәхесләр дә югалып калган бу чорда үзеңә нинди таяныч булдырырга? Мин әнә шул сорауга җавап эзлим.
Гасырлар аша үтеп, яшәү көче биреп торган озын гомерле идеаллар юкмыни?! Безнең бабаларыбыз социаль гаделлек, дуслык-туганлык кебек төшенчәләргә табынмаганмыни?! Ә милли азатлык идеясе? Тарихыбыз, ата-бабаларыбыз рухы белән бәйләп тоткан, телебезне бүгенге көннәргә исән-имин китереп җиткергән, дәүләтчелегебезне әзме-күпме генә булса да саклап калырга ярдәм иткән идея түгелме ул?!
Мин дә — милләтпәрвәрмен. Минем хыялым — һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану...— болар синең аерылгысыз сыйфатларың булсын. Белемлелегең белән дә син татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрәсең. Милләтенә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Шуны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше генә үз милләтенең язмышы белән кызыксыначак. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булса... Үзгәртеп кору еллары башында көрәшкә күтәрелгән олы буын сафлары ныгыр иде.
Минем буын идеаллары. Минем идеаллар. Милләт, халык мәнфәгате белән бәйле хыялларым Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Габдулла Тукайларның иҗади мирасында уздырылган фикерләргә бәйле рәвештә дә туган. Ватан өчен яшәү шигарен алар югары трибуналардан әйткән, әдәби әсәрләрендә яңгыраткан, үзләренең эшләрен дәвам итүне безгә васыять итеп калдырган.
Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылда туган, шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми. Күңелен дингә салучылар арасында да милләтпәрвәрләр күпчелек.
Милли хәрәкәттә сан ягыннан әлегә бик аз булсалар да, татар яшьләренең тавышы ишетелә. Вакытлы матбугатта кыю язмалары басыла. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат кебек шагыйрьләр исә иҗатлары белән шул яшьләргә көч биреп тора.
Һәр буын үз шәхесләрен тудырырга тиеш. Бу да — идеал. Шәхесләрсез җәмгыять — төссез җәмгыять. Аның киләчәге дә төссез я бөтенләй юк.
Безне тормыш мәгънәсезлекләре, каршылыклары сындырмасын, милләт киләчәге өчен көрәш юлыннан алып ташламасын иде.
Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.
Тәлгать Галиуллин
Мин югарыдагы эпиграфны юкка гына китермәдем. Күренекле тәнкыйтьченең истәлекләр китабыннан ул. Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша.
Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана. Милләтен, халкын, туган җирен яраткан кешеләр үз рәсемнәрен генә туплау белән мавыкмас. Минем бабам, фотосурәтләр кеше гомерен генә түгел, милләт яшәешен дә теркәргә тиеш, ди.
Казан — тарихи шәһәр, элек-электән югары мәдәният, белем үзәге исәпләнгән. Бабакаем аның борынгы тарихын үзенчәлекле бер юл белән киләчәк буыннарга тапшырмакчы, татар кешесенең бөеклеген, горурланырлык байлыкларга ия булуын расламакчы.
Мин бик саклык белән генә бәрхет тышлы альбомның битләрен ачам, әйтерсең Болак буе ярминкәсенә килеп чыгам, Аркадия бакчасында йөрим, Кабан күле буенда ял итәм.
Менә Казан Император университетының бинасы. Әле соңрак төзелгән опера һәм балет театры. Стильләр төрлелеге аларның салыну вакыты, тарихы турында да сөйли. Бу биналарга кемнәр генә кермәгәндер дә, алар диварына салынган ташларны кем куллары гына күтәрмәгәндер!
Төрле елларда төшерелеп алынган бер үк урамнар, мәйданнар Казанның гел матураюга таба үзгәргәнен хәбәр итә. Рәсемнәрдә — милләтебез кичергән көннәр, еллар, тарихның кызыклы сәхифәләре. Сәрби куаклары арасында утырган Бакыр бабай һәйкәле дә юк инде. Александр II хөрмәтенә куелуны да күчерелгәнме, җимерелгәнме, белмәссең.
Казан — сулар чолганышындагы шәһәр. Аның ярларында элек тә пристаньнар булган икән. Миңа чибәр генә бер ханым пароход палубасыннан яулык болгый... Мул сулы елга үз киңлекләренә алып чыгачак аны.
Соңгы елларда төшерелгән рәсемнәр дә бар монда. Бутлеров, Лобачевский һәйкәле, Мулланур Вахитов һәм яшь Ульяновныкы... Галимнәр, көрәшчеләр, күкрәк киереп, Казан урамнарына чыгып баскан, әйтерсең без Казан тарихында эзлебез, диләр.
Кремль урамы мине Җәлилгә куелган монументка алып килә. Богаудан арынырга теләгән кош шикелле шагыйрь...
Менә бу рәсемдә Кремль сәгате уникене суга. Рәсемнәр җансыз булмый. Алардан курантлар тавышы да, хөр рухлы шигырь дә, бурлакларның җыры да ишетелә. Кеше истәлекләрдә тышкы кыяфәте, кылган гамәлләре белән кала.
Әллә никадәр югары уку йортларына ия, зур сәнгать чәчәк аткан Казанымның бүгенгесе дә якты хатирәләр булып теркәлсен иде.
Яшьлегем бишеге
Кышкы салкын бакчаларны өрфия бәскә чорнаган. Ботакларда анда-санда гына бөрешеп утырган чәүкәләр, каргалар күрен-гәли. Искиткеч тынлык! Җанга узарлык тынлык...
Сукмакка иелеп, зәмһәрир суыкларда сынып төшкән бер ботакны алам да янып торган миләшкә ыргытам. Өзеп, салкында өшегән миләштән авыз итәм, янәсе. Ә ул, селкенергә дә уйламыйча, кошлар кебек үк бөрешеп утыруында. Син кем дә мин кем менә шушы була торгандыр инде.
Бу бакча — мине шәһәр тыйгысызлыгыннан арындыра торган бердәнбер урын. Башы киселгән тупыллар да, кулсыз калган куаклар да юк монда. Тынлык. Искиткеч тынлык. Җанга узарлык тынлык...
Яз көннәрендә, эссе җәйләрдә дә шундый тынлык микән аның кочагында? Юктыр, иртә таңда, кышын гына шулайдыр...
Минем кебекләргә, шау-шулы яшьлеккә тынлык бөтенләй хас түгел! Узган язда мин, япь-яшь кызый, рәшәткәләре сынып беткән бер утыргычта имтиханнарга хәзерләнеп утырам. Башка ник бер сүз керсен! Яндагы икенче бер утыргычта инде студент булып өлгергән егет һәм кызлар кызу-кызу нәрсә турындадыр бәхәсләшә. Шигырь, диләр, шагыйрь, диләр, Тукай клубы, диләр. Мөгаен, язу җене кагылган затлардыр бу, дип уйлап куям. Үзем колакларымны сагайтам. Тагын ни хакында сөйләрләр...
Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби ел йомгаклары буласы икән. Алар шунда барырга дип җыелган булып чыкты. Бар сөйләгәннәре: шигырь бетте, проза бетте, әдәбият бетте...
Яшьлеккә һәрвакыт инкарь итү рухы хас. Алар ни генә дип әйтсә дә, фаразласа да, әдәбият яши дә яши һәм яшәячәк.
Менә шушы гасырлар чиген узган имәннәр кебек — озын гомерле ул. Менә шушы салкында әчкелтем-төчкелтемгә әйләнгән миләш тәменә охшаган аның тәме. Яшьлек кебек тынгысыз ул әдәби дөнья, аның кебек, тормыш җитешсезлекләрен инкарь итүчән. Шул ук вакытта елга кебек басынкы ага ул, урынын белеп ага ул әдәби дәрья.
Әй кош! Нишләп утырасың анда?! Нигә минем белән сөйләшмисең? Төш әйдә учларыма. Хәл ал, җылын, каты томшыгың белән уч төпләремне чукы. Бергәләп көлешербез, әллә елашырбыз да...
Кызык: әгәр син укый белсәң, шигырь яратыр идең микән? Менә минем кебек?! Әнә язын мин бу бакчада очраткан яшьләр кебек?! Хәер, синең һәр сайравың — үзе бер шигырь ич. Менә көлке. Карга белән чәүкә сайрый димени?! Яза белми язган мөтәшагыйрь шикелле ич аларның каркылдавы.
Бакчаларның яше, карты була. Ике гасыр яшәгән бу бакча инде яшь булып күренми. Баш-башында яңа гына утыртылган нарат үсентеләре генә бу бакчаның картаймаячагын искәртә.
Ә без картаербыз микән, Казан? Син дә картаерсың микәнни? Әнә, сиңа мең яшь, диләр. Чал Казан, диләр. Олуг Казан, диләр. Ә бит урамың тулы — яшь-җилкенчәк. Бакчаларың тулы — кызлар, егет-җилән. Яңа урамнарың, яшь агачларың калка, үсә тора. Сабыйларың шул урамнар буйлап тәпи атлап китә.
Картайма, Казан. Гел шушылай матур бул, яшь бул. Син мине, шушы бакча утыргычларында тирбәтеп, олы тормышка алып чыгарсың. Син — минем бишегем. Син — минем балачагым, яшьлегем бишеге.
И-и-и миләш ботагындагы кош! Моңайма әле! Туңма әле син! Без соң картлармыни...
Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы
Табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта әллә ни күзгә дә чалынмаган өченче берәү, көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәләргә ирешә.
Сәбәп нәрсәдә? Минем уйлавымча, кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитмидер. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син барыбер мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.
Ә бит әле, булдырып та, ил файдасына бернинди хезмәт башкармаучылар бар. Андыйлар да халык күңеленә кереп урнашмый.
Кайвакыт мәктәбебездә төрле бәйгеләр уздыралар. Бик теләп катнашам мин аларда. Рәсем укытучысы, синең сынлы сәнгатькә маһирлыгың бар, шул юлдан китәргә тиешсең, ди. Бәлки, ул хаклыдыр. Мин ясаган рәсемнәр әнә шул ярышларда гел беренче урыннарны ала. Сөенечемне тышка чыгармасам да, эчтән генә бик шатланам үзем. Менә бит, тырышсам, чыннан да, булдырам, башкаларныкыннан аерылып торырлык рәсемнәр ясыйм, дим.
Әле күптән түгел генә «Яңа гасыр килә» дип исемләнгән конкурс булып узган иде. Күпләр киләчәк гасырны фән-техника гасыры итеп тасвирлаган. Ә мин тоттым да үзебезнең авыл яныннан аккан елга буен ясадым. Андагы куе таллыкларны бүгенгедәй сакланган итеп төшердем. Суында каз-үрдәкләр йөзә, балалар коена. Текә яр өстендә чәчәкләр үсеп утыра. Бүгенге елга буеннан да матуррак булгандыр әле ул! Менә шушы рәсемгә беренче урын биргәннәр бит! Бөтен кеше аптырады да калды инде. Начар ясалмаган ул ясалуын, тик башкаларныкына охшамаган. Апа, әнә шуның өчен дә жюри яратты үзен, ди.
Мин конкурска дип иҗат иткән рәсемемнең аскы өлешенә: «Яңа гасыр! Син бу матурлыкларны алып китмә!»— дип язып куйган идем. Шул үтенеч аларның күңеленә дә үтеп кергән һәм рәсемне бик мәгънәле күрсәткән икән.
Бәйге нәтиҗәләрен ясаганда, миңа кеп-кечкенә аю баласы бүләк иттеләр. Үзе матур, үзе йомшак. Сөенгәнемне белсәгез! Аюны кулыма тоттырганда, директор да көлә. «Гөлфия, мин яңа гасырда безнең урманнарда аюлар да яши башлаячагына ышанам»,— ди. Имеш, менә шушы аюыңа җан өреп, син аны Тауяк урманга кертеп җибәрерсең. Шаяртып әйтелгән кебек булса да, хак сүзләр. Анда аюлар калмаган шул инде. Үзем дә шулкадәр сөендем! Минем рәсемем никадәр кешедә, без табигатьне сакларга, тагын да баетырга тиеш, дигән фикер уяткан.
Хезмәтнең тире — ачы, җимеше — татлы, дип әйтүләре юкка түгелдер. Күп көч куеп ясаган пейзаж әнә нинди шатлык хисләре алып килде.
Бу конкурс миндә зур хыяллар уятты. Үскәч, аермачык рәссам булам. Кешеләрне сөендерерлек картиналар иҗат итәрмен. Безнең авылдан да менә нинди рәссам чыкты бит, дип горурлансыннар әле.
Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә
Халыкта киң таралган, кулланышта йөргән мәкаль-әйтемнәр шактый. Араларында хезмәт турындагылары да бар. Язма эшебезгә исем итеп куелган мәкаль исә кешенең фигыле белән бәяләнүе хакында.
Туган-тумачалар, кунакка килгәч: «Кемне катырак яратасың, әтиеңнеме, әниеңнеме?» — дип сорыйлар. Бер дә матур сорау түгел. Әлбәттә, алар минем өчен икесе дә кадерле. Ә менә кемне нәрсә өчен яратам, монысы әлегә кадәр һәрберегездән саклаган серем иде.
Менә әти. Иртәдән кичкә кадәр эштә ул. Аның көчле куллары тимерләрне дә бөгә, ватык техниканы да төзәтә, көрәк-тырманы да уйната гына. Каралты-курабызның ниндилеге әтигә бәйле. Кем хуҗа икәнлекне кычкырып тора безнең курчак кебек елмаеп утырган йортыбыз.
Капканы ачып, ишегалдына кергәч, анда аунап яткан бер генә әйбернең дә юклыгына, абзарга узгач, идәннәре ныклыгына, ишекләр төзеклегенә, лапаска аяк баскач, киштәләргә рәт-рәт тезеп куелган инструментлар күплегенә игътибар итәсең. Гаражда да, келәтебездә дә һәр нәрсәнең үз урыны бар. Сарай, келәт, абзар, гараж — әтинең хуҗалыгы.
Өебездә дә шундый ук пөхтәлек. Аны барыбыз бергәләп саклыйбыз. Тырыш әниебезнең артыбыздан җыеп армавын телибез һәм, аның төп сыйфатлары итеп, нечкә күңеллелеген, кешеләргә карата миһербанлылыгын, ярдәмчеллеген саныйбыз.
Безнең өйдән бервакытта да кеше өзелми. Кемгәдер — сөт аерткыч кирәк, кемгәдер укол ясыйсы бар. Өченче берәү кайгысын таратырга керә. Урамга чыгып сөйли алмаганын әни йөрәгенә сала. Минем йомшак, юмарт әнием берсен дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Кеше хәсрәтен үзенекедәй күтәрә алган андый аналар аз түгел, әлбәттә, ә мин аны барыбер әнә шуның өчен яратам.
Кешене тышкы кыяфәте буенча бәяләмиләр. Ә бит минем әниемнең йөзе дә, гәүдәсе дә бик матур. Кемгәдер бер-бер яхшылык эшләгәннән соң, күзләре тагын да очкынланыбрак яна, иреннәре җәелебрәк елмая шикелле. Битләренә мәхәббәт чокырлары ясап көлгән хәлдә күз алдыма китерәм мин аны, әнием эш буенча каядыр китеп баргач, бик сагынсам.
Иң якын дустым
Дусларның якыннары күп булмый. Бер, ике яисә өч. Кайвакыт бер дусты булмаган кешеләрне дә очратасың. Мин үзем теләсә кем белән уртак тел табам, ә менә бары тик Ринат исемле сыйныфташ малайны гына якын дустым саныйм.
Без Ринат белән җәйге ялларда Кызылъярга кайтып йөрибез, чөнки аның әнисе белән минем әни бергә уйнап үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, кыскасы, бер авылныкы булганнар. Чаллыда да аларның йортлары янәшә туры килгән. Шулай итеп, әниләребезнең дуслыгы безгә дә йоккан. Бер үк яшьтә дә булгач, киңәшкәннәр дә икебезне дә бездән бераз ерактарак урнашкан татар гимназиясенә илткәннәр. Бергәләп йөрерләр, тынычрак булыр, дигәннәр.
Баштарак безне мәктәпкә әти-әниләр чиратлап озата иде. Зур үскәч, Ринат белән икәү генә йөри башладык. Ашыкмыйча чыгып китәбез, ашыкмыйча кайтып керәбез. Юл буена җитәрлек сүзебез бар. Ринат җәйгә, балык тотарга дип, кармаклар хәзерләве белән мактанса, мин туп, көймә сатып алганыбызны әйтәм. Ул әбисенең сусыл алмалары белән кызыктырса, мин безнекеләр бакчасында үскән шомыртны искә төшерәм. Ул малай, бу кыз турында сөйләшеп, барып җиткәнне дә сизмибез.
Ринатның яраткан шөгыльләре бик күп. Шырпы тартмасындагы рәсемнәрне, кәнфит кәгазьләре җыя. Соңгы шөгылен ташларга кушам, кызларга гына килешә ул. Ә менә аңа ошый. Кәгазенә карасам да, авызыма сулар килә, дип көлә. Кәнфит яратканын әйтүе. Баллыга исе киткәнлеген белгәч, туган көннәрендә мин аңа гел тәмле нәрсәләр ташыйм. Без бит аны барыбер бергәләп ашыйбыз. Иң якын дустым ич ул минем.
Ринат быел кышкы каникулда ял йортына киткән иде. Бик каты сагындырды. Аннан башка уйнарга да чыгасым килмәде. Көннәр буе тәрәзә каршысында утырдым. Әллә нигә китапка да күңел ятмады.

Ул да мине сагынган икән. Киләчәктә ял вакытында бер-беребезне ташламаска сүз куештык. Дусларның бергә булуы яхшырак.

Мин юрист булырга телим
Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.
Мин кечкенә чагымда, космонавт булырмын, дип хыялландым. Әти-әниемнең, укытучыларның совет космонавтлары турында горурланып сөйләгәннәре тәэсир иткәндер инде. Туган илебез тарихындагы һәр уңыш барысының да күңелләренә бик нык сеңеп калганлыктан, ватаныбызның һаман да данлыклы булуын телиләр, бездә дә аны сөю хисләре тәрбияләргә омтылалар иде.
Югары сыйныфта, әкренләп булса да, минем һөнәр сайлауга карашым үзгәрде. Гаиләбез, күршеләребез, иптәшләрем тормышындагы вакыйгалар мине уйланырга мәҗбүр итте. Кайвакытта хөкем системасындагы гаделлеккә шик туа, яисә таныш-белешемә кайгы-хәсрәт китергән берәүнең җаваптан җиңел генә котылуы җанны әрнетә иде. Бертуган абыебыз хәбәрсез югалгач, дөресрәге, уйлавыбызча, ерткычлар тарафыннан юк ителгәч, яшь түгеп юылмаслык хәсрәт үзебезгә дә килде.
Еллар узды. Абыем табылмады. Хәер, аның шулай булачагын без алдан да белә идек инде. Юк итүчеләр күз алдында йөрсә дә, гаепләре расланмады. Шушы вакыйгалардан соң гадел хөкем барлыгына ышаныч тагын да ныграк кимеде, һәм мин үз-үземә чын дөреслекне ачарга сүз бирдем. Моның туры юлы бер генә иде: юрист һөнәрен үзләштереп, зур тәҗрибә туплап, кырыйга алып куелган, вакытыннан алда ябылган җинаять томнарын яңадан ачу, анда язылганнар белән җентекле танышу, җеп очын эзләү.
Мин танылган тикшерүчеләр турында китаплар, детектив әсәрләр укыдым, газета-журналлардан җинаятьчеләр хакындагы бер генә язманы да күз уңыннан читтә калдырмадым! Менә шушы эзләнүләр минем дөньяга, хезмәткә карашларымны киңәйтте, нигезле итте. Инде ихластан кешеләргә игелек кылырлык гадел хөкем иясе яисә гаепсезләрне яклаучы адвокат буласы килә башлады.
Минем күзаллавымча, тикшерү, хөкем, җәза органнарында эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы яшәргә тиеш. Намуслылык, тырышлык, гаделлек, тәрбиялелек, әдәплелек, төгәллек, миһербанлылык һәм башка бик күп сыйфатлар бу һөнәр ияләреннән аерылгысыз булса гына, бездә җинаятьчеләр дә кимер, ялгыш хөкем итүләргә дә чик куелыр, хәтта ки гаепләнүчеләргә дә кешечә караш яшәр.
Мәктәптә, урамда, гаиләмдә үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Таләпчәнлек яшәү принцибыма әверелеп бара.
Еш кына юристларны табиблар белән чагыштыралар, алар икесе дә, җәмгыятьне савыктыру өчен, күп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.
Юрист әле ул — тәрбияче дә, психолог та. Кеше күңеленең иң тирән катламнарын, анда яшеренгән серләрне ачу, башкалар хисабына яшәүчене туры юлга бастыру эше аңа да йөкләтелә.
Бүгенге юрист, уеның һәм хәрәкәтләренең җитезлеге, карарларны тиз кабул итә алуы, заман техникасын оста куллана белүе, утлы коралдан яхшы, төз атуы, физик ныклыгы белән аерылып торса гына, хезмәтендә зур уңышларга ирешәчәк.
Үземдә әлеге сыйфатларның шактыен булдыра алдым дип хисаплаганлыктан, мин юрист һөнәрен сайладым да инде.
Җырлар өчен, җырларым бар
...Тузанына, сеңлем, кагылмачы — өермәләр кубар «Уел»дан. Татар җыры инде болай да бит кан-яшь белән кат-кат юылган.
Зиннур Мансуров
Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Сүзе яңгырашына туры килгәндә, эчтәлеге искермәгәндә, җырлар аеруча озын гомерле була. Үзәк өзгечләре, моңлылары, буыннардан буыннарга күчеп, үзен яңа төсмерләр белән баетып, халык хәтерендә яши бирә. Аеруча мәхәббәт турындагылары онытылмый. Гаҗәп түгел: заманнар үзгәрсә дә, гыйшык тоту, сөю-сөелү төшенчәләре юкка чыкмый. Аерылу-кавышулар һаман да булып тора. «Карачтау авылы көе», «Кара карлыгач микән» җырлары сөйгәннәрен бер күрүгә зарыкканнарга — менә дигән күңел юаткыч.
Җыр — тарихны, тарихыңны белү, үз чиратында, җырны оныттырмый. Дөрес, заман белән бергә туып, бергә үлгән әсәрләр дә бар. Такмак рәвешендәге, җиңел отып була, әмма истә калмый торган андый җырлар өчен әллә ни кайгырырга да кирәкми торгандыр. Ә менә гасырлар дәвамында сакланып та, безнең көннәрдә артистлар репертуарына кермәгән, тирән мәгънәгә ия җырлар язмышы өчен борчылырга туры килә. Радио-телевизордан күп, даими ишетелгәннәре, нишлисең, халык тарафыннан да ешрак башкарыла шул.
Артистлар репертуарыннан төшеп калганлыгына нигезләнеп, аерым җырлар турында, искерде, дип әйтүчеләр дә очрый. Халык җырларын гомумән кабул итмәүчеләр дә юк түгел. Килешмим. Мең тапкыр килешмим. «Гөлҗамал», «Рәйхан», «Ком бураны» искерә аламыни?!
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы,—
дип җырлап җибәрдемме, күз алдыма шәмдәлме, кыстырылган чыра каршысынамы утырган, җеп тарткан әбием килеп баса.
Ә бит әле авылларда утырмага йөрүче кызлар юк түгел. Шәл бәйлиләр, чигү чигәләр алар. Ир-атлар торган саен кими барган тормышыбызда сайларлык яр булмавы турында безнең заман кызлары да сөйләшәдер. Ерак җирләрдә солдат хезмәте үтәгән егетләренең яннарында юклыгына да сагышланалардыр. Җырның язылу тарихын белгәндә дә, син аңа күбрәк замана эчтәлеген салырга тырышасың. Гражданнар сугышы елларында иҗат ителгән авыл җырларының Бөек Ватан сугышы башлангач һәм соңрак та башкарылуы бер дә гаҗәп түгел. Хәер, хезмәткә алынган егетнең сугышлар кичмәвенә ышаныч та юк.
Шулай булгач, нинди генә җырны җырласаң да, син аны күңелең, уйларың белән яңартасың, үзеңнеке саныйсың.
Бөтен дөнья буйлап сибелгән татарның, һай, күп тә соң җырлары! Хәтта махсус «Мөһаҗирләр» дигәне дә иҗат ителгән. Үз туган иленең чит җирләргә караганда, күп мәртәбә кадерлерәк икәне турында «Бөдрә тал» булса, Ватаны белән бергә сөйгәнен дә югалтканның «Ак чук зәңгәр шәл»е бар.
Кайсы гына җырны алсаң да, бер нәрсә күзгә ташлана: кеше гомере буе бәхетен эзли һәм аны еракта, үткәндә, хушлашкан ярларда, ташлап киткән туган җирендә таба. Бәхет-шатлык ташып, бөркеп торган җырлар азрак, сөенечне үзең дә кичереп була, әмма кайгы-хәсрәтне бүлешергә кемдер кирәк. Әнә шул кемдер — җырны тыңлаучы, сиңа кушылучы да инде.
Җырлыйм дисә, бәйрәмендә күтәреп алырлык җырлары да күп милләтемнең. Туганнар җыелганда, «Бик еракта идек без»не искә төшерәләр, табын артында күбрәк «Күбәләгем»не башкаралар.
Солдат хезмәтенә озату кичәләрендә кызлар һәм егетләр еш кына үзара көйле әйтешләр оештыралар. Мондый чакта бигрәк тә «Ак бүрек» җыры телгә килә.
Ак бүрегем бар, дисең,
Нигә аны кимисең?
Сөйгән ярым бар, дисен,
Нигә аны сөймисең?—
дип сүз каталар җор телле авыл малайлары. Җавап җырның үзенә үк яшеренгән:
Ак бүрегем сандыкта,
Шуңа аны кимимен.
Сөйгән ярым солдатта,
Шуңа аны сөймимен.

Бакчаларда ике түтәл,
Берсе лимон түтәле.
Кызлар сөяргә башың яшь,
Армиягә кит әле.
Җыр, шаяртса да, әллә ни үпкәләтми, рәнҗетми. Ул уйлан­дыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә, хәсрәтне тарата. Җыр­лыйк, дисәк, аның йөз төрлесе бар. Җырга урын биргән күңел керләнми.
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Тау башына ук салынмаса да, туган авылым җәенке калкулыкларның күкрәгендә, итәгендә җәйрәп ята. Шактый ерак урнашкан авыллардан да күренеп тора ул. Әллә кайдан, менә мин нинди дигән сыман, кызыл калай түбәләре, биек манаралы мәчете, ике катлы балалар бакчасы белән ялтырап сәлам бирә.
Авыл башына кергәндә — трактор паркы. Ул әле соңгы елларда гына төзелде. Кунакларга монда җирне яратучылар яшәгәнлеген тагын бер кат искәртеп тора.
Олы юлның бер ягы буйлап утыртылган ветераннар аллеясы күзгә күренеп биегәйде. Төз наратларның, карагайларның ылысларыннан кырга җәелгән, борынны кытыклаучы исләр урманны искә төшерә.
Аллея зиратка алып чыга. Ул инде трактор паркына килеп терәлде диярлек. Зур тизлек белән үсүенә бер сәбәп — авылдашларның җәсадларының туган якта күмелүен теләве. Авыл кебек борынгы каберлек бу. Каршысында — мәктәп.
Дөньяның тып-тын бер почмагы һәм кырмыска оясы кебек мыжгып торган уку йорты. Икесе кара-каршы утырып, мәңгелек һәм фанилык турында сөйләшәдер шикелле.
Зиратта һәрвакыт тәртип. Аның аркылы үтеп-сүтеп йөрүче юк, каберлекләр чистартылган, агачларда кош оялары күренә. Монда илгә билгеле кешеләр дә күмелгән. Бәетләрдә телгә алынган комсомолец Рәхи кабере дә шушында. Галимнәр тарафыннан тарихи истәлек буларак теркәлгән каберташ язмалары саклана анда.
Мәктәп әле бу елда гына ачылды. Аңа кадәр укучылар янәшәдәге агач бинада белем ала иде. Үзәк урам башындагы иске мәчет исә совет чорында башлангыч мәктәп вазифасын башкарды.
Инкыйлабка кадәр авылыбыз дүрт мәхәлләгә бүленгән. Сигез дип әйтүчеләр дә бар, әмма бу сан дәлилләнмәгән. Яңа мәчет Таубашы мәхәлләсенең элеккеге гыйбадәтханәсе урынына салынды, һәр җомгада картлар, тезелешеп, мәчеткә бара, һәр иртәдә мөәзин, азан әйтеп, намаз вакытын хәбәр итә. Гаетләрдә мәчет эче шыгрым була.
Кибетләр, медпункт, теш дәвалау, массаж кабинетлары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, йон тетү цехы һәм башкалар бар авылыбызда.
Берничә ындыр табагы, ашлык саклагыч колхозның ныклыгын күрсәтеп тора. Икмәкне дә үзебездә пешерәләр. Дөрес, тегермәндә югары сортлы он хәзерләнми, аның каравы эре тартылганының файдасы зуррак.
Авылда бай китапханә, почта бүлеге эшли. Клуб бераз искерде. Аны утызынчы елларда комсомолецлар салган булган. Алдарак телгә алынган Рәхи абый Зәкиуллин бу эшне башлап йөргән. Әти-әнием кечкенә булганда, мәктәптә укыганда, клубта буфет, китапханә, кино залы, ял итү бүлмәсе, кызыл почмак эшләгән. Алар хәзер башка җиргә күчерелгән. Сәхнә алдындагы оркестр өчен урын да сүтелгән. Мәдәният сарае исемен йөртсә дә, бина эчтәлеге белән бу сүзгә җавап бирми инде. Дөрес, аның бизәлеше дә бик матур, үз ансамбле дә бар.
Клубта һәр атна дискотека була, бәйрәмнәрдә кичәләр уздыралар. Алар хәзер күп вакыт түләүле оештырылганга, авылдашларымның һәрберсе дә мәдәният сараена килми. Кышкы озын кичләрне җеп эрләп, шәл бәйләп, итек басып уздыра. Җырлы-биюле бәйрәмнәр кимегәч, олыларның күңелләре сүрелде, шунлыктан анда һәрвакыт мәктәп балаларын гына күрәсең.
Авылымда искиткеч кешеләр яши. Аларның хезмәт сөючәнлегенә мин үзем дә таң калам. Урманнан еракта булсалар да, таза бүрәнәле йортлар гына сала, көтүлексез килеш тә, күп мал тота, болыннары сөрелеп бетсә дә, җиләксез-гөмбәсез калмый авылдашларым. Шулай икән, аның иң зур байлыгы да — кешеләре. Чишмәләре, мул сулы елгалары белән дә мактана ала әле ул.
Туган авылымда миңа һәр җир таныш. Аның кайсы төшендә нинди таш ятканына, нинди үлән үскәненә кадәр беләм һәм үз төсе, үз исе, үз яме өчен яратам.
Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип
Фәнис Яруллин иҗатының үзәгендә тормышта үз урынын раслау өчен көрәшүче образы тора. Тормыш аны һәр көн, һәр мизгел саен сыный, ди ул. Менә шул әсәрләрнең фикри фокусын тәшкил итә дә. Сынаулардан кеше физик һәм рухи яшәү өчен лаек булып чыгарга тиеш, фәлсәфәсе дә әдипнең бөтен иҗатына хас. Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестендагы Фәнияр язмышы авторның үзенекенә аваздаш булса да, без үзәк геройны иҗат фантазиясе белән баетылган әдәби образ дип бәялибез.
Фәнияр үз гомерендә төрле авырлыклар кичерә: сәламәтлеген югалта, хәрәкәтсез кала, сөйгән яры ташлый, әмма бу хәлләр аны үзен әле башкаларга кирәк дип санаудан ваз кичтерми. Якыннарының ярдәме, сабырлыгы, максатчанлыгы, авырлыкларны җиңәчәгенә өмете, мәхәббәт көче аркасында ул үлемне, авыруларны җиңә һәм тормышта үз урынын таба. Әсәрнең шагыйрь теле белән язылганлыгы күренеп тора. Бигрәк тә шигърияткә хас иҗат алымнарын куллану төп фикерләрне ассызыклауда зур эш башкара. Күңел кичерешләренә аваздаш вакыйгаларны янәшә куярга ярата, кыска эчтәлекле хәлләрне еш куллана әдип. Теле образлы, шигъри.
«Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестеның үзәгенә тормыш аяусызлыклары аркасында үзенең хатын-кыз сыйфатларын югалткан ирдәүкә образы куелган. Сәхиягә охшаш геройлар татар әдәбиятында күренгәләсә дә, әле үзәктә һәм калку планда сурәтләнгәннәре юк иде.
Әсәрнең сюжеты болайрак: ярым ятим Сәхия белән Сәкинәнең әтиләре Локман абый сугышка китеп бара. Сәкинә, мәктәп яшендә булуына карамастан, укуын ташлап, башта колхозда эшләп йөри, аннан клуб мөдире булып урнаша. Сөйгәне Рәмзидән алдана һәм, шуны яшерү өчен, авылдан китеп бара. Холык-фигыле бераз малайчарак Сәхия Сәкинәнең әлеге адымын кабул итә алмый, андагы ихтыярсызлыкка, хатын-кыз йомшаклыгына ачу итеп, җенесеннән баш тарта. Сугыш чукмары, тракторист, шофер булып киткән, кыерсытылганнарны яклап йөрергә тотынган бу кызның чын исеме дә онытыла, һәм ул Сәхигә әйләнә. Кырыс Себер якларында эшләп, үз авылына кайтканнан соң, ул тагын да ныграк шаккатыра: ата-баба йортын торгыза, апасының баласы Сережаны нигезенә ир кеше итеп алып кайта.
Әлеге повестьта, хатын-кыз матурлыгы нәрсәдә, әлеге матурлык ни сәбәптән югала, кебек бүгенге көннең актуаль сорауларына җавап бирелә. Шул ук вакытта Сәхиягә гаеп тә ташланмый, ул шулай ук яшәү өчен көрәшүче, үз хокукларын гадел дәгъвалаучы образ итеп тудырыла. Сәхия — үз-үзен аямаучы, көчле рухлы, кискен нәтиҗәләргә килүче, бер чиктән икенче чиккә ташланырга мәҗбүр ителгән хатын-кыз образы.
Фәнис Яруллин әсәрләренең һәрберсендә авырлыкларга дучар ителгән кешеләр янәшәсендә эчкерсез затлар, аңа ярдәм кулы сузучылар яши. Шундыйларның берсе саналырлык Миңсылу апа — шулай ук көчле рухлылардан. «Чәчәкләр моңы» повестеның үзәк герое бәхетне кешеләр күңелендәге изгелеккә омтылышта, аларның да авыр язмышларын җиңеләйтә алуда күрә.
«Язмышлар язылганда» повестендагы Рәйхана бәхетне шәхси иректә, яраткан һөнәр сайлауда, үзен аңлаучы кешеләр арасында булуда күрә, шуңа ирешү өчен, шулай ук зур сынаулар аша уза.
Фәнис Яруллинның башкалардан тәрбиялелекләре, намуслы булулары яисә рухи ныклыклары белән аерылып торган хатын-кыз һәм ир-ат персонажлары укучы күңелендә дә, үз язмышың өчен үзең кайгырырга кирәк икән, дигән фикер уята.
Идеалы үзгәргән герой
Гадәттә, роман яисә повестьның башында герой нинди максатны үз алдына куйса, шуңа тугры булып кала да. Шулай да бу мәҗбүри түгел. Алдагы фикергә мөнәсәбәттә караганда, Фәнис Яруллинның «Кайту» повесте татар әдәбиятында да, аның үз иҗатында да үзенчәлекле урын алып тора. Әсәр ахырында вакыйгаларны тасвир итүче геройның гомере мәгънәсезгә яшәлгән булып чыга.
Фәрит Шәйхиев — үткән белән бүгенгене чагыштырып, вакыйгалар арасында эзлеклелек, сәбәпле бәйләнеш эзләүче кеше ул. Әсәргә куелган эпиграфтан без прототипның — Олег Шәйхетдинов исемле 22 яшьлек лейтенантның — хәрби хезмәтне үтәгәндә һәлак булганлыгын беләбез.
Повесть үзе Атаның улына мөрәҗәгатеннән башлана. Ул аның үлеменең, сугышларның, дөньядагы бәхетсезлекләрнең сәбәбен табарга тырыша.
Әсәр үзәгенә ике гыйбрәтле язмыш — Ата һәм Ул язмышы алынган. Икесе дә — хәрбиләр. Икесе дә — бәхетсез. Берсе, татар булганга күрә, үзе теләгән чинга күтәрелә алмаган, бердәнбер баласын, хакыйкатькә ышанычын, Ватанын, моңа кадәр табынган идеалларын югалткан.
Фәрит Шәйхиев үзенчә уйларга, яшәргә күнеккән егет үстергән. Аны генерал булыр өчен тәрбияләгән, шул теләкне әкренләп улына да сеңдергән.
Олег та — ватанпәрвәр, туры сүзле, омтылышлы үсмер. Хәрби хезмәткә алынганнан соң, атасыннан аермалы буларак, дөреслекне яшереп кала алмаганлыгы өчен вәхшиләрчә үтерелә.
Кайчандыр милли исем сайламыйча, улына рус исеме кушкан Ата ялгышлыкларның башы үзендә икәнлекне аңлый. Ул, Олег Кошевойның дәвамчысыннан битәр, татар баласын, үз газизен югалта.
Әсәрдә кеше, милләт яшәеше мәсьәләләре күтәрелә. Автор, милләтне рухы белән татар булып калган Олег Шәйхиевләр яшәтергә тиеш, ди. Фаҗиганең сәбәбен түбәндәгечә аңлата:
— Олегның әти-әнисе балаларының һөнәр сайлавында төп рольне уйнаганнар, әмма әлеге һөнәрнең асылын аңлап җиткермәгәннәр;
— баланы гадел итеп үстергәннәр, тормышка ярашу юлларын өйрәтмәгәннәр;
— Совет Армиясе, аның хәрбиләренең рухи дөньясы тамырдан черек;
— Совет иле үз халыкларын юк итү өчен төзелгән;
— татар кешесе Олег кебек гадел затларны яклар өчен берләшми;
— изелгән милләтләр, үз хәлләренә риза булып, колларча яши бирә.
Повестьның «Кайту» дип исемләнүе физик һәм рухи таза, сәламәт килеш Армиягә җибәрелгән егетнең әти-әнисенә үле гәүдәсе кайтуга гына бәйле түгел. Ул иманга, милли асылга кайтуны да аңлата. Фәрит Шәйхиев, ялган идеаллардан китеп, иманын дөресли, үзенең ниһаять, иң беренче чиратта, татар кешесе икәнлеген аңлый.
Әсәр үзәгендә — кеше рухы
Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» китабы дөнья күргәннән соң, әдәби җәмәгатьчелек шактый шаулап алган була, әмма вакытлы матбугатта бер-ике генә язма күренә. Н. Фәттах, Ә. Еники кебек әдипләребез аның иҗатының хислелеген, тәэсирлелеген таный һәм нәкъ шуны әдибәнең зур үзенчәлеге дип саный. Бу нидән килеп чыга соң? Беренчедән, әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Болын» повестеның үзәгендә кеше рухы тора.
Болын образы әсәрдә кеше күңеле мәгънәсен ала. Төп герой Алсу өчен болын — изге бер урын. Анда чәчәкләр үсә, рух сафлана. Авыр көннәрендә кыз үзе дә аның әрәмәлегендә югала... Повестьта геройлар күп түгел. Алар барысы да — Алсуга якын булган кешеләр генә. Эчке дөньялары да әллә ни тәфсилле тасвирланмый, чөнки Алсуныкыннан да баерак, болын образына якынрак башка рух юк.
Вакыйгаларның Алсу исеменнән хикәяләнүе үзәк образның калкулануына китерә. Повестьның фабуласы гади, сюжеты бер сызыклы. Әдәби башлам укучыны шомлы болын, ак томаннар эчендә адаштыра. Алсуның хыял-фикерләре әле шактый буталчык. Гомер болынында ул үзенең идеалын эзли. Кайдадыр якында гына аны упкын чарасызлык та сагалый.
Болын вакыйгалары Алсу күңелендә башта — шәһәргә, соңрак бөтен дөньяга караш формалаштыра.
Кызның җанын беренче җәрәхәтләгән хәл печән чабу була. Табигатьтән файда гына эзләүче авыл кешеләренә нәфрәт әнә шуннан соң башлана. Тормыш тора-бара моның кирәклегенә, шулай тиешлегенә ышандыра, шунлыктан Алсу инде күбрәк урман белән саташа башлый. Битарафлык дөньясыннан качу өчен, урман бердәнбер урынга әверелә. Үсмер Алсу урманның да чикләре булуга төшенә. Ул адашкан көннәрнең берендә шунда үзенең мәхәббәтен очрата. Алсуны аерым сукмак салганы өчен әрләгән егет аның үзеннән дә сафрак, мәрхәмәтлерәк тоела. Кыз әйтерсең шул хистән йолдыз, очкын кебек кабынып китә.
Әгәр Алмазга бәйле болын вакыйгалары булмаса, ул бөтенләй ачылмас һәм бер идеал булып калыр иде. Алсудан да изгерәк кебек күренгән егет үзгәрә, болынны сукалап ташлый.
Инде бераздан Алсу күңелендә, иң якын кешеләрнең берсе булып, нибарысы әбисе кала. Фәрештәдәй чиста, сабыр, акыллы, шәфкатьле авыл карчыгының вафатыннан соң Алсуның тормышка өйрәтүче кешесе калмый. Үзен бөтенләй аңламый дип хисаплаган әнисенә кыз зур югалтулар аша якыная. Кайчакта ул аны әбисе белән дә бутап саташа, әмма, ике араны өзеп, яратмаган иреннән, шәһәр тормышыннан да качып, авылга китеп бара.
Безнең героиня, үзендә белем арта барган саен, хисләр тоныкланганын сизә, кешеләрдән ерагаюын күрә. Элекке Алсуны авылда терелтермен дип өметләнә ул. Тормышта басылган, урталыкны сайлаган, шул ук вакытта табигатькә якынлыгын да бөтенләй үк югалтмаган кыз хакында без дә, гади кешеләр арасында үз урынын табар, дип фаразлыйбыз.
Әсәр үзәгенә куелган Алсу күңеле зур үзгәрешләр кичерә, әмма саф, матур булып кала.
Түбәләрдән тамчы тама
Тышта — яз. Түбәләрдән тамчы тама. Аның гел бер җыр: тып-тып, тып-тып, тып-тып... Җырламале, тамчы! Синең көең минем күңелемне әллә нишләтеп җибәрә.
Әнә кара карга. Олы юлда ат эзеннән калган җимне чүпли ул. Карганың да үз җыры: карра-карра, кар-кар! Монысының сүзендә мәгънә бар. Кышның ашыгып китеп бармаганына борчыла ул. Җылы яклардан очып килдек, ашарга ризык юк, җилләрегез салкын, ди. Аның тизрәк бала чыгарасы, үз гаиләсен булдырасы килә.
Сыерчыклар әле күренми. Аларга иртәрәк. Язы да нинди бит! Бүген тамчы тама, иртәгесен карала башлаган юлны кар өеме каплый.
Ябалдашы киселгән тупылда ала карга утыра. Ул кышын бу якларның хуҗасы инде. Шулай икәнлеге аның кыяфәтенә, гәүдә тотышына ук чыккан. Элек кышларын алар күзгә әллә ни күренми иде. Хәзер көтүләре белән өй каршыбызда болганалар. Кыш та үзгәрде. Яздан аермасы юк.
Тышта җылы. Түбәдән тамчы тама. Юлның бер эзеннән гөрләвек борынлап маташа. Аның җыры миңа ишетелми. Гөрләвек булгач, гөр-гөр киләдер, сөенәдер, көләдер.
Урамның як-ягына өелгән кар көртләре инде ышанычсыз. Машина узып киткәндә, кая качарга белмисең. Кырыйга ташланасың да кайвакыт тездән дымлы кар эчендә дә каласың.
Беләсе иде: бакча башында таллар песи чыгарды микән? Сап-сары талларның үз җыры бармы? Булмыйча калмас. Җил иссә, төп-төз чыршы да ыңгырашып куя. Талга нәрсә?! Теленә ни килсә, шуны җырлый ала. Ул урамнан ерак, аны кеше ишетми. Бозлар кышкы шомалыгын югалткач, балалар да су буена йөрүне сирәгәйтте. Кәшәкәләрен чоланнарга бикләделәр дә көймә, мылтык ясарга тотындылар, һәр вакытның үз уены, үз шөгыле бар.
Тышта яз. Түбәдән тамчы тама: тып-тып, тып-тып, тып-тып... Чык та чык, дип, мине урамга дәшә торгандыр әле ул.
Әнкәй
Әнкәй теткән йондай
Карлар коела күктән.
Күзләремне йомам,
Күрмәмме дип,
Кабат шул ук төшне...
Роберт Әхмәтҗанов
Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана.
Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Гел эшләп юрырга гына күнеккән кулларыңны, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең.
Кышкы чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар ул. Идән юган, сәдәф таккан, шәл, оек бәйләгән куллар...
Кичләрен, кечкенә пыялалы күзлегеңне борын очына элеп аласың да газета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Андагы юлларда көлке сүзләр язылганда, иреннәреңнең җәелеп киткәнен күрәм мин. Син кычкырып көлә дә белмисеңдер шикелле. Юк, беләсең. Әдәпсез булып күренәсең, безне эшебездән бүләсең килми.
Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә, һәр хәрәкәтеңне, һәр ымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың. Төпләрен тотып-тотып карыйсың да баш чайкап куйгандай итәсең. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дип борчыласыңмы син? Җылы өйдә сусын аладыр дисеңме? Кайбер гөлләр турысында озаграк тукталып торасың. Ал чәчәкле тамчы гөле — синең яшьлегең хатирәсеме? Аны нигә башкаларыннан ныграк яратасың син, әни?
Яран гөле дә, рауза гөле дә бик якындыр, ахрысы... Яфрак-парын иркәләп, җылы сулышыңны өреп куймас идең.
И әни... Без дә — үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый.
Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбиләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә.
Паркта — көз
Әгәр агачлары күзләрне рәхәтләндереп тормаса, кош-корт бөтенләй качса, шәһәрдә ямь бетәр, матур төзелгән йортлары да җанга чит булыр иде шикелле.
Казанда парклар бик күп. Аларның берише — гап-гади бакча кибек, икенчеләре — төрле аттракционнар белән тулган ял итү урыннары. Мин үзем шау-шулы урамнардан читтәрәк утыртылган агачлар арасында йөрергә яратам. Безнең өебездән ерак түгел генә бик матур бер бакча бар. Язын да, кышын да һәр саен аның сукмакларыннан узмый калмыйм.
Көз — яңгырлы, төссез вакыт, шуңа күрә паркта да мин еш булмыйм. Әбиләр чуагында гына буш вакытларымда ял итәргә шунда барам. Быел көз бакчаларга иртәрәк килде. Утыргычлар инде төссезләнеп калган. Кыршылган буяулары менә-менә яфрак кебек кубарылыр шикелле.
Кешеләр табигатькә дә, үзләре ясаган әйберләргә дә бик саксыз. Мин тезләрендә ял иткән утыргычның бер тактасын әле яңа гына кемдер кубарып алган. Аяк асты тулы — чүп-чар, тәмәке төпчекләре. Аларга игътибар итмәскә тырышсаң да, һаман күзгә ташланалар.
Шулай да бу бакча, аның аша кешеләр сирәк узгангамы, башкалардан чисталыгы белән аерылыбрак тора. Нәкъ уртасында кырые таш белән түшәлгән күлгә дә теләсә нәрсә ташланмаган. Бала-чагалар калдырган такта кисәкләрендә бакалар күренгәли. Камышлык төбендә җәйләрен мыжгып ук торалар иде. Көз җиткәч, алар да тынып калды.
Кайбер агачлар быел яфрак ярмады. Аларга көз инде күптән килгән. Сап-сары каеннар, кып-кызыл миләшләр, ямь-яшел чыршылар арасында караңгы, болытлы көннәрнең төсе кебек утыра.
Агачларга утлы якты кунса да, яфраклары коелырга ашыкмый әле. Һава бозылып, усал җилләр чыкканны көтә. Кайвакыт шулай була бит: тәүлек эчендә бөтен табигать шәрәләнә дә куя. Яфрак яңгырларын яратам мин. Анда ниндидер серлелек бар.
Мин йөргән сукмакларны бераздан беренче кар каплар. Шуны белгәнгә, җәйге нәзберек чәчәкләр атмый инде. Хәер, үлән белән бергә чәчәкләрнең дә башы кыелган бит. Паркның табигыйлеген бетереп, ай саен хәтфә үләнне чапмасалар соң!
Тиздән бу бакчада да агач араларын чистартырлар, яфракларны өеп яндырырлар. Күпме бөҗәк, корт һәлак булыр, һавага төтен таралыр. Көз башта — агач яфракларында, аннан учакларда яна шул...
Әгәр мин президент булсам
Мин үсәм, укыйм, хезмәт баскычында күтәреләм һәм президент булам, дип, үз алдына зур максатлар куючылар аздыр, әмма илбашының нинди булырга тиешлеге, җитәкчегә хас сыйфатлар, аның алдында торган бурычлар, халык, ил, шәһәр һәм авыл тормышы турында без һәрвакыт уйланабыз.
Күпмилләтле республика язмышын үз кулыңа алу зур җаваплылык сорый. Әгәр син президент булсаң, аның, кечеме, зурмы, һәр милләте турында бердәй кайгыртырга мәҗбүр. Ә бәлки, моңа кадәр шартлар тудырылмау, кысылуга дучар үтелүе аркасында, күпсанлы халыклар дәрәҗәсендә үсеш алмаган, теле югалып барганнарга игътибарың зуррак та булырга тиештер әле.
Татарстанда яшәүче чуваш, мари, удмурт балалары үз телләрендә белем алсын өчен, махсус мәктәпләр ачыла, китаплар кайтарыла. Читкә сибелгән татарлар да шундый ук карашка мохтаҗ. Президент авыр елларда далада иген иккән, шахталарда күмер чапкан, завод-фабрикалар торгызуда катнашкан, укытучылары җитешмәгән якларга белем бирергә киткән һәм шунда төпләнеп калган кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен онытмаса иде.
Үз республикабызда икетеллелекне тормышка ашыру буенча да күп эшләр башкарасы бар әле. Урамнардагы концерт-тамаша белдерүләренең, хәтта дәүләт оешмаларының ишегенә эленгән язуларның да һәрвакыт хаталы булуы йөрәкне әрнетә, телең өчен кимсенәсең. Трамвай-троллейбусларда тукталышларны татарча атаудан да туктадылар. Милли бәйрәмнәр русныкы булса — русча, татарныкы икән — ике телдә алып барыла. Депутатлар, нигездә, вата-җимерә, рус телендә генә сөйләшә. Ана телебез язуда зур мөмкинлекләр алса да, аның кулланылыш даирәсе киңәймәде, хәзер инде татарча камил сөйләшүчеләр дә көннән-көн кими бара. Татар мәктәпләрен тәмамлаучыларга кадәр үзебезчә сөйләшми диярлек.
Икенче зур мәсьәләләрнең берсе — туфракның, елга-күлләрнең пычрануы, урманнарның саксыз киселүе, чүплек оясына әйләнүе. Халык үзе яшәгән җирне нәҗесләндерергә тәмам күнекте, моны гадәти бер эшкә саный башлады. Табигать тә илбашы тарафыннан яклауга мохтаҗ.
Пычранган, агуланган ризык ашаган, һава сулаган халыкның сәламәтлеге тәмам какшады, кешенең уртача яшәү озынлыгы кимеде. Санаторийларга акчалы һәм дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр генә бара ала. Дарулар, медицина хезмәте кыйммәт, бушлай булуы кәгазьдә генә калды. Ил бюджетында медицина өчен бүленгән акчаның күләмен сизелерлек арттырырга кирәк.
Малайлар һәм кызлар үзләрен кечкенәдән үк кимсетелгән тоярга тиеш түгел. Зур керемле гаиләләрнең балалары шәхси бакчаларга йөри, яхшы җиһазландырылган яңа тип мәктәпләрдә укый. Болай да балалар аз туган илдә һәркем өчен белем алуга тигез мөмкинлекләр булдыру кыен түгелдер дип беләм. Һәр сабыйның язмышы исәпкә алынса иде.
Бүгенге көндә әтисез-әнисез калган, алар тарафыннан читкә тибәрелгәннәрнең тормышы аеруча авыр. Интернат-мәктәпләрнөң матди базасын ныгытырга, тәрбиячеләрне сайлап алырга, кешелекле педагогларны җитәкче итеп билгеләргә кирәк. Вакытлы матбугатта коррекция мәктәпләрендәге гаделсезлекләр турында язмалар еш күренгәләп тора. Әлбәттә, президент болар белән турыдан-туры шөгыльләнә алмый, әмма ул һәр тармакның ничек сулаганын, яшәгәнен белергә һәм, стратегик юнәлешләрне билгеләгәндә, үз сүзен әйтергә тиеш.
Әтиле туып та, аның ярдәмен тоймаган балалар байтак. Таркалган гаиләдә үскән һәм ата-анасы тарафыннан онытылган егет һәм кызларга, югары уку йортларына кергәндә дә, бернинди ташламалар каралмаган. Еш кына аларның әтилеге кәгазьдә генә икәнлеген һәркем белсә дә, социаль яклау бу төркемне читләп уза.
Завод-фабрикаларның, авыл хуҗалыгының хәле тәмам мөшкелләнде. Үзгәртеп кору елларында аларның байлыгы таланды, бер кулга тупланды. Предприятиеләрнең яңа хуҗалары җитештерүне торгызу, кешеләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү турында кайгыртмый. Мондый җитәкчеләр өчен заводның банкротлыкка чыгып, соңгы байлыгының бүленүе кулайрак. Илдәге һәр җитештерү үзәген көчле күзәтүгә алмый торып, бу хәл туктатылмаячак.
Республикада эшсезләр саны артканнан арта. Кайвакыт, урын тәкъдим иткәндә дә, эшкә килергә теләүчеләр табылмый. Аз хезмәт хакына көн уздырганчы, салым инспекцияләре тарафыннан теркәлмәгән хезмәт белән шөгыльләнүне кулайрак күрә алар.
Ил казнасы ярлылана бара. Һәркем үзе, гаиләсе өчен генә тырыша. Кешеләрдәге элеккеге иҗат, хезмәт, теләктәшлек рухын торгызырга инде бик авыр булачак. Һәркайда кыенлыклар белән генә очрашасың. Киләчәккә өмет уятырлык эшләр кирәк.
Илбашының шәхси тормышы — күз алдында булмаганда да, халык телендә. Ул әхлаклы яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Гаиләсендәге дәрәҗәсе, хатынына мөнәсәбәте, ул-кызларының кем булуы да аның шәхси авторитетын билгели. Әти-әнисе кем булган, ничек укыган, кайда туган — халыкны аның язмышына кагылышлы һәр нәрсә кызыксындыра. Шулай икән, Президент бу хакта бер генә минутка да исеннән чыгара алмый. Ул урындагы кешене мин, беренче чиратта, үз милләте хөрмәт итәргә тиеш дип тә саныйм.

Тел — буынсыз, уй — төпсез
Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль бар. Әле алар да аның бөтен сыйфатларын аңлатып җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. Ана телеңнең моңын, аһәңен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шаккатып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы.
«Тел» тамырыннан бик күп сүзләр ясалган. Без көндәлек тормышыбызда һәр исем-атаманың тарихы турында әллә ни еш уйланмыйбыз. Ә бит сүзләрне тамырларга таркатканда, бик кызык нәрсәләр күзгә ташлана. Теләк, теләнче, телсез, телем, телем-телем... Авыз эчебездәге телгә охшаган һәр нәрсә, ягъни юка, очлы әйберләр шул ук тел исемен ала. Телләрнең ниндиләре генә юк: разведчиклар кулга төшергән әсир, кош теле дип аталган татлы ризык, зур тел, кече тел.
Бала сөйләшә башласа, тел алып кайттык, диләр. Сүзсез калсаң, телеңне йоткансың, дип гаҗәпләнәләр, аптырыйлар, орышалар. Күп сөйләшсәң, Тел бете дигән кушамат та тагып куялар.
Телнең белгечләре була, телнең осталары бар...
Тел сөйдерә дә, биздерә дә.
Тел әче дә була, төче дә. Усал теллеләр кайвакыт рәнҗетеп тә куя. Йомшак телленең җанга рәхәтлек биргәне бар, төпкә утыртканы да юк түгел. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Теле катының күңеле каты, дигән мәкаль дә бар.
Тел — күңелнең көзгесе дә, тылмачы да, ачкычы да, тагын әллә нәрсәләр дә икән.
Телне елан белән дә, без белән дә, каеш белән дә чагыштыралар. Ул озын да, кыска да, нечкә дә, үткен дә, кисап кадәр дә, тәртә буе сыман да була дип саналгач, нинди сүз белән генә сыйфатламаслар!
Халык әйтүенчә, чичәннәр тар җирдә сүз башлый. Борынгы заманда тел осталары сугышларны туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның олы киңәшчесе булган. Тел белгәнне олылаганнар, аңа түрдән урын биргәннәр. Аның әйткәне халык сүзенә әйләнгән. Исеме онытылганда да, тапкыр сүзе илләр гизгән, гасырдан гасырга күчкән.
Бай да соң инде милли тел катламнары! Бер сүздән этәрелеп китеп кенә дә, әллә кайларга барып чыгарга була.
Бүген син — миңа, мин сиңа эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә безгә таныш түгел әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннең бик күбен инде без онытканбыз да. Тыйб гыйлеменең терелтү мөмкинлеге булса, арабызга кайткан ерак бабаларыбыз безнең ни хакта сөйләшкәнебезне аңлап та бетермәс иде. Тел үсә, үзгәрә шул. Бик матур мәгънәле сүзләре дә кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше өйләмебез аһәңенә ярашмаганнар да телебездән төшми. Димәк, еш кына аңа зыян да салына.
Әйе, тел — буынсыз. Ничек сөйләшүеңә карап, сине үз дә итәләр, кире дә кагалар, телендә уе чагыла, дип уйлыйлар.
Уйның төпсез икәнлеген һәркем белә. Шулай булгач, уй өчен телне гаеплибез булып чыга.
Идел кичкән инәкәләр теле
И газиз ана телем! Синең язмышың — минем язмышым. Синең кичергәнең — минем кичергәнем. Милләтемнең һичнигә алмаштырмаслык йөзек кашы да син.
Шулай дисәм дә, ул бит онытылуга, юкка чыгуга дучар ителгән иде. Яктылыгын сирпел утырган бер көндә, «бетәргә тиеш» мөһере сугылган иде ул кашка!
Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул — милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.
Чәбәләнгән телем кат-кат,
Йолкып-тартып тетмәгез.
Үрмәләр өчен үрләргә,
Телне аркан итмәгез,—
ди шагыйрь. Хак әйтә. Заман ихтыяҗы булуга сылтап, бүгенге көндә дә никадәр чит сүз өстиләр аңа! Ә бит тарих катламнарында аларны алмаштырырлыклары бар. Ана телебез төзелешенә туры китереп, яңа сүзләр чыгарырга да мөмкин. Чит милләтләр шулай эшлиләр дә, ә без алар иҗат иткән һәр яңа төшенчәне үзебезгә алабыз да куябыз. Телнең яңгырашына зыян килә. Шигырьләргә керсә, әлеге алынмалар аларны да кытыршы итә. Шулай булгач, шагыйрьләр, әдипләр тел сагында торучылар булырга тиеш.
Фарсы-гарәп алынмаларының телебезгә кире кайтуын да зур уңай күренеш дип бәяләп булмый. Үз сүзең үз сүзең инде. Әмма шунысын онытмаска кирәк: алар арасында үзеңнекенә әйләнгән бик якыннары бар. Хәер, телне җимереп әйтә торганнары күбрәк кәгазь битләрендә генә йөри, гади халык аларны барыбер кулланмый.
Телнең алынмаларга бай булуы алай ук начар да түгел. Бер туктаусыз кабатланулардан качу өчен, менә дигән чара да алар.
Телне бер генә кеше бөтенләй үзгәртә, чистарта алмый. Шулай да һәр кеше аны яңа сүз белән баету мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Еш кына кайберәүләрнең табышын икенче берәүләр күреп ала да кулланышка кертеп җибәрә, сүзләрнең таралышына аеруча газеталар зур йогынты ясый.
Әдәби мирас белән танышканда, ана телебезнең гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәнен күзаллау кыен түгел, хәлбуки язучы, галим теле аралашу теленнән берни аерылса да.
Ана телебез тарих гыйбрәтләрен киләчәк буыннарга җитүдә шулкадәр зур эш башкара, моны бәяли алырлык үлчәмнәр юк. Гасыр кичкән инәкәләр теле ул. Идел кичкән инәкәләр теле дә. Бу юлларда зур мәгънә бар. Телнең таралышы, мөмкинлекләре, зур сынаулар аша үткәнлеге, газизлеге һәм тагын, тагын бик күп башка нәрсәләр турында сөйли алар. Ана телебездә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз без. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларыбызны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүенә җан әрнүе көчәя. Радио-телевидение дикторлары тарафыннан тетелә, урам язуларында чатаклана, өйдә генә кулланылып кимсетелә ул.
Чәбәләнгән татар теле,
Кем соң үрер җаена?
Кем соң җайлар Телнең җанын
Телнең үз уңаена?..
Шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя. Безне уйландырырлык сораулар куя.
И газиз ана телем...
Татарстаным — гөлстаным
Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр өчен, әлбәттә, туган илдән аерылу бик авырдыр. Юкка гына бу хакта җырларда җырланмый инде.
Мин дә — үзе илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсе изге бер җир.
Татарстанның табигый байлыклары белән мактанырлыгы бар. Идел, Кама, Нократ кебек төрле өлкәләрне кисеп узган, зур сәнәгать үзәкләрен тоташтырган елгалары — шул байлыкның кисәге. Гомер-гомердән халыкны балык, ризык белән тәэмин иткән алар. Сөзәк ярларында кызарып җир җиләге пешкән, язын — су басып, җәен чигенгән тугайларында бөрлегән, кара җиләк мул булган. Яр буйларында ук үсеп утырган агачлар арасыннан кереп китәсең дә баланлыкларга, шомыртлыкларга, алмалыкларга барып чыгасың. Әле кеше аягы таптап бетермәгән матур урыннар шактый.
Шәһәрдән ерак почмакларда илемнең табигый гүзәллеге сакланган. Аллы-гөлле болынлыклар, кылган үскән калкулыклар, йомран йөгергән коры елгалар... Мин йөргән сукмаклар шуларга алып чыга.
Татарстанда кеше кулы тудырган гүзәл урыннар да юк түгел. Башкалабыз Казан көннән-көн матурая. Иске йортлар төзекләндерелә, бик күп яңалары төзелә. Казанның Бауман урамы гына да соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде. Кырлай урманының Су анасы, Тукай Өчилесенең зур күзле бакалары әкренләп шунда җыелалар. Парклар саны елдан-ел арта. Метро төзелә башлады. Театрлары берничә, үзенең Концерт залы бар.
Башка шәһәрләр дә Казаннан калышмый. Түбән Кама каласына барып чыксаң, шәһәр үзәгендәге мәчеткә таң каласың. Архитектурасы белән башка төбәкләрнекенә һич кенә дә охшамаган! Ишегалдында мул сулы чишмә тибә аның, түбән камалылар чәйнең тәмлесен генә эчә!
Яр Чаллы урамнарының киңлеге, заманча төзелгән мәдәният сарайлары белән сокландыра. Анда спортка, җыр-сәнгатькә игътибар зур.
Алабуга да соңгы елларда шактый үзгәрде, шәһәрлеге артты. Педагогия институты ачылу аның данын бөтен Татарстанга танытты.
Һәр төбәк, һәр районның үз мактанычлары бар. Арчалылар читекләр белән дан тота, Кукмарада итек осталары яши. Баулы, Җәлил, Азнакай якларында нефть чыгарыла. Балык Бистәсенең исеме үк балыкчылар ягы икәнлеген әйтеп тора. Буа авылларыннан Казан базарларына көн саен олау-олау бәрәңге килә, Биектаулылар сөт-май ташый. Питрәчтә тавык үстерәләр, гөмбәне шәп тозлыйлар икән.
Татарстан — матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда.
Татарстан — дуслык иле дә. Төрле телдә сөйләшүче авыллары, газеталары бар. Һәр милли тел, һәр халык, кавем — аның кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Шулай булгач, Татарстанны ничек инде гөлләр иле димисең!
Мәктәп, исәнме!
Җәй узды да китте. Әле генә агачлар яфрак ярып, кошлар бала чыгарган иде, инде менә игеннәр җыеп алынган, бакчалар ярым бушап калган.
Сентябрь — җәй белән бөтенләйгә хушлашу ае. Җәйләрнең тиз генә әйләнеп кайтырына өметең өзелгән ай. Моның өчен моңсуланырга ярамый. Сентябрьнең үз матурлыклары бар. Ул сине мәктәбең, дусларың, сыйныфташларың белән очраштыра. Беренче сентябрьне күп вакыт әллә нинди бер күңел күтәренкелеге, шатлык хисе кичереп көтәсең. Киемнәреңне алдан ук хәзерләп куясың. Бакчага чыгып, чәчәк түтәлләре арасында йөрисең. Кашкарыйларның, лилияләрнең, суган гөлләренең кайсын бәйләмгә җыярмын икән дә, ничек итеп, укытучы апама бирермен икән, дисең. Шунда ук мөгаллимнәр бер-бер артлы уеңнан кичә. Алдагы елның кызык вакыйгалары хәтереңдә яңарып китә, кыңгырауның колак ярырдай тавышы да ишетелгәндәй була. Менә син түземсезлек белән көткән көн килә. Аллы-гөлле чәчәкләреңне күтәреп, әле сумкасыз гына урамга чыгасың. Түбән очтан җәй буе бергә уйнап йөргән иптәшләреңнең менеп килгәнен күрәсең. Барысының кулында — чәчәк бәйләмнәре. Минеке ямьсез булмадымы икән, дип хафаланып та аласың. Шунда ук үзеңне тынычландырасың да. Менә алар сезнең турга килеп җитә, елмаешалар, көлешәләр, үзләре белән әйдиләр... Сине аякларың ук шушы бер төркем булып барган иптәшләрең янына, чәчәкләр дулкынына куша...
Мактаныша-мактаныша, серләр бүлешә-бүлешә, мәктәпкә килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Аңа якынлашкан саен, аллы-гөлле ташкын зурая, аннан чыккан тавышлар төрлеләнә. Ишек төбендә торган укытучыңны күргәч, әллә нишләп китәсең. Бераз гына ояласың да, бераз гына куркасың да, шул ук вакытта йөгереп барып кочып та аласы килә үзен. Ул бүген бигрәк матур күренә. Өстендә — ямь-яшел, өр-яңа костюм, чәчләрен пөхтә итеп кистергән. Үзе кош тоткан шикелле сөенә, әле беребезнең, әле икенчебезнең аркасыннан кага, матур сүзләр дә әйткән кебек итә. Аның битендәге алсулык, чәчәкләрнең алсулыгы безнең җәй эссесендә каралган йөзләребезгә дә күчә. Барыбызда да бәйрәм төсләре, бәйрәм хисләре тагын да арта төшә.
Ул да булмый, ишектә мәктәп директоры күренә.
— Исәнмесез, укучылар! Хуш килдегез!— ди ул. Бер тавыштан:
— Исәнмесез, исәнме, апа, исәнме, мәктәп!— дип, кычкырып дәшәсе килә.
Инде үз итеп, хуҗаларча мәктәп буйлап атлыйсың.
Әниемнең әнисе
Әниемнең әнисе әбием була минем. Ак яулык япкан, күзлек кигән, җеп эрләүче татар карчыгы түгел ул. Иртә-кичен намазлык өстендә дә утырмый. Бик диндар да югыйсә, мәчеткә йөрергә, оекбашлар бәйләргә вакыты юк әле аның. Яшен алтмышка тутырган булса да, таң тудымы, көн саен эшкә ашыга. Китаплар чыгаручы ул. Дөресрәге, ул әдипләр, галимнәр язган китапларның җитешсезлекләрен эзли — хата тикшерә.
Күп белә дә соң инде әбием! Аның кулы аша никадәр китап узган! Истә калдырырга теләп укымаса да, хәтеренә сеңә барганнар, ахрысы, нәрсә турында сорасаң, шунда ук җавабын да таба.
Әбием — тирән белемле тарихчы да, математик та, рус теле укытучысы да шикелле миңа. Үзе бик тә белемле булгач, мине дә:
— Хаталы язма, игътибарлы бул! — дип кисәтергә ярата.
Шимбә, якшәмбе көннәрендә әбием өйдә тора. Аның белән икәүдән икәү генә калу рәхәт безгә. Мин әниемә сөйли алмаган сүзләремне аның әнисенә сөйлим. Кызык бит әй! Ә ул бәләкәй чагында үз әнисенә ниләр хакында сөйләде икән? Әбиемнең акылсыз сүзләре өчен әниемне әрләгәне булганмы? Шул хакта сорасам, көлә генә.
Мин әле әбием белән бакчага йөрергә дә яратам. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләрен дә безнең барыбыздан да яхшырак белә ул.
Әбием — бакчаның инженеры, дим мин кайвакыт, шаяртып. Чәчәк клумбаларын да үзе теләгәнчә төзи, кыяр-помидорның да үзе теләгән урында үскәнен ярата. Ике төрле янәшә үсемлектән өченче төрлесе дә шыта...
Бакча йортын да, диварларын да үзе буйый әбием. Чәчәкләргә төс булсын дип, яшелле-сарылы, алсу-кызыл буяуларның барысын да куллана. Бакча капкасына узган ел ясап куйган рәсеменә һәркем сокланып китә. Пар аккош йортка бөтенлек, бәхет китерә, ди әбием, юлга чыгып, үзенең эшенә карап торганда.
Әбиемнең тавышы... Кош сайравына охшатсам, арттырырмын, җил сыйпавы, дисәм, әйтеп бетермәм шикелле, чишмә тавышы, дигәнем турырак килердер.
Әнә шул чишмә тавышлы әбием җырлап җибәрсәме, аш-су тирәсендә кайнашкан әнием, эшеннән туктап, бүлмәләр арасындагы ишек яңагына сөялә, диванда кырын яткан әтием газета-журналларын бер читкә алып куя, энем, уенчыкларына абына-сөртенә, безнең яныбызга йөгерә.
Ул гади җырлар гына җырламый. Бик борынгыдан килгән озын көйләрне ярата. Карт холыклы да түгел үзе, яңа заман җырларын да тыңлый, әмма ни өчендер башкармый. Кечкенәдән ишетеп үскәннәрен яратарак төшәдер инде.
Әбием аш-суга да шактый оста. Кунак килгәндә, табынга чыгарасы ризыкларны ул гына хәзерли. Йөзебез кызарырлык булмасын, үзем пешерим әле, мондый чакта шундый зур эшне башка кешегә тапшырырга ярамый, ди. Әни белән без өстәлгә ташып, матурлап тезеп кенә торабыз.
Мин өебезне әбисез күз алдына да китерә алмыйм. Ярый әле ул исән, аяк өстендә, көнен боегып уздырмый, кешеләр арасында йөри, дип, сөенеп яшибез без.
Җәйге ялда
Рәхәт тә соң җәй көннәре! Өстеңдә — җиңел кием, аягыңда да кышын өстерәгән киез итек я булмаса авыр табанлы ботинкалар түгел. Кояш белән бергә торып, мәктәпкә йөгерәсең дә юк. Ятасың иркәләнеп йомшак юрган астында. Җәен әле аның йокысы да тизрәк туя. Югыйсә кыш буе хыялланасың: эх, җәй генә җитсен, туйганчы бер йоклар идем, дисең. Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең килми башлый. Күңел гел каядыр җилкенеп, ашкынып тора. Юрган астындагы иркәлек тә бераздан туйдыра. Кешедән алда су буена төшеп, балык каптырасың килә, җиләккә иң мул чагында, чиләк-чиләк тутырып булганда йөрергә тырышасың. Менә бүген барам да башка кирәкми, дигән булсаң да, яңадан ике, өч, биш тә урманга йөгерәсең.
Капка артына гына терәтеп куйган велосипедым бар. Җәяүләргә иренгән чакта аны иярлим. Урман-кырларга әтинең мотоциклында да җилдерәбез.
Җиләк җыярга, балык тотарга әтием дә оста минем. Җитезлектә миннән дә, әнидән дә калышмый. Кәефле көнендә безнең теләккә каршы килми: гөмбәсенә дә бара, дару үләннәре җыеша. Кай елларны елга аръягына болынлыкка шомыртка, гөлҗимешкә, бөрлегәнгә дә бергәләп чыккалыйбыз.
Бу җәй аеруча күңелле узды. Көне дә уртача кызулыкта булып, яңгыры да вакытында яуды. Кыяр-помидорны җыеп кына өлгер инде!
Әтием, язга чыкканда, бер колын сатып алган иде, мин күбрәк аның тирәсендә кайнаштым. Болынга алып төшеп, иркенлектә йөрттем, көн саен сусыл печән белән сыйладым.
Ул кипкән печәннең хуш исе! Бер күтәрәмен колыным алдына салам да калганына үзем сузылып ятам. Печән арасыннан табылган эре җир җиләкләрен капкалап, үлән уртлаган булып, рәхәтләнеп ял итәм.
Безнең колын бик нәзберек булып чыкты. Бик сайланып кына ашый, ризыкны әрәм-шәрәм итеп бетерә. Ачуланмыйм. Әнкәсе дә янында түгел, күңелен рәнҗетәсе килми. Аннан калган печәнне сарыклар барыбер ялт иттерәләр.
Сарыклар дигәннән, көтү чираты әйләнде дә килде быел, әйләнде дә килде. Көтү көтә-көтә, кояшта янып беттем, тәнем җир төсеннән аерылмый башлады. Шул каралык эченнән зәп-зәңгәр күзләрем генә чит бер нәрсә шикелле елтырап карый. Көзгедәге сурәтемне үзем танымый торам.
Каз бәбкәләре, чебешләр күзгә күренеп үсте. Елы ел шул аның. Аларга да яшеллек җитәрлек. Болын коеларыннан агып чыккан сулар да кипмәде. Чемченеп йөриләр, йөриләр дә су эчеп алалар, аннан өеп куйган бүрәнәләр ышыгына барып яталар. Кояш эссесен бер дә яратмыйлар инде! Күз-колак булмасаң, өйгә элдерергә дә күп сорамыйлар.
Аларның үзләрен генә калдырып буламы соң! Карга-тилгәне дә бик азды. Урамдагы тупыл башы тулы — карга оясы! Ишегалдында йөргән чебешләрне дә күтәреп алып киткәләделәр. Тилгәннән битәр карга куркыныч хәзер.
Җәй рәхәт. Көнең җанга тынгылык биргән эшләрдә уза. Тамактан аш үтә. Сыерларның да сөтләре тәмлеләнде. Җиләк, чәчәк тәме килә. Сөтнең тәме, билләһи, сыерның телендә!
Әйе, рәхәт. Кич җитсә, иптәшләрең белән капка төбендә сөйләшеп утырасың, клубка чыккалыйсың, кунак кызлары, малайлары белән дуслашасың, адреслар алышасың, мәңге бозылышмаска сүзләр бирешәсең.
Шимбә, ял көннәрендә уеннар да булгалый. Җәйге эшнең кызу чагына җиткәч, алар онытыла. Иртәнгә кадәр авыл урамнары буйлап йөреп булмый. Печән чапкан, чүп утарга йөргән гәүдә дә арый, ял сорый башлый.
Җәй ахырларына, кояшның эссесе сүрелгәч, көннәр дә кыскара башлагач, күңелләр моңсуланып китә. Агачлардагы алмалар, әллә кайлардан ялтырап, безнең дә өзеләсе чаклар җитте, диләр кебек. Карала төшкән яфраклар коелыр көннәрен көтә шикелле. Алардан инде бераз тузан исе килә. Арт бакчаның кайбер урыннарында, кап-кара булып, туфрак чыга. Редис, иртә утыртылган суган, кыяр җыелып алынган җирләр бу.
Җил кырдан өлгергән ашлык исен китерә. Кайдадыр инде арышны ура башлаганнар, дип уйлап куясың. Игеннәрнең мул булуына сөенәсең. Әти иккән игеннәр бит, дисең.
Әтиең дә өйгә шат йөз белән кайта. Табын артына бераз эрерәк, үзеннән канәгать кыяфәттә килеп утыра. Безнең эшләребез белән кызыксына, мактау сүзләре дә әйтеп куйгалый.
Әти шат булгач, әнигә дә рәхәт. Ул өстәл белән мич арасында йөгереп кенә йөри. Салатыннан, каймагыннан, кыстыбыеннан җитешегез әле, дигән була. Үзеңне үз өеңдә кунак кебек, затлы кунак кебек тоясың.
Җәй рәхәт. Җәең авылда узса, аеруча рәхәт. Ныгып, тазарып, үзең дә яшелчә кебек өлгереп, мәктәпкә киләсең.
Авыл балаларының күбесе каникулда беркая да китми. Китсә дә, тизрәк кайтып җитә. Колыныма ул-бу булмаганмы, каз-үрдәкләрне саклаучы бармы, сыер-фәлән, кирәкмәгән ризык ашап, ялгыш чирләп китмәсен, дип, гел борчылып тора бит ул.
Мин үзем бөтен каникулларны да авылда уздырам. Шәһәр һавасын үскәч тә суларга өлгерербез әле, дим.
Кышның үз матурлыгы
Ел фасылларының һәрберсе үзенчә матур. Салкын, буранлы, усал кышның да үз өстенлекләре бар. Җылы җәйнең кадерен аңларга ярдәм итә ул, табигатьнең чәчәкле көннәрен сагынырга өйрәтә.
Кышкы каникулларда гына бу фасылның бөтен матурлыгын күреп өлгереп буладыр, чөнки син иртәдән кичкә кадәрге вакытыңны үзең теләгәнчә файдалана аласың. Таң тишегеннән торып укырга барасың да юк, кара төнгә кадәр дәресләр хәзерләп тә утырмыйсың.
Кышкы ял көннәрендә йокым бигрәк тә тиз туя минем. Кояшның беренче нурлары бүлмәмә үтеп керү белән, сикереп торам да тәрәзә җиллекләрен ачып җибәрәм, тәнне сихәтләндерә торган саф һава кертәм.
Ашагач-эчкәч, чаңгыларымны алып, шәһәр кырыендагы каенлык янына китәм. Анда чаңгычылар салган шома юллар күп. Җилләр белән үк ярышмасам да, шактый кызу элдерәм чаңгыда! Сыйныфташларым арасында минем белән «бил алышырга» теләүчеләр әллә ни күп түгел.
Арсам, туңсам, берәр агач төбенә утырам да, биштәрдәге термосымны чыгарып, капкачына кайнар чәй агызам. Шәһәргә моннан бик үк якын түгел. Кайвакыт җил, буран чыгып, һава торышы үзгәреп китә, көн салкынайтып җибәрә. Төрле хәлләр булуы мөмкин, шуңа күрә үзем белән һәрвакыт чәй-кофе йөртәм.
Агач төбендә, тәмләп-тәмләп кенә, сөтле чәй йотканда, тирә-як табигатьне күзәтәм. Берәр адашкан куянкай килеп чыкмасмы, дип өметләнәм, тик — бушка. Бу яклардан алар күптән качып беткәндер инде. Кайвакытларда каядыр ашыккан, кырыйлатып кына чабып үткән этләр күренгәли. Бәлки, алар моннан әллә ни ерак салынмаган урман каравылчысы өенә җилдерәләрдер. Урманда этләрсез хуҗалык итү куркыныч. Алар — синең күршеләрең дә, дусларың да, гаилә әгъзаларың да.
Кайбер көннәрдә мине еш күрергә гадәтләнгән кабарынкы йонлы бер эт яныма да килгәли. Мин кесәмдә аның өчен күчтәнәчләр дә йөртәм әле. Әнә шул дуслаштырды да инде безне.
Кышкы табигать бигрәк матур, дип уйлыйм мин, күзләремне дә ала алмыйча, ак каеннарга, ябалдашлы наратларга, киң итәкле яшел чыршыларга караганда. Хәзер шуларның берсенә әкрен генә кагылсаң да, ботакларындагы, кәүсәләрендәге бөтен аклык тулаемы белән өстеңә ишелер шикелле. Берәрсенә кош-мазар килеп кунса, йомарлап, кар атам. Болай гына, уйнап кына куркытам. Минем ерактан аткан йомарламым әле аларга кадәр барып та җитми, әмма кош сагая, колакларын шомарта, күзләрен үткенәйтә.
Кайтырга чыкканда, күкрәкләр киңәйгән, сулыш юллары тәмам ачылган була. Кычкырып җырлыйсы, урман-кырлар белән сөйләшәсе килеп китә.
Соңгы елларда машиналар күплектән пычранган юлларга, аклыгының элекке җетелеге кимегән карларга гына эч тә пошып куймаса, бу хозурлык, бу матурлыктан исергән бер хәлдә буласың.
Безнең як табигате аеруча матур бит ул. Кояшы — кояш, агачы — агач, тавы — тау урынында. Чана шуыйм дисәң, кышы бар. Су коеныйм дисәң, җәенең җылысы җитәрлек.
Кышкы ялларым әнә шундый бер рәхәтлектә, саф һавада сәламәтлегемне ныгытып уза минем. Укуга да теләп тотынасың. Шул арада дусларыңны да сагынып өлгерәсең.
Яз, яз, яз җитә
Яз җитә. Тәрәзәләрне көндезләрен кояшка ачалар. Өленгеләр тартып куелган. Якты нурлар, кошлар сайраганы, чишмәнең яңадан терелгән тавышы, борынын төртеп килгән чирәм...
Яз җитә — язгы яллар алып килә. Шәһәр мәктәпләрендә алар бераз иртәрәк була. Ә без зур елга буенда яшибез. Яз көннәрендә ул тагын да киңәеп китә. Күтәрелгән юллар да су астында кала. Кайбер елларны асылмалы күперләр агып киткәли. Укуыбыз күрше авылда булганга, каникулларны бераз соңгарак калдыралар. Менә шушы ташу вакытларына, пычрак көннәргә туры китерергә тырышалар.
Пычрак, ташулы, шау-шулы булса да, яз яз инде ул! Табигатьнең яшәргән, күңелнең алгысыган вакыты. Күрше кызлары да матураеп киткән кебек. Әни дә йомшарып куйган шикелле. Әбекәйнең дә пешергән күмәчләре кабарыбрак күренә. Яратып ашыйсың, тәмләп йоклыйсың, уйнап туймыйсың. Әти-әни күзгә чалынып, берәр эш кушканчы, урамга ычкынырга гына торасың. Эш эшлисе килмәгәннән түгел бу, язгы уеннар аеруча күңелле. Тупыл төбендәге шәрәләнгән җирдә көн саен пәке кадашлы уйныйбыз. Ун, егерме, илле, йөз, мең, әллә нинди зур саннарга барып җиткәнче, тәмам туйдырганчы. Аннан елга буена төшеп китәбез. Су күтәрелгәндә, болын өстенә кергән вак маймычларны сөзеп өрибез, бәләкәйрәк күлдәвекләрдә йөздергән булабыз, аннан тагын, үссеннәр әле дип, елгага җибәрәбез.
Яз көннәрендә елга тирәсендә олы кешеләр дә күп кайнаша. Алар да балык сөзә. Уылдык салырга күтәрелгән балыкларның юкка чыгуы күңелне әрнетә. Җәен без кармакка тотасы кызылканатлар, чабаклар, кыртышлар, хәтта чуртанчыклар бит ул, дип уйлыйсың. Кайвакытта төнгә елгага салып куйган ауларга эләккән балыкларны тоткынлыктан ычкындырабыз без. Йөзсеннәр, үрчесеннәр, үссеннәр, аз булса да дөнья ямен күреп калсыннар.
Язгы ялларны бик кыска ясаганнар. Уйнап туеп та өлгермисең, тагын мәктәпкә китәсең. Тәнәфес вакытларында җыелып аласың да мактанышырга тотынган буласың. Кем нәрсә эшләгән, ничек ял иткән. Арттырганнары сизелеп торса да, иптәшләреңне кимсетмисең, үзеңнең дә язгы яллар белән мактанасың, горурланасың килә бит, тик бер нәрсә ачык: безнең һәрберебез шул бер атна эчендә дә матурланып, олыгаеп, ныгып, яз кояшы астында каралып киткән.
Яз, яз, яз җитә. Тәрәзәләрне кояшка ачалар. Өленгеләр тартылган.
Кадерле истәлек
Күтәрткән юлдан авыл башына кергәндә, беравыкка тукталып калам. Әтием кабере өстендә үскән пар миләш утлы телгәшләре белән миңа карап торадыр шикелле. Бер-бер артлы остәлгән калкулыклар арасыннан, бәлки, минем күзләр аның тимер читлеген тиз генә таба алмас та әле.
Миләш, миләш... Ул үземнән дә алдарак сәлам бирә миңа. Тукталмыйсыңмы, хәсрәт-кайгыларыңны таратып китмисеңме, дигән шикелле, яфрак-кулларын болгый.
Доньяда иң яраткан, кадерләгән кешем кабере янына атлау авыр миңа, күз яшьләремне эчкә йотып, авылга керәм. Кайвакыт авыр туфрагың җиңел булсын, дип, изге теләкләремне әйтеп узам.
Әтием миләше. Аш бүлмәбезнең тәрәз каршында да үсә ул. Чырык-чырык... Ботагы саен — тәлгәш, тәлгәш саен — кош. Бу урамга янәшәсендәгесеннән әтием белән күчеп килгән үсенте инде өй биеклегендә. Аныкыннан да татлырак, эрерәк җимешләрне минем әле һичбер вакыт татыган юк. Аныкыннан да төзрәк кәүсә кайсы миләштә бар икән?!
Шулай бервакыт ерактан мин аны аеруча сагынып, кадерен белеп кайттым. Өйгә керә-керешкә:
— Миңа миләш кайнатмасыннан башка һични кирәкми!—дип, шуны җыярга кызулый башладым. Кыш буена көнбагыш урынына миләш чиртеп йөргән әтигә кадәр гаҗәпләнде. Ул мине өебез төсе, исе, тәме булып сагындырган иде шул.
Мин һәр елны миләштә чәчәк тәлгәшләре ясалуын түземсезлек белән көтә торганга әйләндем. Бу ел кысыр калмаса гына ярар иде, дип, көнаралаш тәрәзәгә озаклап бага торган булдым. Һәркемне һәр елны әтием миләше белән сыйларга тырышам.
— Нинди мин белмәгән җимеш бу? — дип гаҗәпләнде берчак инде үзе дә күптән мәрхүм бер ага. Өстәл тирәли кунаклар алдында әйләнеп йөргән савытта, яңадан алдыма килгәндә, кайнатмадан берни дә калмаган иде.
— Әтием миләше ул,— дидем мин, горурланып, бөтен кешене тагын бер кат гаҗәпләндереп.
— Кызык, миләштә дә шундый тәм була алыр икән,— диештеләр. Айлар узгач, ул абзый белән без тагын очраштык.
— Андый тәмле миләш башка юк икән бит,— диде ул миңа.
Әтием миләше, тәмле телле, затлы нәселле, нечкә күңелле әтием миләше иде шул ул. Уңышсыз калган елларда да һич югы күңелемне күрерлек җимеш китерә торган агач...
Әле сабый чакта каралтыбызның башка бер төшендә икенче агачныкыннан кабып карагач:
— Әти, ә нигә безнең теге миләш тәмлерәк икән?— дип сораганым бар.
Аның күңеле тулып киткәндәй булды, тик сиздермәде.
— Әтинең миләше булганга, кызым,— диде, минем шикелле үк итеп. — Бабадан — атага, атадан улга күчә торган ядкарь. Урамны, йортны алмаштырганда, бергә күчә торган нигез агачы. Яңа урынга истәлек калдырыр, бәхет китерер өчен тамыр җәя бит ул. Бабагызның атасы шушы урамдагы карт җиңгәңнәр урынында яшәгән. Анда да үсә бу миләш. Яңа урамдагы бабаң бакчасында да. Каберлекләр өстендә дә...
Менә ни өчен әти кадерләп җыя, саклый, суыкта балланган җимеше белән кышларын безне дә сыйлый икән! Ул көткән бит бу сорауны, көткән...
Әтием япь-яшь килеш туфракка аш булып ятты. Мин дә көттем. Абый аның каберенә нәрсә утыртыр икән, дип көттем. Һәм әле кызыллыгы да җуелмаган балчыкка төртелгән миләш үсентесен күреп, эчкә җылы йөгерде. Минем абый шул ул! Әти улы! Зират киңәеп, элеккерәк елларда түшәлгән калкулыклар эчтә калды. Эре кәүсәле агачлар мине көткән, мине сагынган миләшне дә каплады. Әмма беләм: гомере изгелектә генә узган әти иң матур, иң күрекле кошларны зәмһәрир суыкларда ачлыктан саклап яшәгән миләше өчен сөенә, безгә рәхмәт укый.
Абый бүтән нигез корып ята. Мин тагын көтәм: бакчасына әтием миләшен утыртырмы?
Гаилә ядкаре
Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган нәрсәдер була. Кемдер туган-тумачаларының фотоларын өй түренә элеп куя, һәр килгән кешегә шулар хакында сөйләргә ярата. Кемдер, әтием үстергән бакча, корган нигез дип, туган җиреннән күчеп китә алмый. Берәүгә ата-бабасыннан калган балта-пычкы, икенчесенә — савыт-саба, өченчесенә ишек өстендәге шамаил кадерле. Кемдер өчен үз йорты, гомумән, истәлекләрдән генә тора.
Минем ерак әбием балалары, оныклары белән үзе арасындагы җепләр ныклыгы өчен һәрвакыт борчылып яшәде. Кайвакыт, өелеп кунакка кайтып төшсәк, ул һәрберебезне янына җыя да берәр яулык өләшеп чыга:
— Мин үлгәч, истәлегем итеп ябарсыз...
Икенче бер килгәндә, тагын бер яулык тоттыра:
— Үлгәч, төсем булыр...
Әйтерсең без һәр елны тагын бер яулык башлаячакбыз. Ул яулык-ядкарьләрне бирә башлаганда, әби әнием яшенә дә җитмәгән булган югыйсә.
Шулай бер чакны, мин аларга кунакка баргач, әллә нинди серле бер тавыш белән:
— Яшь чакларымны күз алдына китерерсең, бик кадерле нәрсәләрне сиңа калдырыйм әле, кызым,— диде ул һәм чоланнан кечкенәрәк кенә чемодан күтәреп керде.
Ә анда!.. Чигүле күкрәкчәләр, түшлекләр, чуклы сөлгеләр... Әбием туларның һәрберсеннән, тарихларын сөйли-сөйли, өлеш чыгарды. Шунда гына әнием яшьлегендә япкан ак шәл дә сакланган.
Миңа биргән чакта әбиемнең күзләрендә яшь үк елтырап киткән шикелле тоелды:
— Каракалпактан алып кайткан иде бәбекәем...
Ул кадерле бүләкләрне мин, әлбәттә, кимим, сандык төбендә саклыйм, туздырасым, әрәм-шәрәм итәсем килми. Чуклы сөлгегә дә битемне сөртмим. Әбиемнең кулларының җылысы әллә ничә буыннарга барып җитүен телим. Бары тик әниемнең затлы ак шәльяулыгын гына япмый түзә алмыйм. Бигрәк тә матур, бигрәк тә җиңел шул ул! Анда әбием күзләреннән тамган сөю яше дә, әнием бармаклары ясаган сак хәрәкәтләрнең кыштырдавы да сакланадыр шикелле. Менә-менә ул куллар ак шәлне муеныма үзе ябар, менә ул кайнар яшь тамчысы битләремнән тәгәрәр кебек...

Без — эзтабарлар
Минем әбием пионер булган. Әнием дә, әтием дә, аларның туганнары да кызыл галстук такканнар. Хәзер пионерлар юк инде. Ә бәлки, бардыр да. Мәгънәле уеннарсыз, җыр-шигырьләрсез, үзара ярышларсыз, романтикасыз мәктәп тормышы кызык түгел. Татарстан пионерларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр бала ниндидер эш белән шөгыльләнергә, тормышын кызыклырак итәргә тырыша.
Безнең мәктәптә эзтабарлар отряды яши. Эзтабарларга ата-бабалары узган данлы юлны өйрәнү дә, күчмә кошлар тормышын күзәтү дә, походларга чыгу да ошый. Һәркайда кемдер калдырган эзләр бар. Без — әнә шуларны табучылар.
Теләсәң, отрядыбызга сине дә алабыз. Эзтабар булу — гадел, тырыш, шаян, көчле, тапкыр, җитез булу дигән сүз. Әгәр синдә андый сыйфатлар бар икән, рәхим ит, арабызда бул.
Без бу җәйне аеруча кызыклы уздырдык. Туган ягыбызда Азин дивизиясе булган урыннарда йөрдек. Кинога, фотога төшердек, альбомнар ясадык, аның сугышчысы исәпләнгән якташларыбыз исемлеген барладык.
Киләсе җәйгә сәяхәтебез ераккарак булачак. Ул дивизия йөргән юлларны тагын да дәвам итәчәкбез. Кызыкмы? Әлбәттә!
Бәхетен тапмаган геройлар
Һәр кешенең бәхетле буласы килә, әмма тормышта һәрвакыт үзең теләгәнчә генә яшәү язмаган. Әдәби әсәрләрдә исә уңай геройлар финалда үз максатларына күпчелек очракта ирешәләр. Ә менә Гариф Ахуновның «Этләр патшасы» повестендагы Акмал Булатов, күпме генә тырышса да, бәхетен тапмый.
Әсәр көтмәгәндә каралты-кураны юкка чыгарган янгынны тасвирлаудан башлана. Аның белән көрәштә үк инде Акмал нечкә күңелле, һәр җан иясен яратучы, курку белмәс гаярь ир буларак ачыла. Какча гәүдәле бу ирнең кеше ышанмастай эшләре янгын сүндерүчеләрне дә таң калдыра, һичкем күтәрә алмастай баллоннарны Акмал ут учагыннан алып чыкмаса, шул тирәдәге йортларның да янмавына өмет булмый. Бәхетсезлек очрагында югалып калган, бераз пошмасрак та, мәгънәсезрәк тә Гөлбикә ханым янәшәсендә бу образ тагын да яктырыбрак күренә башлый.
Без Акмал Булатов белән танышуны дәвам итәбез. «Һич кенә дә кирәк булмаган бәхетсезлекләр гел минем өскә ябырыла»,— ди ул үзе турында.
Әтисезлек, кочегарлар исереклеге аркасында үпкә чирле туган бала, төрледән төрле хыянәтләр, ялган гаеп белән өч ел төрмәдә утыру, аннан игелектән башканы күрмәгән авыл халкының рәнҗетүе...
Акмал — чын мәгънәсендә талант: алтын куллы рәссам да, балта остасы да, үткен телле шагыйрь дә, бакчачы да, табигать телен аңлаучы да. Төннәр буе күңелендә шигырь яңгыраса да, шуны сиздерергә оялган ир кеше дә. Ул баштарак хәтта мәхәббәтен белдерергә дә кыенсына. Үзен онытып ярата алырлык, күңелендә сөйгәненең идеаллаштырылган сурәтен тудырган ирнең хисләренә чик юк.
Күчтәнәчсез — кеше бусагасын да атламый, әз генә дә зарлана белми, башкаларны рәнҗетми Акмал. Аның бөтен хәсрәте «их» сүзенә сыеп бетә.
Акмал — крестьян баласы. Авыл кешесенә хас беркатлылык, ихласлылык, гадилек, матур тел бар анда. Газетаның редактор урынбасары, шуны күреп алып, башкалардан аермалы буларак, аңа ярдәм кулы суза. «Безгә диплом кирәкми, безгә кеше кирәк»,— ди һәм хезмәткә, белемгә фатихасын бирә. Рәссам, журналист була Акмал, шәхси күргәзмәләр ача, халык арасында таныла. Әмма... гаиләсе шул күргәзмәләрне карарга да килми. Бу уңышлар гаиләдәге мөнәсәбәтләр төссезлеген капламый. Ул хатыны, баласы янында бәхетле булырга тели.
Акмалны урап алган кешеләр күп. Автор алар арасыннан бары тик Сәүдә образына гына ныклабрак туктала. Калган кешеләр герой язмышында чагыштырмача азрак роль уйный. Әсәре персонажлар, теге яки бу социаль төркемнән булсалар хезмәттәге һәм җәмгыятьтәге урыннары буенча бәяләнми, аларның сыйфатлары аерым бер һөнәр ияләренә гомумән хас булып аңлашылмый.
Әйтик, кешечә яшәргә хыялланып, үзен-үзе белештерми эшләгән Акмал. Кем генә булып карамый ул, тик бәхеткә генә ирешми. Сөйгәне Сәүдә дә төрле хезмәт урыннарында эшли. Алдау-йолдау һәм рәхәт яшәү омтылышы каныннан килгән кызга нәкъ менә сәүдәгәрлек килешә.
Икенче бер бичаракай — маякчы карт Филимонов. Ул үзе дә, карчыгы Груша түтәй дә бик күп сыйфатлары белән Акмалга охшаган. Гади кеше тормышы белән көн итәләр. Бәхетнең күктән ишелеп төшкәне юк.
Менә горзеленхоз башлыгы Әүхәдиев. Намуслы, ярдәмчел җитәкче. Кешенең кадерен белә. Масаючан, байлык куучан дигән сүзләрне аңа карата кулланып булмый. Бәхетле икәне сизелми.
Хикмәтулла Түләгәнов. «Зирәк акыллы, тирән белемле тарихчы. Үзе дә, гаиләсе дә байлык туплау хыялыннан ерак. Милләт, киләчәк, табигать һәм башка шуның ише төшенчәләрне алга куеп яшәүчеләр. Алар тормышында да бәхет, тулылык сизелми. Фән дөньясына кереп киткән Түләгәновлар бер-берсеннән шактый ераклашкан. Әтиләренең үлеме генә аларны кабат җыя булса кирәк.
Отставкадагы полковник Яббаров. Күпме кешене Себер тайгаларына җибәргән ул! Һәрвакыт нәфрәтле караш тойган, бер дусты булмаган җан иясе үзен бәхетле сизә ала микән? Юктыр.
Тормыш муллыгын кайгыртып йөрүче Гөлбикә ханым. Аның күңелендә иренә карата наз, яхшылыгын бәяләрлек татлы сүз юк. Әз генә бәхет сизсә дә, йомшарыр иде ич бу хатын-кыз! Димәк, аның тормышы да теләгәнчә барып чыкмаган.
Газетаның дубляж буенча мөхәррир урынбасары Мөхәммәтнуров. Һәр нәрсәдән уңай сыйфатлар таба, тормышка, кешеләргә гашыйк җан иясе буларак бәялибез без аны. Бәлки, ул бәхетледер?
Икенчел пландагы геройларны сурәтләргә, бәхетле булулары хакында фикер йөртү өчен, шул сүзләр җитә кебек.
Араларында бары тик Гөлбикә һәм Сәүдә образлары гына зуррак игътибарны сорый, дисәк тә, шактый гаделдер. Алар икесе дә Булатов тормышында мөһим роль уйный. Берсе, чын-чынлап яратып та, ирен бәхетсез итсә, икенчесе, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы, сөю-сөелү хисеннән мәхрүм булуы аркасында, Акмалның яшәрлеген калдырмый. Аның белән гаилә корган, әмма бераздан мул табыш китерми башлаган ирне, байлыгын тартып алганнан соң, урамга куып чыгара ул.
Әсәрдә Акмалны тулысынча аңлый, ярата торган җан ияләре дә бар. Алар — этләр. Хуҗаларын барлык адәмнәрдән аерып куялар. Аның дусларын гына үз итәләр, аның күңеленә генә таянып яшиләр. Алар хәтта баланы да Акмалның дусты Хикмәтулла картның өй астында гына таба, килгән-киткәннәрнең көчекләр белән уйнап, чит ис сеңдереп бетерүен теләми. Әсәргә исем куелу Акмал белән этләр арасындагы мөнәсәбәткә бәя бирүдән чыгып башкарылган да. Этләр өчен Акмал — патша. Аларны туендыручы, тормышларын кайгыртучы, барысын да тигез күрүче, иң акыллы кеше. Өере белән эт арасында үз урынын тапкан Акмал — кешеләр арасында ялгыз.
Мәчесе Мәүлия, күпсанлы тавыклары — Акмал дөньясының бер кисәге. Янгын шул кисәкне шактый кечерәйтә.
Акмал — этләр патшасы гына түгел, үзе тудырган, саклап яшәгән табигый бер почмакның хуҗасы да. Хайваннар арасында бөтен гомерен уздырса да, анда кыргый, вәхши сыйфатлар юк. Андый сыйфатлар, әгәр аңласаң, табигатьнең үзендә дә юк икән бит! Хайвани мөнәсәбәт кенә ерткычлык хисен уята! Табигатьнең бер кисәгенә генә зыян салсаң да, башкаларына да зарарың тия.
Ятимлектә үскән герой дөньяга үзе дә ике ятим калдыра. Ничек бәхетле булсын инде ул?! Җитмәсә, берсенең гомере вакытсыз өзелә. Әмма нәрсә яхшы: ике бала күңеленә дә әти кеше игелек орлыклары салган.
Акмал — үзенчәлекле характер. Аның язмышы гыйбрәтле. Тормыш тарафыннан гомере буе кыерсытыла ул. Үзе гадел яшәсә дә, гаделлек тантанасы өчен көрәшми, һәрбер җиңелүне йөрәге аша гына уздыра. Тормыш сынауларыннан зур югалтулар белән, рухы сынып чыга, явызлыклар корбанына әйләнә. Булдыклы, хезмәт белән генә яшәгән геройның торырга йорты, сөяргә бала-чагасы калмый. Үзе яхшылык эшләгән кешеләр, якыннары аның бәхетен җимерә. Чиктән тыш әхлаклылыгы аңа кыенлык арты кыенлык алып килә. Әхлаксызлык тамыр җәйгән җәмгыятьтә аның таланты, үз-үзен корбанга бирүе тиешенчә бәяләнми. Иң кызганычы: ул гаиләсендә тынгы, үзен аңлау тапмый.
Гөлҗиһан — минем идеалым ул
Фәймәләрдә аулак өй. Гөлҗиһан шунда килергә тиеш. Факил Әмәк үзәк героиня исемен биргән повестенда үсмер кыз белән әнә шул аулак өй, клубта узган кичәләр вакытында оешкан вакыйгалар чылбыры аша таныштыра башлый. Без, гармунчы Гыйльметдиннән узып, Гөлкәйне һичкем озатмавын, кызның үзенең дә аңа үлеп гашыйклыгын беләбез.
Ходай Гөлҗиһанга буй-сынны да, чибәрлекне дә жәлләмичә биргән. Бөтен кешенең күз явын алырдай гүзәл булса да, җилбәзәк холыклы түгел ул. Артыгы белән оялчан, сабыр, әле күзе төшкән Гыйльметдинне дә ялындыртып кына йөри. Үзен дә, башкаларны да бәяли белә, шуңа да карамастан дуслар сайлаганда алдана да. Бөтен кешенең мәхәббәте төшкән Гөлҗиһан иптәшенең көнчелеге аркасында гел кыен хәлләрдә кала. Еш кына кешеләр махсус корган тозакка да эләгә. Гыйльметдин укырга китеп баргач, нахак гаеп тагылган кыз белән егет арасындагы мөнәсәбәтләр катлауланып, аралары өзелә. Шушы ук вакытта әтисе аңа күңеле тартмаган егеткә кияүгә барырга куша. Үз сүзендә тора алучылардан булса да, кызны ни өчендер кызгану хисе җиңә, һәм ул язмышы белән ризалаша. Аны бу адымга үги әнисеннән ераккарак качу теләге дә этәрә булса кирәк.
Икенче гаиләсендә дә тынгы тапмый Гөлкәй. Бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Иптәш кызы ирен тартып алганнан соң, инде тәмам ялгыз калып, бу вакытка тузгыган әти-әнисе нигезенә кайтып егыла. Ире Әүхәтнең хыянәте аның рухын җимерә, башка ир-атларга да ышанычын киметә.
Бала белән тормыш дулкыннарына ташланган хатын язмышның бөтен ачысын-төчесен татый, тик бер вакытта да азмый–тузмый, әхлак киртәләрен узып чыкмый, намусына тап төшерми, күңелендә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен иң изге хис буларак саклый.
Бу авырлыклар бераздан инде җиңеллек кебек кенә кала. Әни кеше өчен иң начары — балаң җилкәсенә төшкән михнәт. Әхнәф тормышындагы һәр нәрсә Гөлҗиһанның теткәләнгән йөрәге аша уза. Ат чабышында, егылып, баш сөяген имгәткән, шуннан соң алмаштырып куелгандай булган Әхнәф инде үзе үк Гөлҗиһанга хәсрәт арты хәсрәт ташый, һичкемне санга сугарга теләми. Уйламыйча корган гаиләсе дә таркала. Тормышны улы, килене булып икенче тапкыр кичкән хатын сабыр анага, акыллы каенанага, йомшак куллы әбекәйгә әверелә.
Әлеге хәлләрдән соң Гөлҗиһанда гаҗәеп үзгәрешләр барлыкка килә. Яшәү мәгънәсе турында озак уйланып утырырга гадәтләнә ул. Бу үзәк героиняның рухи үсү баскычларының югарысына күтәрелгәнлеген күрсәтә.
Истәлекләр белән яшәгән Гөлҗиһан бүгенгедән исәп-хисапсыз эшләнгән яхшылыкка, эчкерсез дуслыкка мисаллар тапмый. Ә бит, уйлап карасаң, ул, элек болай түгел сыман иде, дисә дә, үзенең дә тормышы нәкъ менә дуслары, таныш-белешләре, якыннары аркасында җимерелә. Димәк, һәр чорның яманы, яхшысы бар.
Гөлҗиһан, тирәннән фикер йөртмәсәң, идеалым була да алмый кебек. Әлегә минем һәм аның язмышында үзара охшап вакыйгалар да юк, һәм мин аларның булуын да теләмим. Шулай да Факил Әмәк иҗат иткән бу образ күңел түренә кереп урнашты инде. Какча гына гәүдәле шушы татар хатын-кызындагы көчкә, аның чиктән тыш сабырлыгына, киң күңеллелегенә, ярдәмчеллегенә сокланам мин. Менә дигән Ана икәнен әйтеп үттем инде. Авыру баласын, ярым ятим оныгын карап үстерә, кеше итә. Гөлҗиһанның тышкы матурлыгы эчке сафлыгын тагын да яктыртып җибәрә. Кемнең генә аның шикелле гүзәлләрнең гүзәле була-килмәс!
Башкаларны шагыйрьләрчә нечкә тою, табигатькә якынлык белән дә аерылып тора ул. Аның яшәү рәвеше безнең өчен бер дигән өлге була ала.
Татар әдәбиятында авыл прозасы
Татар язучысы арасында авылны тасвирламаганы бар микән?! Авылда туып, авылда үскәнгә, аны яхшы белгәнгә, хэзмәт, җир кешесен борчыган мәсьәләләрне үзләренеке кеше санаганга, әдипләр авыл прозасын һәр елны яңа әсәрләр белән баетты.
Кечкенә генә язма эштә бөтен бер зур әдәбиятка күзәтү ясау һич мөмкин түгел, без дә алтмышынчы-җитмешенче елларның әдәби байлыгына гына тукталырбыз.
Сугыштан соңгы икенче унъеллыкта хөкүмәт, партия тарафыннан авылга игътибар арта төшә. Җитмәсә, илленче ел прозасы төрле сәбәпләр аркасында авыл турында бик үк дөрес мәгълүмат бирми. Язучылар күбрәк ялтыравык күренешләр белән мавыга, тормыш эченә тирән үтеп керүдән курка. Шәхес культы тәнкыйть ителгәннән соң, әдәбият та бераз җиңеллек кичерә, аның тормышчанлыгы арта, шуның белән бергә тәэсир көче дә зурая.
Әдәбиятка Р. Төхфәтуллин, В. Нуруллин, Ә. Баянов, А. Гыйләҗев кебек сәләтле каләм ияләре килә, һәм алар барысы да тере белгән авылны тасвирлау эшенә керешәләр. Заман һәм шәхес, кешенең яшәү максаты турында укучыны уйга калдырырлык әсәрләр иҗат итәләр.
Мөһәммәт Мәһдиевнең җиңелчә юмор белән сугарылган әсәрләрендә үз заманының күзгә ташланырлык уңышлары, шәхес культы китергән авырлыклар («Без — кырык беренче ел балалары») белән танышсак, Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестенда, колхозны бай яшәтер өчен, җитәкче органнар белән конфликта кергән хатын-кыз язмышын күз алдыннан кичерәбез, сугыштан соңгы авылның тирәнгә яшерелгән каршылыкларын күрәбез, Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» әсәрендә исә авылга хас тискәре күренешләрнең яшь кеше формалашуга ничек йогынты ясавы үзәккә куела, Атилла Расихның «Язгы авазлар»ында авыл хуҗалыгы белән сукырларча, доктриналарга таянып җитәкчелек итү, иҗадилык арасындагы бәрелеш күрсәтелә.
Авыл темасына язылган повестьларның күбесендә җитәкче образын тасвирлауга зур урын бирелә. Яңа тип кадрлар тәрбияләү үтә кирәк бер чорда Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар», «Күпер чыкканда» повестьлары бик вакытлы була. Колхоз рәисе вазифасын башкаручылар, байтак кыенлыклар кичеп, үз-үзләрен аямыйча эшләп, артка калган хуҗалыкларны аякка бастыралар. Шулай да «Күпер чыкканда» повестеның герое җитәкче буларак ачылып ук җитми шикелле. Ә менә «Аккан су юлын табар»ныкы — колачлы эшли алучы чын хуҗа. Ул зур максатлар, җитди уйлар белән яши, үзе артыннан башкаларны да әйди, кешеләр арасындагы кешелекле, эшлекле мөнәсәбәтләр өчен көрәшә.
Соңгы повестьтагы җитәкче шактый калку сурәтләнгән, ул вак-төяк кичерешләрдән, вакчыл уйлардан азат, дип әйтсәк тә, ялгышмабыздыр.
Мөсәгыйть Хәбибуллинның әлеге темага язылган «Чоңгыллар» романы алда саналган әсәрләрдән бераз читтәрәк тора. Аңа үз чорындагы авыл тормышын үткән белән бәйләп язу хас.
Алтмышынчы-җитмешенче еллар авылын тасвирлаган проза реаль җирлеге, күтәрелгән проблемаларының актуальлеге белән истә кала. Бу темага язылган хәзерге әсәрләргә алардагы саллылык, геройларның калкулыгы җитми сыман. Соңгы елларда татар прозасы, омтылышлар ясап караса да, үрнәк булырлык яңа тип җитәкче образларны да тудыра алмады шикелле.
Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр
Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәрләр арасында Рәфкать Кәрами иҗат иткән «Каргышлы этаплар» романының үз урыны бар. Башкалардан аермалы буларак, автобиографик җирлеккә таянмаса да, ышандырырлык яза, тетрәндергеч вакыйгалар таба ул.
«Каргышлы этаплар»ның үзәк герое Мотаһир Фарукшин ун ел гомерен тимер чыбыклар эчендә заяга уздыра.
Әсәр «Шомлы мең тугыз йөз утыз җиденче ел...» сүзләреннән башланып китә, һәм беренче абзац «Халык ышанычын югалта башлады» дигән юллар белән тәмамлана. Партия җитәкчеләре оештырган фаш итүләр процессына тартылып, ил халкы тулаем иманыннан ваз кичкәндә, һич югы аерым бер өлеше генә дә кешеләр язмышына битарафланганда, кем дә булса намусын саклап кала ала микән, дигән уйлар белән вакыйгалар агымына килеп керәсең.
Романның экспозициясендә без бәхетле Мотаһирны күрәбез. Ул яңа йорт җиткергән, авылда медпункт ачып җибәргән, шунда фельдшер булып эшли, өч яшьлек малае бар, һәм хатыны Мөсәмирә икенче балага авырлы. Яңа гына мунча кереп чыккан яшь гаилә киләчәккә өмет һәм бәхет хисе белән яңа көнне дәвам итмәкче. Шулвакыт ишектән узган милиционерлар, беразга гына, дисәләр дә, Мотаһир ун елга гаиләсе күзеннән югала.
Геройларның үткәне белән таныштыру шактый тиз бара. Әз генә вакыт эчендә без Мотаһирның ревкомиссия рәисе, әти-әнисенең гади колхозчы икәнлеген белеп алабыз. Төп герой үзе сизмәсә дә, без инде аның дошманы тәкъдиме белән Баллы Күлдә яшәүче икенче кеше урынына кулга алынуыннан да хәбәрдар. Хокук сагында торырга тиешле прокурор да шушы гамәлгә фатихасын бирә һәм рәсмиләштереп тә куя. Дөрес, гадел яшәүче Мотаһир болай да концлагерьга җибәрелер иде, әмма сюжет сызыгын башкача кору герой кичергәннәр өчен борчылуны көчәйтә, әрнү хисе тудыра.
Геройның тоткынлыкта күргәннәре бик тиз алмашынып тора: ул бер-бер артлы дусларын югалта, бер эш урыныннан икенчесенә күчә. Лагерьның авыр көннәре намуслы, миһербанлы кешеләр тарафыннан җиңеләйтелә. Мотаһир үзе дә тоткыннарга ярдәм итү юлына баса. Чирли дип, кешеләрне шифаханәләргә урнаштыра, авырлыгы ким дип, авылларына кайтарып җибәрү хәстәрен күрә. Һәркемгә кулыннан килгәнчә медицина хезмәте күрсәтә, абруй казана. Ун ел узгач, җитәкчеләр аңа гаиләсен алдырырга тәкъдим ясый, авылда ни көткәнлеге хакында кисәтә. Гомерен туган җиренә багышлаган герой ризалык бирми. Ә бәлки, язмышының иң авыр көннәре узган бу урынны аңа онытырга да кирәк булгандыр.
Роман Сталин лагерьларының афәтен сурәтләү белән генә чикләнми, аның хакында гына сөйләсәк, безнең язмабыз да берьяклырак булыр иде. Автор Мотаһир һәм Мөсәмирә күргәннәрне чиратлаштырып тасвирлый. Ул моның белән илнең һәр кешесе шул ук тимерчыбыклар эчендә яшәде, дигән фикер тудырырлык җирлек хәзерли, чөнки хатыны кичергәннәр дә Мотаһирныкыннан җиңел булмый. Халык дошманнарына кайда да — бер үк мөнәсәбәт.
Ике төп герой да тормыш авырлыкларын, сынауларын намусларына тап төшермичә уза.
Мотаһир авылга кайтканда, халык дошманнарының аклану еллары башланган була. Ул хакимият, суд органнары тарафыннан гаепсез дип таныла, Тавис гафу үтенә, күрше авыл Мотаһиры да килеп чыга. Тора-бара аңа авырлык китергән кешеләр бер-бер артлы җәзасын алып, үлеп тә китәләр. Тависны әнә шул үлем тырнагыннан алып калган Мотаһир гына күңелендәге рәнҗешне оныта алмый. Дошманына кылган игелеген табиблык вазифасын үтәү генә дип атаса да, без аның теләсә кайсы очракта да, башка һөнәр иясе булганда да, кешегә ярдәм кулы сузачагына ышанабыз. Аның башкалардан өстенлеге, бөеклеге — әнә шунда да.
Рәфкать Кәрами сюжет сөйләү белән генә чикләнми, илнең үткәненнән бик кирәкле мәгълүматлар да биреп бара. «1935 елның беренче гыйнварыннан 1941 елның 28 июленә хәтле генә дә 19 миллион 840 мең «халык дошманы» кулга алынган»,— ди ул. Шуларның 7 миллионы атып үтерелгән икән! Калганнарының күбесе лагерьларда һәлак булган. Илнең иң затлы кешеләре — галимнәр, язучылар, командирлар, җитәкчеләр — әнә шундый язмышка дучар ителгән. Алар турында 19 миллион 840 мең роман язарга мөмкин икән бит!
Шул ук вакытта бөтен ил җинаятьчегә әйләнә барган: әләкчеләр, кеше үтерүчеләр, башкалар хисабына яшәүчеләр артканнан арткан. Аларга лагерь кысаларында да, гадәти көн күрүчеләр арасында да яшәү җиңелрәк. Сөрелгәннәрнең актык ризыкларын талап, хәлсез булсалар, кыерсытып, бер-берсен үтереп, кыздырып ашап, гомерләрен саклап калган кешеләр саны да аз түгел. Алар өчен әхлак, намус төшенчәләре юк. Тормышта барысы да җәзасын да алмый. Шулардай берсенең бик бәхетле кыяфәттә поездда китеп барганын Мотаһир да күреп кала.
Язучы тасвирлаган лагерь тормышы Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләҗев сурәтләгән тоткыннарныкыннан аерылмый диярлек, әмма аның романында тарихта билгеле булган шәхесләр телгә алынмый. Бу аңлашыла да. Ибраһим һәм Аяз агалар, үз күргәннәреннән чыгып, әдәби әсәр язган.
Сталин лагерьлары алып килгән төп афәт — шәхесне таркату, ди автор. Яхшы кешеләр дә кайвакытта зур авырлыклар каршында бөгелеп төшә. Укучыны төп герой Мотаһирның алай эшләмәве, кешелек сыйфатларын югалтмавы сөендерә.
Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында
Кулыма Җәүдәт Сөләйманның «Ямаулыклар» китабы килеп керде. Шуны укып чыкканнан соң, мин үзем өчен яңа шагыйрь ачтым.
Дүрт тематик кисәккә бүленгән китапның эпиграфлары ук игътибарны туплый, кызыксынуны көчәйтә. Алар бүлек эчтәлеген дә шактый төгәл гәүдәләндерә икән.
Шагыйрь милләтне саклау проблемаларын яктырткан фәлсәфи шигырьләрне уртага куйган. Фикер бик тирәнгә яшеренгән, образлар тыгыз тупланган анда. Дөнья яратылышын, тән һәм җан берлеген тасвирлаган әлеге әсәрләрнең лирик герое — гомумән Кеше. Ул шагыйрь, «мин» итеп кенә дә күзалланмый. Кеше, иң беренче чиратта, Алланың колы. Шул ук вакытта ул аның вәкиле дәрәҗәсенә дә күтәрелә ала.
Әлеге Кешенең яратылышы турында да уйлана шагыйрь. Сәбәбе — ни дә, максаты — ни?
Бу дөньяның дәвамында нинди бәһаң?
Я соң аңа кирәк микән акыл я фән?
Табигатьтә, киләчәктә ни өлешең?
Нигә килдең бу дөньяга, ни йомышың?
(«Кем син, кеше?»)
Шагыйрь уйлавынча, Кеше тән һәм җан берлегеннән тора, дөньяны аңлау өчен яши. Ә дөнья мизгел эчендә туа, мизгел эчендә үлә... Бу сүзләр безне ахыр чиктә Коръән фәлсәфәсеннән үк килгән, җирдәге дөньябыз үлчәнгән, мәңгелек янында вакытлы, дигән фикергә алып чыга. «Тән һәм җан» шигыренең асыл мәгънәсе әнә шул.
Әлбәттә, дөньяга килгән Кеше Сөю, Ирек, Мәхәббәт турында баш вата. Бәһасен, кадерен соңгы сулышта, тыны кысылганда гына аңлый. Бүлеккә кергән исемсез шигырьләрнең шактыенда шул фикерләрнең чагылышын табарга булыр иде.
Сөләйманның лирик герое — хакыйкать эзләүче. Җаны чирләп бетсә дә, башкалар өчен борчылудан туктамый, бөтен кешеләрдәге газапларны һаман да шул үз җаны аркылы уздырырга тырыша.
Җәүдәт Сөләйманга кызганып язу хас, әмма төчелек, сентиментальлек рәвешендә түгел. Газапларын эченә йоткан герой вакыт-вакыт дөньяга елмаеп та карый, аннан яратырлык, үзен оныттырырлык мизгелләр эзли. Дөньяда аклы-каралы төсләр чиратлаша, дип тә еш кабатлый ул.
Бербөтен дөнья тишкәләнгән, ямаулык салырга кирәк. Ул яңа һәм искедән тора. Бу фикерләр дә алда әйткәнгә аваздаш.
«Ә һәлакәт якыная минут саен» шигырендә дөньяның каршылыклардан торуы, диалектикага нигезләнүе тагын да ачыграк күренә:
Мин — бер, мин — күп,
Мин — су, мин — ут,
Җан — мәңгелек, яшәү — минут.
Мин — бер җиһан, мин — бер нокта,
Мин — бер галәм һәм хәтта... юк та.
Җ. Сөләйман иҗатында Көнчыгыштан килгән традицион калып һәм образлар файдаланылмый диярлек. Шулай да үзенең фәлсәфи тирәнлеге, аерым образларны куллану рәвеше белән көнчыгыш шагыйрьләренекенә күбрәк тә тарта шикелле. Бертуктаусыз вакыт алмашынуны һәм вакытлар бәйләнешен, чорның узып баруын тою, аны ничек дәвам итү, тарихта эз калдыру турында уйлана шагыйрь. Мәхәббәтне дә, көнчыгыш шагыйрьләре кебек, дөньяга килгән кешенең күңелен ахыргача биләгән бер гамь, яшәү, иҗат көче тудыручы хис итеп карый. Лирик мин Мәңгелектә аңа биреләчәк бәяне эзли, сөю газапларының узачагына өметләнә.
Шагыйрь газаплар аркылы туган матурлыкка аеруча табына, аңа гына соклана:
Тәмуг утында ярала Асылташның гүзәле.
(«Өзгәләнмә»)
Газаптан туган матурлыкка сокланам.
(«Матурлык»)
Аның һәр гашыйк герое диярлек капма-каршы халәтләр дөньясында яши:
Табигатьтә бар туу да, Бар яну, бар сүрелү...
(«Туй уңаеннан»)
Лирик геройның теләкләре дә каршылыклы. Күзгә ташланып торсын өчен, шагыйрь капма-каршы мәгънәдәге сыйфатламаларны еш кына янәшә куя:
Нык гаилә — йомшак бәгырь,
Озын гомер — кыска шигырь,
Салкын акыл — кайнар йөрәк...
Олы табыш — кече сагыш,
Тәңгәл килсен теләкләргә
Ләүхелмәхфүздәге язмыш...
(«Теләкләр»)
Шагыйрьнең иң ихлас, иң тирән мәхәббәте — милләтенә. Аның турындагы шигырьләрендә сагышлы халык икәнлегенә гел басым ясап тора, сагышының ерактан килгән һәм бүгенге сәбәпләрен ачарга омтыла. Китапта милләтпәрвәр дусларына, милли хәрәкәткә, дәүләт атрибутикасына, үзгәртеп кору елларының һәрбер яңалыгына багышланган шигырьләрне очратырга мөмкин. Бер карасаң, аларга багышлап, публицистик рухтагы поэтик әсәрләр генә язып була кебек. Турыдан ярып, усал итеп, тәнкыйтьләп. Талантлы шагыйрь тапталган юлдан китми. Көтелмәгән образлар эзли һәм таба:
Татарстан ярасына,
ак бинт булып,
Ай сузылган...
(«Татарстан флагына карап...»)
Милли мөстәкыйльлекнең чынбарлыкта булмавын, аның халыкның ярасы икәнлеген, милли атрибутикабызны да үзебез теләгәнчә сайлый алмавыбыз хакындагы фикерләрне, моннан да образлырак һәм асмәгънәлерәк итеп, тагын кем әйтер иде икән?!
Шушы газаплы дөньяда халык бәхете өчен көрәшүчеләр — иң зур каһарманнар, ваемсыз милләтләр — юк ителүгә дучар. Төп фикерләрнең берсе — әнә шул.
Милләт язмышын чагылдырган бүлекнең соңгы шигырендә без тагын бер кат ямаулык образы белән очрашабыз. Аның әсәр башындагы мәгънәсе тагын да киңәя төшкән. Ул лирик герой башкарган эшләр, аның чуар дөньясын гына аңлатмый. Ямаулык дөньядан киткән милләтләр калдырган эз булып та ачыла. Ямаулык, ни кызганыч, сүтелеп ташланырга да мөмкин. Шул ук вакытта хәтта тузган киемдәге ямаулык та күзгә ташланып, җанны көйдереп тора. Үзенчәлекле күзаллаулар тудыра бу шигырь.
Җәүдәт Сөләйманның герое шундый хакыйкатькә килә: һәркем, милләте бәхетле булганда гына, үзен чын кеше итеп тоя, башкалар кичергән сөенеч хисләрен кичерә.
Яңа китап укыгач
Авыл китапханәсенә татар телендә нинди генә китап кайтса да, укымыйча калдырмыйм. Әдәбияттагы һәр яңалык белән кызыксынып барырга тырышам. Китап ошаса, аны башкаларга тәкъдим итәм, тәэсирләрем белән бүлешәм.
Әхсән Баяновның «Урланган ай» дип исемләнгән повестьлар җыентыгын бер сулыш белән укып чыктым. «Җәй белән җәй арасы» әсәренең кечкенә күләмдәге беренче бүлегеннән туган кызыксыну китапның соңгы битләренә кадәр барды. Хәер, аның бүлек саналуы бераз сәеррәк тә, чөнки бары кереш, башлам вазифасын үти.
Малай төш күрә. Үсмер дә төш күрә. Икесе дә чабышкы рәвешендәге бәхет атына атлана. Берсенеке кача, икенчесенеке хуҗасын егып ук төшерә.
Буш кул белән калган үсмерне әле хатын-кыз бәхетле итә ала. Ир-атка әверелгәч, төшендә үзен әсир иткән кызга чәчәкләр өзеп бирә, аның белән мәхәббәттә аңлаша. Уянса, юрганын кочып ята, имеш.
Картлык көненәчә ул аларның һичберсен дә онытмый һәм, әллә гомер — юш килгән төш кенәме соң, дип баш вата.
Әлеге кешенең исем белән бирелмәве башламга тормыш фәлсәфәсен уздыру функциясе йөкләтелгән булуны күрсәтеп тора.
Икенче бүлектә без шул сорауга җавап эзләүче җитмештән узган Ильяс карт белән очрашабыз. Әле ул колакка да каты түгел, күзләре дә сизгер, йорт тирәсендә матавыклануы аның гаиләдә дә кирәклеге хакында сөйли.
Ильяс абзыйның күңелендә, язмышына буйсынып, бәхет эзләп йөргән кешенең тынгысыз тормышы турында аянычлы нәтиҗә бар. Талканнарының тыныч бәхет булмавы көн кебек ачык, ди ул. Күргән-белгәннәре арасында атын саклап кала алган Фәтхелисламнан гына көнләшерлеге бар аның.
Бәхет — багана, утыртсаң, утыра, аударсаң, ава, дип тә өсти әдип. Шулай икән, бәхетле булу кешенең үзеннән дә тора ич!
Ә бәхетнең чиге бар. Балачак хатирәләрендә, хыялларында изрәп утырган картны, шул хакта уйлап куюга ук, аяз көнне яшен суккандай итә. Ямаулы карга бер чебешен алып китә, карчыгы Бәһрәмия аннан күршеләре алдында адәм көлкесе ясый.
Кеше бәхетсезлекне дә чикли ала. Ильяс әнә, бүгенгенең газапларыннан качып, чишмә буена килә һәм сөйгән ярын хатирәләренә дәшә. Аны очраткан җәй белән җәй арасында кырык ел икән. Шулай итеп, икенче бүлектә әсәр атамасына салынган мәгънә ачыла башлый. Калган кисәкләр Ильяс карт гомерендәге җәйләрнең һәрберсен диярлек берәм-берәм тасвирлый. Аны атсыз калдырган, сугышка алып киткән, хатынлы иткән, балалар шатлыгы китергән җәйләр бар. Ә кышлары... Ильяс абый алар хакында сөйләми диярлек, үзен бәхетле иткән җәйгә тиң кышларны гына тасвирлый ул. Ел фасыллары бер-берсенең урынын ала. Бәхетсезлек алып килгән җәйләр — кышка, сөеклесе белән янәшә яшәткән кышлар җәйгә әйләнә.
Ни җитми кешегә? Үзеннән дә зуррак санаган, хөрмәт иткән, яраткан кызга өйләнә ләбаса! Һәм, гаиләсен, үзен тәмам онытып, җыры белән әсир иткән Рәгыйдәгә үлеп гашыйк булып, аларның театр труппалары артыннан сабый бала кебек ияреп йөри.
Сугышта сәламәтлеген югалткан ирнең кешеләргә, һич югы кемгәдер кирәк буласы, сөясе-сөеләсе, үзен аңлаучы табасы, сәхнәдә артист итеп тоясы килә. Ул — рухы, яшәү рәвеше, дөньяны кабул итүе белән чын сәнгатькәр. Хисләр дулкынында яши, талант алдында баш ия, матурлыкка табына. Авыл тормышы бик якын булса да, печән чабар, балалар үстерер өчен генә яратылмаган ул. Аның шул авыл кешесенең күңелен күрәсе, көннәрен бизисе, хәленә керәсе, сәхнә аркылы аңа гыйбрәтләр җиткерәсе килә. Геройның гаилә коруы да шул хыяллары белән бәйле. Юкка гына китапханәче кызны, кичәләрне башлап йөрүчене кияүгә алмый бит инде ул!
Бәһрәмия — начар хатын-кыз түгел, авыр сугыш елларында ничә баланы исән-имин яшәтә, йортны төзек тота, әхлагын да бозмый, ярдәмгә яраксыз кайткан иренә дә авыр бәрелми, әмма кырыс заман андагы иң уңай сыйфатларны юкка чыгара. Хыялыйлыгын югалта, сәхнәдән күңеле бизә, артыгы белән тормыш мәшәкатьләренә бата. Берәүгә нәкъ менә аның кебек хатын бик ошар иде дә. Ильяска — юк, ул, китаплар яндырганда, Бәһрәмиянең пьесалар җыентыгын яшереп калдырудан куркуын аңламый, аның беретка урынына гади яулык киюен дә яратмый. Хатынының картаеп китүенә дә күңеле әрни ирнең. Тормышны да рольләр башкару дип бәяләгән Ильяс өчен Бәһрәмия башкарган ирләр роле ошап бетми, шул ук вакытта ул бу рольне үзе дә уйнарлык хәлдә түгел.
Ильяс тормыш үзгәрешләренә заман авырлыклары сәбәпче икәнлеген аңлый, әмма элекке Бәһрәмияне табу өчен, һич көч түкми. Ул үз идеалын икенче берәүдә — Рәгыйдәдә күрә.
Кинәт кабынган мәхәббәт уты гомер ахырынача озата бара аны. Ә бит, бер уйлап карасаң, Бәһрәмиянең яшәү шартларына куелса, Рәгыйдә шул ук вазифаларны җилкәсенә алыр иде. Артистлар башкачарак көн күрә, уйлый шул. Ильяс хакына гаиләсен таркатудан да курыкмый Рәгыйдә, әмма, иремнән баш тарттым, дип белдерсә дә, алай ук булмавы да күренә. Яшьләрчә кабат сөю хисе белән әсәрләнгән Ильяс аннан күңел биздерерлек сыйфатлар эзләми, сөйгәнен һичбер нәрсә өчен гаепләми. Кызның гаиләле кешене яратуы гадел, табигый тоела, ул үзен бары Рәгыйдә белән генә күз алдына китерә. Салкын сулы елга аша бер-берсенә каршы килгән ике җан бу яратуның үлемнән дә көчлерәк икәнлеген исбатлый.
Кеше күңеле — төпсез кое. Ул бәхетен һәрвакыт читтән эзли. Язучы да монда һичкемне гаепләми, берәү дә моны дөрес түгел дип санамый. Сюжет шундый ки, һәр кеше, үз карашларыннан чыгып, геройларга мөнәсәбәтен тудыра ала. Милли традицияләрдә тәрбияләнгән укучы, әгәр Бәһрәмия белән Ильяс урыны алмаштырылса, һичшиксез, хатынны тискәре тип дип бәяләр, иренә хыянәтен кичермәс иде. Әмма аның бу очракта гаилә җанлылыгын бәяләп бетерә алдымы икән? Шикле, чөнки җитмешкә җиткән Бәһрәмия тупас телле, усал бер кортка итеп бирелә, әйтерсең Ильясның карчыгына битарафлыгында аның теле гаепле. Үзен көтеп алган хатынында тормышка мәхәббәт, нечкә хисләр уяту өчен, нәрсә эшләде соң Ильяс?! Аны яңадан табарга омтылыш ясап карадымы? Һич юк! Сәхнә тормышы өчен тулаем туры килгән Ильяс — гадәти тормышка сәләтсез, көрәш рухыннан мәхрүм бер герой ул. Өйләр салып, байлык туплап яшәүче таза хәлле гаиләсендә бер күзәтүче, философ булып кына яши бирә. Дөрес, кайвакыт ул оныклары белән дуслашырга омтылыш ясап карый, инде тегеләре бабаларын аңламый. Ильяс аларда тагын да шул үзенең балалык еллары эзләрен күрергә теләп ялгыша. Чор башка, хыяллар башка. Ике уч җиләк өчен ярышу үз уеннары белән мәшгуль балаларга бер мәгънәсезлек кенә тоела. Алар тук, алар шат, алар әлегә үзләренчә бәхетле. Аларны ат, Дүртөйле театрының булмавы борчымый.
Берничә катлаулы чорны узган Ильяс соңгы җәендә иң аянычлы нәтиҗәләрен ясый кебек. Үз гомерен, танышларының гомерен кабат күз алдыннан кичереп, һичберсенең бәхетле булмавы хакында уйлый. Болар өчен гаепне инде үзе үк заманга сылтый. Ильяс иң шәп яшәгән Фәтхелисламга караганда әле бәхетлерәк тә икән. Аның һич югы Рәгыйдәсе булган.
Сабый чактан ук ат, мәхәббәт, гаилә турында хыял яшәткән Ильясны. Ә менә Рәгыйдәсе... Ул — мәхәббәттән дә көчлерәк тойгы. Бу образ — бер үк вакытта Хәмдия дә, Галиябану да. Гомерлек хыял, авыр вакытларда исән саклаган тойгы. Шулай итеп, укучы да Рәгыйдәгә мәхәббәт гади мәхәббәт булмавын аңлый, һәм Ильяска тап төшерерлек һични калмый. Рәгыйдә көнкүреш мәхәббәте түгел икән. Ул үзенә яшь хатын-кыз, сәхнә, әдәби геройлар, сәнгать образын да сыйдыра.
Кешенең бәхетсезлеге күп очракта башкаларның үзен аңламавына барып тоташа. Ильяс авылдашлары өчен чит, ят. Җитмәсә, үзе шундый чиксез киң, бай, матур дөнья адәм баласы теләгәннең чиреген дә бирә алмый. Ә бит кеше хыяллары, бер карасаң, алай ук чиксез дә түгел. Аңа назлы яфрак шыбырдавын шыксыз авазлар бүлмәве кирәк. Җанлы кеше тормышның һәр күренешеңдә үзенә бер кызык табарга һәм аны ямьсез кабул итмәскә тиеш. Яшәү мәгънәсе — шунда да. Чебешне типкән ямаулы карга, әнә шул яшәү мәгънәсенең иң зурын — Рәгыйдәне күтәреп, тормыш күгендә югала. Картның өне, төше бергә бутала.
Ә «җир өстендә япь-яшь җәй тантана итә».
Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек
Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәре басылып чыккач та, вакытлы матбугатта роман хакында шактый гына фикерләр күренде. Шулардан педуниверситет галимәсе Әлфия Мотыйгуллинаныкына тукталасым килә. Ул Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фатих Хөсни әсәрләрендә Нуриәсмага охшаш героинялар булуы хакында әйтә. Әлбәттә, аны Нәфисә, Нурия һәм башкалар белән чагыштырып, зур фәнни хезмәтләр язып булыр иде. Мин исә Нуриәсманы тасвирлап бирергә һәм башкаларга уйлану мөмкинлеге кылдырырга телим. Әгәр дә ул — шактый типик образ, татар хатын-кызына чынлыкта да охшаш икән, без үзеннән-үзе традицияләрнең дәвам итүе турында фикергә киләчәкбез.
«Таң җиле» әлеге дә баягы Нуриәсманы табигать кочагында сүрәтләүдән башланып китә. Исеменә үк нур сүзе кергән героиняны без яшь кыз кебегрәк кабул итәбез, һәм вакыт-вакыт ул таң образы белән дә кушыла. Нәкъ менә мәңге саф булып туучы таң Нуриәсманы яшәртеп күрсәтә дә инде. Бары тик бераздан гына без аның өлкән яшьтәлеген чамалыйбыз, һәм, туар көнгә хәер сораганнан соң, автор соңгы җөмләне өсти: «Хәере белән килмәде бу көн». Вакыйгалар шактый кызу алмашынырга тотына, хәвеф көтү дә көчәйгәннән көчәя бара. Ул да булмый, Нуриәсмага күршесе Гарифҗанның авыр хәлдә шифаханәгә озатылуы, иренең туганы Рәмзинең үлүе хакында хәбәр килеп ирешә. Күрше-күләнне үзара ызгышлардан аралап яшәгән, әхлагы белән аерылып торган хатын шул ук көндә барысына дошман була да кала. Суд тикшерүчесенә дөресен сөйләгән Нуриәсма ике ут арасында көн итә башлый. Я үзенә яла ягарга кирәк, я күршесе хөкем ителәчәк. Нуриәсма дөреслек юлын сайлый. Аны башкалардан аерылып торуда гаепләүләр китә. Ә соң үзеңчә, намуслы яшәү начармыни? Һәм безнең күз алдыбызга тырышлыгы белән, туры сүзлелеге белән таң калдырган Миңлекамал, Нәфисәләр, тормышта юлын тапкан, рухи, үсеш-үзгәрешләр кичергән Нурияләр, рухи авырлыкларга бирешмәгән Мәдинәләр килеп баса. Шуларның барысының башына Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын куям мин. Кешелеклелеген саклап калу өчен, иманына тугры булу өчен, аннан да авыррак тормыш юлы узган башка хатын-кыз телемә килми.
Нуриәсма Нәфисәләр кебек үк тырыш, колхоз милкенә кул сузмый, аның эшләрен үзенеке кебек башкара, байлык җыймый, күңелен йортына, баласына бирә. Тормышны үзе тартып бара. Дөрес, ул да хаталардан хали түгел. Төпчеген авылда калдыру, гайбәте чыккан кызга өйләндермәү өчен, ул кайчандыр Мизхәтнең сөйгәне Зөбәрҗәттән авылдан чыгып китүен үтенгән, әмма, вакытлар узгач, ялгышын таныган, төзәткән. Башка балаларын да еш кына зур бәхетсезлекләрдән саклап калган ана. Шәрифҗаны эчкечелек юлына баскач, җаен табып, аралашкан даирәсеннән еракка җибәргән.
Кешеләр арасында, алар өчен яшәгән Нуриәсма бу дөньяда үзен ялгыз хис итә. Ә менә совет чоры әдәбиятында без күбрәк кайгылардан коллектив ярдәме белән чыккан, аны үзенең терәге итеп тойган геройлар белән очраша идек.
Намуслы яшәү рәвеше Нуриәсманың канына сеңгән, башкаларга яраша алмый, аларның каргышыннан курыкса да, үз-үзенә хыянәт итми. Ире Сәгыйдулланы эшләгән эшләренең хөкемдары иткән ул. Күзгә күренмәсә дә, вакыйгалар барышында катнаша Сәгыйдулла, әйтерсең аның рухы үз нигезендә мәңге яшәячәк.
Нуриәсма — калку образ. Ул идеалдагы герой дәрәҗәсендә. Мондый көчле рухлы татар хатын-кызларын тормышта еш күрергә мөмкин. Шулай булгач, аны тормышчан санарга кирәктер. Көрәшче булып яшәү үзенекен итә, хатынның йөрәге туза, һәм ул өянәк чире белән егыла. Нәкъ менә Нуриәсма хасталангач кына, бөтен авыл халкы кемнедер югалта язуына төшенә, аның бәхиллеген алып калырга өметләнә. Гыйздениса, хәтта ки Хәдичә дә гөнаһ белән яшәргә теләми, соңгысы аның Сәгыйдулласы белән йөрүен әйтеп калырга ашыга. Баксаң, бу да Нуриәсма өчен яңалык булмаган. Тешен кысып, эченә йоткан ул аны һәм бервакытта да ут күршесенә зыян салмаган. Иренең хаталануы сәбәпләрен үзеннән тапкан, чөнки хатын эчке сөю белән яраткан, акылны өстен куйган, тыенкы тәрбияләнгән, ә ирләргә интим мөнәсәбәтләрдә башка төрлеләр ошыйрак төшә. Менә шуларны аңлагач кына, Нуриәсма үз ялгышын төзәткән, уйламаганда-нитмәгәндә табигать кочагында иренә җаны-тәне белән ачылган. Шул яратышу җимеше булып, Мизхәт туган. Ирен гаиләсенә, балаларына кайтарган Нуриәсма.
Героинябызның киң күңеллелегенә чикләр юк: иптәш кызының җилдән тапкан Фәритен дә үзенеке кебек үстергән, үлемгә атлаган Маратны да кеше иткән ул.
Зур йөрәкле ананың бу дөньядан китәсе инде балаларына да сер түгел. Бары тик соңгы эшләргә нокта куелмаганга гына сузыла, ерагайтыла ул көн. Әйе, Нуриәсма белән хушлашабыз. Дөньяны хәмер белән агулаган Бәрия генә бәхиллек ала алмый аннан. Ә бит, уйлап карасаң, вакыйгаларга әнә шул хәмер дигән нәрсә килә дә керә, килә дә керә.
Әсәр башында бераз ясалмарак тоелган, телен төчеләндеребрәк күрсәткән таң күренеше тора-бара башкачарак тәэсир тудыра. Тормышы, бәхете китек чакларда, кешеләр арасында урын тапмаган Нуриәсма таңнарда кояш чыгышын карарга чыга торган булган икән. Ул аннан киләчәгенә хәер-фатиха сорап яшәгән. Көннең хәерлесе, кызганычка каршы, карчык үлгәндә генә килә. Яшәү өмете биргән Таң образына тиңләштерелгән Нуриәсма белән хушлашу укучы өчен бик авыр мизгелгә әйләнә.
Татар әдәбияты традицияләрендә, олы җанлы, зур мишәргә сәләтле итеп тасвирланган хатын-кыз ул Нуриәсма!
Татар әдәбиятында тарихи тематика
Соңгы елларда тарихи роман жанрының җанлануы бәхәссез. Мәктәп дәреслекләренә кергән әсәрләр генә дә никадәр! Әмма мин үз фикеремне әйтергә телим, шуңа күрә язма эшемдә Флүс Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет» әсәренә тукталырга булдым.
Әдипнең «Хыянәт» романын укучылар беләдер, ул үзенең көтелмәгән вакыйгалары, геройлар тотышындагы «егетлек» белән, француз әдәбиятында заманында бик популяр булган «рыцарьлык» романнарын хәтерләтә. Мәгълүм тарихи вакыйгаларны үз эченә алмаса, укучы тарафыннан тулаем шулай кабул ителгән дә булыр иде.
Маҗаралылык ноктасыннан караганда, «Ишелеп төшкән бәхет» романы да үзенең элгәресеннән калышмый. Үзәккә бер татар авылында үскән егет язмышы куелган, ул мең төрле җепләр аша милләтенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән бәйләнгән. Әмма, тыштан караганда, бу сизелми дә. Без аны башта күргәзмәгә килгән гап-гади бер кеше кебегрәк кабул итәбез, тик аны башкалардан америкалыларның әманәтен алу гына аерып куя. Әлеге күрешү сюжет тудыруда этәргеч булып тора. Ул безне әле Сирин тирәсендәге, әле Илдарга бәйле вакыйгаларга ияртеп алып китә. Әйтерсең очрашу очраклы булмаган. Мөһаҗирлектә яшәгән ватандашларыбызның әманәтен тапшырырга нәкъ менә Сирин лаек. Шул ук вакытта бу әманәт Сиринне алар белән бер рәткә үк куя: дошманнар исемлегенә кертә.
Язучы исә геройларны башкача бүлә. Бер төркем — гаделлек тарафдарлары, икенчесендә — гаделсезлек иленең сакчылары. Беренче төркем үз эченә СССР да үз бәхетен тапмаганнарны, аны читтән эзләгәннәрне берләштерә. Болар — тәгаен шәхесләр. Агишлар, Акчуриннар һәм Сирин, Асия кебекләр, Нәсел-нәсәбе «дәүләт иминлеге» сагындагы Дамир Гыймаев, Майорчук һәм башкалар ни дәрәҗәдә тормыштан — без белмибез.
Язмыш төрле төркемгә керүчеләрне бик кызыклы очраштыра килә. Үзара чагыштыру, кешеләр әхлагының тәрбиягә, әти-әнисеннән алган үрнәккә бәйлелеген ассызыклау, имәндергеч күренешләрнең сәбәпләрен үткәндә итеп күрсәтү өчен, шулай эшли язучы. Бу җәһәттән, романның эпилогы бик кызыклы.
Язучы төрле вакыйгалар чылбыры аша чит илгә нәкъ менә милләтнең каймагы киткәнлекне, алардагы югары әхлак, бердәмлекне күрсәтә. Чит илләрдә бай яшәсәләр дә, дәрәҗәләре булса да, алар гомерләрен милләтнне мөстәкыйль итүгә багышлаган. Шуңа ирешмәү аларның рухын китек итә. Эшләре, тормышлары безгә ишелеп төшкән бәхет кебек тоелса да, алар теләгән бәхет түгел, хәтта ки җимерелгәне хисабына бирелгән өлеш кенә.
Бәлки, Сирин Сабиров — шул милләтнең фәнен, үз иленең данын үстергән ир бәхетледер? Юк шул. Ул иң элек яшь вакытында, укуга сәләтле вакытында хәрби хезмәткә озатыла, сәбәбе дә шәхси мөнәсәбәтләр җирлегендә генә: кемгәдер, әйтик, шул Дамирга, аны Асиядән ерагайту кирәк.
Армия үз файдасын эшли: кешеләрне танырга өйрәтә, физик чыныктыра, чын дуслар белән очраштыра. Хезмәт срогы да тулып килә. Менә, менә бәхет ишелеп төшәчәк... Тагын барып чыкмый: химик матдәләр белән агуланган егетләр бер-бер артлы гарипкә әйләнә, йөргән кызларыннан аларны да бәхетсез итмәс өчен баш тарта. Шәхси бәхет Совет Армиясенең мәгънәсезлекләренә корбан ителә. Өйрәнүләр вакытында хәлне чамалап алган егетләр саклык чаралары күрәләр һәм өлешчә сәламәтлекләрен дә саклап калалар.
Ниһаять, Сирин үзен фән дөньясында таба кебек. Яшь килеш дуслары дөньядан киткәнне йөрәге белән кичергән «профессор» ничек бәхетле була алсын инде?! Аның һәр киче сыра залларында тәмамлана. Димәк, яшәве — шешә белән, дусты, сердәшчесе дә — шешә. Һәм ул гаделсез дөньяда бернинди фәнни дәрәҗәләргә дә ирешмәгән. Тора-бара «профессор» юкка чыга. Әллә солдат хезмәтендәге чир, әллә иминлек «сакчылары» юк итә аны. Автор фаразларны безгә калдыра.
Романда тулы бер чор сурәтләнгән. Кешене бәхетле итәр өчен җитәрлек бер чор. Совет хакимияте чоры. Ә бит шул заманда башкаларны хөкем иткән башкисәрләр дә бәхетле булмаган икән. Аларыннан дуслары, милләте йөз чөергән, чөнки кешеләр бәхетсезлегенең башында торганнар.
Романның журнал варианты, әйтергә кирәк, авыр укылышлы иде. Сөйләме җанлы, табигый үк түгел, автор үзе бик сизелә. Һәр герой өчен әйтерсең бер кеше уйный. Артык уйланылган, кат-кат эшләнгән кебек хис кала. Асмәгънәләр дә көчләбрәк кертелгән шикелле. Маҗаралылык документаль нигез белән үрелеп үк бетми. Китап исә бөтенләй башка! Инде эчтәлек тә үзгәргән.
Шунысын онытмаска кирәк, роман фикере белән көчле: тоталитар дәүләт яшәгән очракта җир шарында гаделлек була алмый, аны саклаучылар һәркемнең бәхетен тартып алырга гына тора, сәяси система кешенеенең корбанына әверелдерә. Чит илләрдә дә ватан юк. Дуслар табарга, хөрмәт казанырга, бай яшәргә мөмкин, тик ата-ана җире бер генә, һәм кеше бәхетен шунда табарга тиеш. Ишелеп төшәсе бәхет башкалар тарафыннан «ишелә» дә икән шул...
Йомгаклап, шуны да өстәргә мөмкин: Сирин бәхеткә дип салган юлы буйлап бәхетсезлегенә таба атлый.
Татар прозасында укытучы образы
Бигрәк тә алтмышынчы еллар башыннан әдәбиятта укытуга бәйле проблемаларны яктырту, мөгаллим образларын тудыруга игътибар артты шикелле. Сәбәбе — тормышның үзендә. Шушы чорда фән-техник алгарыш башланды. Дөрес, каләм ияләребез педагогларның шәхес тәрбияләүдә зур роль уйнауларын элек тә истә тотканнар, инде гасыр башы әдәбиятында да ассызыклап күрсәткәннәр, милләтпәрвәрләрне үстерүдә аларга зур вазифалар йөкләгәннәр.
Бу темадан шактый читтәрәк торган кебек һәм соңгырак чорда язылган әсәрләрдә дә (Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повестенда, Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар»ында һ. б.) кеше тәрбияләүне үзенең гражданлык бурычы итеп санаган укытучы образлары бар. Без аларны күркәм сыйфатлар иясе, үз эшенең бирелгәне буларак бәялибез.
Гомерләре укытучылык эшенә багышланган язучыларыбыз иҗатында бу һөнәр ияләренә игътибар аеруча зур. Шулай булырга тиештер дә. Әдип үзе белгәнне язса гына, әсәре үтә тормышчан чыга. Гомерен башта — мәктәптә, аннан университетта укыту эшендә уздырган Мөхәммәт ага Мәһдиевне генә алыйк. Аның «Фронтовиклар» әсәрен мисалга китерик.
Бу роман безнең күз алдыбызга укытучының психологик портретын бастыра да куя. Укытучы ул — баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул — баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе.
Бүгенге укытучы белән сугыш чорында, аннан соңгы елларда эшләгән мөгаллим арасында берникадәр аерма да бар. «Фронтовиклар»дагы Рушад белән Гатаны искә төшерик. Сугышта зур авырлыклар кичерү икесен дә тормыш ваклыкларыннан өстен калырга өйрәткән, алар үз язмышларын ил язмышыннан аерып карамый.
Дөрес, егетләр, кызып китеп, бернинди педагогика законнарына сыймаган гамәлләр дә кылалар, әмма әлеге гамәлләр тормыш кысаларына сыеша. Менә нәрсә мөһим икән!
Мөгаллимлек сыйфатлары буыннан буынга күчә. Әсәрдә әнә шундый фикер дә бар, шуңа күрә автор төп образ Рушадны укытучы малае итеп бирә, аның балачактан ук мөгаллим булырга хыялланганлыгына басым ясый. Тәвәккәллеге аркасында ул артка калган алтынчы сыйныфны тәртипкә китерүгә ирешә, тәртипсезлекләре белән даны чыккан Закиров һәм Әскәревләрдән дә кеше ясый.
Мәктәпкә фронтовик укытучылар кайтуның бөтен коллективка уңай йогынтысы сизелә. Үз эшләренә сүлпәнрәкләр, ялкаураклар сагая төшә, җыела.
Бала чакта алган белем соңрак сынала. Гата һәм Рушадларның укучылары да, башка җирләрдә укуларын дәвам иткәндә, әнә шуны аңлый. Мәктәптән ерагайгач, ул бөтен ваклыклары белән күз алдына килә башлый.
Укытучыны без корыч иманлы итеп күрергә күнеккән. Әдәбиятта аның шундыйлыгына мисаллар җитәрлек. Бу әсәрдәге Бәлкыйсны гына алыйк. Ул — уку-укыту бүлеге мөдире. Үз фикеренә ышандырырга оста, чөнки белеме тирән. Төннәр буе дәфтәрләр тикшерә, педагогик китаплар укый. Гомерен балаларга багышлау аркасында, үз тормышын да кора алмаган карт кыз ул — Бәлкыйс. Батырлыгы да егетләрнекеннән ким түгел. Педагогик киңәшмәдә егетләрне нәкъ менә ул яклап чыга да.
Укытучы матур киенергә, сөйләргә, үз-үзен тота белергә тиеш. Романдагы Нәркис әнә шул сыйфатлары белән истә кала. Нәзакәтле кызның сөйләме дә үзе кебек нәфис, чөнки ул —шәһәрдән, башкачарак шартларда тәрбияләнгән. Тора-бара Нәркис авыр тормышка күнегә, гаиләсен авылда кора.
Укытучыларның да төрлесе бар. Директор хатыны Гөлчирәгә охшашлар белән без, бәлки, таныш та түгелдер, әмма мин андыйларның булуы бик ихтимал дип саныйм.
М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ында укытучылар галереясы бу каһарманнар белән генә тәмамланмый. Язучы әйтерсең аларның һәр төрдәгесен тудырып калырга ашыккан. Тыштан караганда, бер генә төсле күренгән дөньяның меңләгән төсмер ләрен ачкан.


Комментариев нет:

Отправить комментарий