Татарча сочинение язу серләре - 2

II бүлек
Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты буенча язма эшләр
Алдагы бүлектәге сочинениеләргә нигез синең көндәлек тормышың иде, ирекле тема шәхси тәҗрибәңне, күренеш-вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә зур мөмкинлекләр бирә. Мөстәкыйль укыган әдәби әсәрләрең никадәр күп булса, әдәбиятка караган язмаларың шул кадәр үзенчәлеклерәк булачак, башкаларныкын кабатламаячак. Шуны күздә тотып, без дә әлегә кадәр мәктәп программасына кертелмәгән әсәрләрне дә анализладык.
Татар әдәбияты буенча сочинениеләр язганда, тема бик тар куелса да, аерым әсәр тәгаен бирелсә дә, синең тулы бер чор әдәбиятын яхшы белүең ярдәмгә килә ала. Беренчедән, әлеге әсәрне әдәби мирас җирлегендә анализлый аласың, икенчедән, язучының үз иҗатында урынын билгеләргә мөмкин. Кайбер сочинениеләр үзләре үк әдәби процессны үсештә күрүне, гадел гомумиләштерүләр ясауны, аерым чорга караган әдәбиятны зур күләмдә белүне сорый.
Әдәби геройга характеристика бирү өчен, укыган әсәреңне аеруча яхшы хәтерләргә кирәк. Имтиханнар вакытында дәреслек кул астында булмый. Өйдә башкарылган эшләргә исә таләпләр тагын да зуррак куелырга тиеш. Гадәттә дә, анда китерелгән өзекләр саны күбрәк, эш төгәлрәк, тасвир тәфсилле. Моның өчен геройны вакыйгаларда, кешеләр белән аңлашканда күзәтү генә җитми, һәр детальне теркәп барырга кирәк: ничек киенә, яши, уйлый...
Әдәби әсәр, беренче кат укылганда, гомуми тәэсирләр тудыра. Анда куелган аерым проблеманы тикшерү максатыннан, һичшиксез, аны кабат, үз сорауларыңа җавап эзләү рәвешендә укып чыгарга кирәк.
Аптырап калмагыз: цитаталар төрле чыганаклардан алынды, һәм алар дәреслектәгегә текмә-тек туры килмәскә мөмкин. Кайбер өзекләрдә тыныш билгеләре сочинение авторы тарафыннан кагыйдәләргә туры китереп үзгәртелде.
Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары
Язма әдәбият һәрвакыт тәрбияли. Матур әдәбият бигрәк тә. Тәрбиянең нинди юнәлештә булуы, әлбәттә, бәхәсле. Әдәп-әхлак кагыйдәләре, заманнар узган саен, бераз булса да үзгәрми калмый. Кешеләргә куелган бер таләп искерә, төшеп тә кала, аның урынына яңасы барлыкка килә, икенчесе өлешче үзгәрә. Үзгәрми торган әхлак нормалары да була. Матур әдәбиятта шулары өстенлек итә дә инде.
Әгәр борынгы әдәби, дини, фәлсәфи эчтәлекле теләсә кайсы әсәрне укып, тикшереп чыксаң, авторның кеше ни өчен яратылган, ул нинди булырга тиеш, яшәү рәвешен ничек корса, бәхеткә ирешә һәм башка бик күп сорауларга җавап эзләгәнлеге күренә. Шул рәвешле фикер йөртеп, каләм иясе үзе идеалдамы, тормыштамы күрергә теләгән шәхес образын иҗат итә. Реаль җирлеккә таянып яза, үз чоры өчен кирәкле, җәмгыять ихтыяҗы булган кеше образын тудыра ул.
Халык авыз иҗаты әсәрләре дә бабаларыбызның педагогы карашларын чагылдыра, әмма без бүген авторы тәгаен булган чыганакларга, әдәби әсәрләргә тукталырга телибез.
Караханыйлар дәүләтендә иҗат ителгән «Котадгу белек» поэмасын алыйк. Авторы — Йосыф Баласагуни. Әсәрнең атамасы «Игелекле итүче белемнәр» дип аңлатыла. Димәк, тәрбия китабы — әлеге ядкарь.
Әсәрнең схематик характердагы сюжетына борынгыларның акыл-тәҗрибәсе дыңгычлап тутырылган, дип әйтсәк тә, хата булмас. Поэмада кешене тасвирлауга, аны бөек итеп күрсәткән сыйфатларны ачуга зур урын бирелгән.
Белемле, тәрбияле, әхлаклы кеше — автор күзаллаган идеал.
Язучы карашынча, уңай сыйфатларны күрә, бәяли белү өчен, иң элек үзеңә камил булырга кирәк. Чыннан да, иптәшеңнең ни дәрәҗәдә белемле икәнлеген аңлыйм дисәң, үзеңнең дә ул хәбәрдар нәрсәләрдән мәгълүматлы булуың шарт бит.
Шагыйрьнең бер фикере, минемчә, аеруча кызыклы: халыкның ниндилеге аның хөкемдарына бәйле. Әгәр дәүләт гадел кануннарга нигезләнеп төзелсә, кешене бәхетле итәр өчен, бөтен шартлар тудырылса гына, шул илдә яшәүчеләр патшаларын үзенең идеалы итәчәк.
Шагыйрь кешеләргә хас берәр сыйфатны әйтми калдырды микән?! Монда кешелеклелек, киң күңеллелек, хезмәткә, гаиләңә, туганнарыңа мөнәсәбәт турында да сүз бар. Йосыф Баласагуниның әсәре борынгы рун язмалары, Мәхмүт Кашгарыйның «Диване...» китабы белән дә керешә икән. Шулай булгач, шагыйрь уздырган фикерләр аның үзенеке генә түгел, алдагы буыннардан ук мираска бирелгән. Шул ук вакытта бөек акыл иясенең халык авыз иҗатында нык таралган мәкаль-әйтемнәрне дә үз китабына кертеп җибәрүе шик тудырмый, чөнки борынгы ядкарьләр кануннар, тәрбия китабы һәм матур әдәбият, сүзлекләр ролен дә уйнаганнар.
Без Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрен педагогик поэма дип тә атый алыр идек. Язмам ахырында шагыйрь биргән бер киңәшне китереп узасым килә:
Күңел, телеңне дөрес тот, холкың да бөтен булыр.
Һәм сиңа килер бәхет, дөньяң да бөтен булыр.
Ә бит монда, төптәнрәк уйлап карасаң, сөйләү әдәбе турында гына сүз бармый, күңел сафлыгы турында әйтелә, тышкы тотышыңның эчке дөньяңа бәйле икәнлеге аңлатыла. Әлбәттә, холык сыйфатлары кеше бәхетенең нигез ташлары булып санарга хаклыдыр.
Коръән һәм татар әдәбияты
Коръән һәм татар әдәбияты турында сүз йөрткәндә, сюжет, образлар күчемлелеге хакында сөйләргә була. Коръәндәге фикерләрнең әдәби әсәрләргә йогынтысы, гомумән, бу Изге китапка каләм ияләренең мөнәсәбәтен күрсәтергә дә мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан җиткерелгән 114 сүрәдә фәлсәфи һәм эмоциональ фикерләү шул дәрәҗәдә тирән ки, ул әле ничәмә ничә гасырлар бөтен әдәбиятны үзенең яктылыгы белән сугарачак.
Мөселманнарның Изге китабы үзәгендә бераллалык идеясе тора. Әдип һәм шагыйрьләргә дә бу фикер, әлбәттә, беренче чиратта, дини китаплар аша сеңгән. Алар исә барысы да әлеге дә баягы Коръәнгә нигезләнә. Мин үз алдыма шундый сорау куйдым: Алланы бер итеп карап, аңа сыену, аннан ярлыкау көтү, аңа табынуны кайсы шагыйрьләрдә, кайсы әсәрләрдә очратырга мөмкин? Һәм гаҗәеп нәрсә ачыкланды: теләсә кайсы каләм иясе аның берлеген, барлыгын, бөеклеген таныган. Дөрес, әсәрләре буенча «алласыз» булып күренгән бер-ике иҗатчы бар, әмма без бүген инде аларның да хакимлек иткән идеология басымына бирешкән генә икәнлекләрен беләбез.
Мин борынгы ядкарьләргә тукталырга уйламыйм. Суфичылык әдәбиятында дини фикерләр урын алганны әйтү белән шаккатырып булмас. Бераз соңгырак чордан башлыйк.
Менә Кандалый. Сайламый-нитми, җыентыгыннан бер битне ачам:
Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,
Әгәр, ялган, дисәң, бер Ходаем бар!
(«Китапларда бу сүзне күргәнем бар»)
Бу юллар Кодрәтлебезнең шагыйрь сүзләренә шаһәдәтлек бирә алганлыгын да, җәза билгели алуы белән, ялганнан саклап торганлыгын да күрсәтә.
Ни бәхет! Эзләргә дә кирәкми!
Хода язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сөйләшергә ниһанда?—
(«Ки, бәян, яздым сәңа, җаный, ничә хат»)
ди шагыйрь. Димәк, кеше язмышын билгеләүче Алланың барлыгын шулай ук таный. Ул аны Язмыш Алласы, Бәхет Алласы дип тә билгеләми. Шулай икән, бер Алланы күздә тота.
Ә менә Тукай. Без аның бер шигыреннән бүгенгегә күчермәдә өзек китерик:
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.
(«Голумең бакчасында...»)
Әлеге әсәрендә татарның прогресска таба хәрәкәтен кире какмастан, шагыйрь үз хыялын Алла исеме белән дә бәйләп карый.
Тукай мирасында Бөек көчкә атап язылган шигырьләр аз түгел. Шуларның берсе «Алла гыйшкына» дип атала. Бу шигырь алда китерелгәнгә бер ягы белән охшаш: анда да, Алла безне танысын, яратсын, бәхетле итсен өчен, начар сыйфатлардан арынып, үз милләтебезне алга илтүче уңай якларыбызны арттырыйк, идеясе бар.
Тукайның мәхәббәт шигырьләре турында әйтеп тә торасы юк! Шагыйрь аларда бик еш тагын да шул Ходага мөрәҗәгать итә. Һәркемгә бик яхшы таныш «Гыйшык бу, йа!» шигырен искә төшерик.
И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим; —
дигән юллар да бар анда.
Шагыйрь кайчан Күкләргә сыена, өметле карашын шунда юнәлтә соң? Әлбәттә, җирдә таяныр ноктасы калмаганда. Сөйгән яры аңламаса, якыннарын югалтса, милләте ирексез булса... Тукайда да бу шулай.
Әйдәгез, бүгенге көн әдәбиятыннан бер генә мисал китереп узыйк. Харрас Әюповтан ул. «Бишвакыт намаз» дип аталган «шигъри гыйбадәт»тән:
Бер Ходаем гафу әйләр әле,
Гел ярлыкар, диеп уйлама,—
Ходай бит ул сиңа, үзең Кеше
Булсаң гына, Ходай булала...
Бик кызык фикерләр яшеренгән бу юлларга. Аллага табынучы — иманлы, әхлаклы, тәрбияле икән, ә ярлыкаучыбыз бары тик үзен танучыларны гына гафу итә. Коръәндә андый фикер еш кабатлана. Аллаһе Тәгалә тәүбәгә килгәннән соң гөнаһ кылуны яратмый, аңлы рәвештә эшләнгән начарлыкларның җәзасы да зуррак. Шагыйрь әнә шул турыда да җиткерергә тели сыман. Бу шигырьдә бераллалык идеясе булу табигый, чөнки тема ук шул мотивка этәргеч бирә. Ә бит бөтенләй башка нәрсәләр турында язганда да, безнең телебезгә, и Ходаем, я Раббем, кебек сүзләр гел килеп тора. Шагыйрьләр гаҗәпләнсәләр дә, соклансалар да, гаҗизләнсәләр дә, дөньясыннан туйсалар да, Алланы исләренә төшерәләр.
Татар әдәбияты турында сөйләгәндә, прозаны читләтеп узу бик кыен. Әмма тезмә әсәрләргә Коръәндәге фикерләрнең килеп керүен күрсәтү күләмне бик арттырыр иде. Без дә шушы язганыбыз белән канәгатьләнербез.
«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар
Мәшһүр Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында беренче фасыл үзәк геройның төш күрүеннән башланып китә. Әле нәбилек дәрәҗәсенә күтәрелмәгән Йосыфта гайре табигый сәләтләр юк, шунлыктан юралышын атасыннан сорый. Төшнең гаҗәеплеге, онытылмаслык тәэсир калдыруы киләчәктән икәнлеген аңлатып тора, бала да аның күркәмлегенә, изгелегенә ышана.
Пәйгамбәрләр нәселеннән килгән Ягкуб төшнең Мәүладан булуын раслый һәм сөенечкә юрый. Бөек көчтән узып, аның нәкъ шулай булачагына басым ясамаса да, улының байлык, дәрәҗә, акыл белән бөтен дөньяга танылачагына өмет итүен әйтә.
Төшкә, аз гына мәгълүмат бирсә дә, зур эчтәлек салынган булып чыга. Унбер йолдыз образында Ягкуб балалары аңлашыла, шулай да әлегә ай белән кояш нәрсә икәнлекне төгәл генә белеп булмый. Фанилык белән бакыйлык билгесеме ул? Йосыфның үги сеңлесе белән Зөләйха дип тә уйлап куярга мөмкин. Әллә күк үзе Йосыф алдына төшкәнлекне күрсәткәндә, автор аның төп атрибутларын калдыра алмыймы? Болай эшләү бөтен галәм байлыкларының бер зат алдына җыелуын күрсәтәме? Бәлки, Аллаһның аңа бүләк итәчәк байлык һәм нәбилек билгеләредер алар? Берсе — туар кояш. Бу якты киләчәк тә була. Икенчесе — тулган ай. Хорафатларга ышанучылар, ай тулганда, гадәттән тыш хәлләр була, дип уйлый. Димәк, гаҗәеп хәлләргә ишарә санала ала. Ә бит нәбилек тә — шул гаҗәп хәлләр рәтеннән. Поэмада ата кеше унбер йолдызның кем икәнлеген төгәл әйтса дә, калган образларны тәгаенләштерми. Фаразлау мөмкинлекләре зур.
Йосыф күргән төш аның туганнары белән дошманлашуына сәбәп була да инде, чөнки анда аларның киләчәктә дөньяда тотачак урыны билгеләнгән һәм Йосыфка өстенлекләр бирелгән. Язмышның югарыдан билгеләнгәнлегенә ихластан ышанган очракта туганнар моның белән килешер иде. Җитмәсә, алар Йосыф сөйләгәннәргә ышанмыйлар һәм төшне үзен иркәләндерү өчен уйлап тапкан сәбәпкә әйләндерәләр.
Төш — поэмадан күренгәнчә, язмыш билгесе, югары көч белән бәйләнештә тору чарасы. Димәк, Аллаһ билгеләгәннәр белән ризалашырга теләмәү — аның үзенә үк каршы чыгу дигән сүз. Туганнар бу хакта уйламый. Дөрес, алар Йосыфны үтерүнең зур гөнаһ икәнлеген аңлый, соңыннан тәүбәгә килербез әле, дип, үз-үзләрен тынычландыралар. Бу очракта тагын бер нәрсәгә илтифат ителми: ислам дине кануннары буенча, аңлы рәвештә эшләнгән гөнаһның җәзасы тагын да зуррак, һәм ул зур авырлыклар белән генә кичерелә. Йосыфның төшендә бары тик яхшылыклар гына вәгъдә ителсә дә, Ягкуб яман эшләрне күңеле белән тоя. Җитмәсә, үзе дә төш күрә. Унбер бәтиенең берсен бүре алып китә. Ни өчен балалар саны унике түгел? Аның берсе бүрегә тиңләштерелгәнме? Әллә бүре чынлыкта да бүреме? Әллә үги кыз Динә исәпкә алынмыймы? Бу да әлегә ачык түгел.
Шушы ук вакытта Динә дә төш күрә. Ул әтисенә төшендә ун бүренең Йосыфны алар кулыннан талаганлыгын әйтә. Поэма башында йолдызга тиңләштерелгән ир туганнар ун ерткычка әйләнә. Пәйгамбәр балаларына бәя үзгәрә. Якын арада буласы вакыйгаларны хәбәр итүче икенчерәк төрле төшләр була алар.
Поэмада төш сүзе еш телгә алына. Йосыфка яманлык эшләргә җыенган туганнары да, төшең ярдәмгә килсен, диләр. Имеш, Аллаһтан булса, бөек көч сине бу хәлдә калдырмас иде. Төшкә булган үч, ачу гөнаһсыз бер җанга күчерелә. Йосыф үзе дә гел искә ала аны, чөнки ул төш аның бөтен язмышын үзгәртә.
Бүлек башламнарына урнаштырылганлыктан, төшкә шунда ук игътибар итәсең. Төш дөрес юралсын өчен, аның төгәл сөйләнүе мәҗбүри. Дүртенче фасыл башында Малик бине Дугыр да төш күрә һәм, Йосыф кебек, төшне җиткергәндә үзенең гадел булуын белдерә. Ул Кәнгандәге бер коега кояш иңүен, аның якасы аша кире менүен, итәгенә асылташлар, энҗе мәрҗән яудыруын сөйли. Юраучы аның байлык иясе булачагын, шушы төш аша Тәңренең берлегенә ышаначагын әйтә. Димәк, төш кешене сафландыру, бераллалыкка китерү вазифасын да башкара. Кыйммәтле ташлар төсендә булган кояш — байлык билгесе дә, бөек зат белән арада торучы да. Йосыф төшеннән мәгънәсе төрлечәрәк аңлашылган кебек калса да, шушы янәшәлек аны тәгаенләштерә.
Һәр яңа фасыл саен без яңа герой, яңа язмышлар белән танышабыз. Вакыйгаларда катнашучы һәм билгеле бер роль уйнаучы герой төш күрми калмый. Шулай итеп, аларның саны дистәгә җитә.
Зөләйхага бәйле сюжетны искә төшерик. Таймус патша кызы да, әтисенең тезләрендә йоклаганда, төш күрә. Күрәсез, аның гадәтләре Йосыфныкына шактый охшаш, ул да — әти кешенең иркәсе. Патша, Зөләйханы бәхетле итәр өчен, бөтен байлыгын бирергә риза.
Кызның төше аның тормышында зур үзгәрешләр булачагын хәбәр итә. Ул үзенең акылын җуйганлыгын, үтә сабырсызга әйләнгәнен күрә. Һәм, чыннан да, төштә хәбәр ителгән сыйфатлар Зөләйха язмышында хәлиткеч роль уйный да. Төшләр, шулай булгач, аерым бер вакыйгаларны хәбәр итү өстенә, кеше холкындагы үзгәрешләрне дә билгели ала.
Инде бер ел узганнан соң күргән төшендә Йосыф аңа үзеннән башка һичкемгә бакмаска куша. Бары тик өченче төштә генә ул Зөләйхага кемлеген, кайдалыгын әйтә, Зөләйха да бу юлы гына аңа дәшәрлек көч таба. Соңгы төш кызны айнытып җибәргәндәй була. Ул, сөеклесен эзләп, юлга чыга.
Төшне дөрес юрау, дөрес аңлау нәбиләргә генә бирелгән шул. Сабырлыкка таянмаган кыз зур хата эшләп ташлый. Йосыф җиткергән мәгълүматтан чыгып, аны Мисыр шаһы дип аңлый һәм, ашыгып вәгъдә бирүе аркасында, ямьсез кыяфәтле Кыйтфиргә кияүгә чыга. Хәер, олы юл узган, әтисенең хәер-фатихасын алган кызның башка чарасы да калмый. Икенчедән, шаһның коллары, чын төш күргән булсаң, ул барыбер тормышка ашачак, дип тынычландыра. Шулай итеп, бу очракта да төшнең ике төрле (гадәти һәм хәбәри) төш булуына басым ясала. Поэмада изге төшләр генә телгә алына, эчтәлеге сөйләнә, чөнки калганнарның әһәмияте дә юк.
Йосыф, хаксыз рәвештә зинданда кол итеп тотылганда, инде Рәййан патша булып калгач, Аллаһтан Җәбраил китергән ак энҗе ярдәме белән, пәйгамбәргә һәм могҗизачыга әверелә. Димәк, төштә генә түгел, чынбарлыкта да ялтыравык төстәге предметлар күк һәм җир арасындагы бәйләнештә мөһим роль уйный.
Йосыфның патшаны үтерергә алынган шәрабчы һәм икмәкченең төшен аңлатуы аның тәүге тапкыр сәләтен күрсәтүе була.
Шәрабчы төшенә шулай ук затлы әйберләр генә керә. Патшага алтын касәләрдә йөзем суы эчерә, һәм аның күргәне дә изгегә юрала.
Икмәкченең төшендәге детальләр дә үз һөнәре белән бәйле. Ул, баш өстенә өеп, патшага илткән икмәкне кошлар чукый. Соңыннан начар төштән баш тартып караса да, Йосыф аңа юралган казаның кире кайтмавын әйтә. Төшнең тәкъдири мәгънәсе ныгый. Төшне төгәл җиткерү кирәклеге, ни юрасаң, шул булыр, фикерләре тагын бер кат ассызыклана.
Йосыфны зинданнан чыгарыр алдыннан Рәййан да төш күрә. Гадәти булмаган төшне теләсә кем аңлатып бирә алмавын белдек инде. Һәм, чыннан да, Йосыф кына аның мәгънәсеннән хәбәрдар була. Ул җиде симез сыерны муллык елларына, шул малларны кабып йоткан җиде арык сыерны корылык елларына тиңли. Тупланган малның авыр бер чорда юкка чыгачагын фаразлау дөрескә туры килгәннән соң, Рәййан аңа патшалык таҗын кидерә.
Соңгы бүлекләргә яңа персонажлар кертелми диярлек. Шулай итеп, төш образлары да кулланыштан төшә. Кем күрүгә карамастан, әлеге төшләр, иң беренче чиратта, Йосыф язмышын үзгәртә. Бу табигый да, чөнки поэмада нәкъ менә Йосыф үзәк герой итеп сайланган. Әсәр беренче төшнең тәмам раслануы белән бетә.
Мин яхшыга яхшымын, Мин яманга яманмын («Идегәй» дастанындагы үзәк геройга карата)
Идегәй — халык таныган каһарман, гаделлеге, зирәклеге белән хөрмәт казанган хаким. Галимнәр, «Идегәй» дастанындагы герой һәм тарихта шул исем белән билгеле булган малик арасында зур аерма бар, дигән фикерне әйтә. Әдәби әсәр герое турында язганда, без вакытлыча тарихи шәхесне онытып торырга, аларның икесен кушмаска тиеш.
Халык авыз иҗаты әсәрләрендә күпчелек очракта үзәккә куелган герой уңай гына булып калмыйча, хәтта идеаллаштырыла да. Идегәй дә үзендә бөтен яхшы сыйфатларны туплаган. Алай гына да түгел, фикер йөртү сәләте, көче, сугыш осталыгына маһирлыгы буенча үз чордашларыннан берничә башка өстен.
Дастанда Идегәй бик тә тәфсилле тасвирлана. Аның Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда түрә булганчы күргәннәрен, тормышын яктыртуга тулы бер бүлек багышлана. Ике яшендә кеше арасына чыга, киңәше белән ярдәмгә килә, өч яшендә укырга өйрәнә, дүрттә белеме белән таныла, инде уникеләргә җиткәндә, алпамыштай ир була ул. Бер караганда, арттыру булып күренсә дә, тормышта шул дәрәҗәдә тиз өлгергән кешеләр һәр гасырда булып тора бит.
Ир булган Идегәй, гади хезмәт кешесенең көне белән яшәп, илгә, ата-бабасына игелек кыла башлый. Аны гадел хөкемдар, ятимнәрнең ярдәмчесе итеп таныйлар. Унбиш яшьлек егет туксан ханның баласын җиңә һәм үзен Урда башлыклары белән бәхәсләшер хәлгә килгән саный. Туктамыш хан белән очрашкан Идегәй аңа халыкның бер кешегә караганда олырак булганлыгын аңлата. Ул шушы эшләре белән илбашын пошаманга төшерә. Караклыкта тотылган Урман бинең башын чаптырганын ишетеп, Туктамыш кабат Идегәй каршысына килә. Һәм, гаделлегенә ышанганнан соң, аны үзе янына, сарайга, чакыра. Ханның бу адымын яхшылык дип таныган егет үзе дә бик теләп хөзмәткә алына. Ул төрледән-төрле хәйлә, сугышлар юлы белән хан казнасын тәмам баета, аның иң якын кешесенә әверелә. Көнчеләрнең, байлыкка, дәрәҗәгә сатылганнарның әләге, котыртуы һәм хәтта Идегәйнең кемлеге хакында дөресен әйтеп бирүе аркасында, ханда электән үзенең дошманы булып хәтерендә сакланган Идегәйдән үч алу тойгысы уяна. Әсәрдә бөтен яманлыклар — үтерешләр, әләкләр — күпчелек очракта шул кан үченә нигезләнә. Геройлар ата-бабасы өчен үчне кайвакыт аңсыз рәвештә дә эшли. Шул ук Идегәй үтерткән Урман би дә — аның атасының башын чапкан Дөрмән би баласы бит. Хәер, эшләрнең шулайга китәчәге хакында әсәр башында ук искәртелә. Җантимер аксакал ханга, җиреннән язса да, халыкның яши алганлыгын, ил пыран-заран килсә дә, гаилә таркалмавын, ул таркалса да, буыннар, тел сакланганлыгын, тел бетсә, аның хакында язма әдәбият калганлыгын әйтә. Нәселне төбе-тамыры белән корыта башласаң, сугыштан башка бернигә ирешмәссең һәм хәтта патшалыгыңны да, халкыңны да югалтырсың, ди.
Әләк-чәләк, нахак сүз бер-берсен бик яраткан ата белән улны да каршы куя. Ярәшелгән кызы Ханәкә атасыннан йөкле дип уйлаган Норадынны, бер караганда, аңларга да мөмкин. Кай-берәүләр Идегәй белән улы арасындагы конфликтны тәхет өчен көрәшкә генә нигезли, ә бит аның башы нәкъ менә шушы вакыйгага барып тоташа.
Мәсхәрәләнергә, җиңелергә теләмәү, башкалар тарафыннан еш рәнҗетелү Норадында тискәрерәк сыйфатлар да тәрбияли. Әнкәсе белән әңгәмәдән чыгып, без аның әтисе дәрәҗәсендә ил-халык мәнфәгатьләрен кайгыртмавын, үз язмышын беренче планга куйганлыгын күрәбез. Идегәй бераз башкисәррәк улын, әлбәттә, үзе нык, көчле чагында пайтәхетле итәргә теләми. Болай эшләү шактый гадел дә. Идегәй Норадынның үссүзле булып үсүен аның бердәнберлегеннән күрә. Ачуланышып, аннан китеп барганда да, киңәшләрен бирә, илгә салган зыяннары хакында аңлата, аны яратканлыгын белдерә.
Идегәйнең чабылган башы да ил-халык өчен кайгыра, аның үлеменнән соң Урда таркалыр дип борчыла.
Идегәйнең үлгәндә дә бер нәрсә өчен күңеле тыныч түгел халык үзе хакына көрәшкәнне, яшәгәнне аңладымы — белә алмадым, ди ул.
Дастанда еш кына Идегәйнең яхшылыкка — яхшылык, начарлыкка начарлык белән җавап бирүе ассызыклана һәм төрле вакыйгалар аркылы дәлилләнә дә. Дошман җирләрен басып алу сугышлары аркылы илнең казнасын баету, чикләрен киңәйтү дә, чор өчен табигый булганлыктан, халык тарафыннан бары тик мактауга лаек эш саналган. Шулай икән, кайбер галимнәрдән аермалы буларак, мин Идегәйне уңай гына түгел, идеаль герой саныйм.
Олуг мәхәббәт турында китап (Хәрәзми иҗаты буенча)
Харәзми үз заманында шактый танылган шагыйрьләрдән булган. Галимнәр, ул фарсы һәм төрки телләрдә иҗат иткән, дигән фикердә. Хәер, «Мәхәббәтнамә»нең кайбер хатлары да фарсы телендә бит.
Үткәндә зур эз калдырган әсәрнең язылу тарихы бик кызыклы Автор аны Мөхәммәдхуҗа бикнең, мәхәббәт турында әсәр яз, дигән үтенечен тыңлап иҗат итә. Поэма үзәгенә куелган мәхәббәт проблемасының чишелеше шул чорда күпләрне гаҗәпләндергәндер дә, сокландыргандыр да, уйга да калдыргандыр...
Шагыйрь кешеләргә бирелгән ярату хисе алдында мөкиббән, ул аны галәмне яктырту өчен тудырылган ай белән кояш янәшәсенә куя:
Ике якты көһәр галәмгә биргән,
Мәхәббәт гәнҗени адәмгә биргән...
Ә бездә шушы бөек хисне нәрсә уята соң? Әлбәттә, беренче чиратта, тышкы матурлык:
Аның кем ал иңендә миң яратты,
Буе берлә сачыни тиң яратты.
Мондый гүзәллекне Бөек көч кенә тудыра ала шул, оҗмахларны бар иткән Алла гына. Шулай икән, шагыйрьнең хатын-кызны оҗмах гөленә тиңләве бер дә гаҗәп түгел:
Кил, и оҗмах гөле, чәмкәнгә чыккыл!
Кызыклы чагыштыру, янәшә куюлар, катлаулы ассоциацияләр Харәзми әсәрендә бихисап! «Оҗмах гөлен» чәчәклеккә чакыра лирик герой! Минем күз алдыма болынлыкның иң матур чәчәкләре арасында да үз төсен югалтмаган, калкып торган Гөлкәй килә. Үз тойгыларын лирик мин гел Тәңре исеме белән бәйләп барса да, җир кешесе буларак кабул ителә. Дөнья матурлыгын, яшәү кадерен аңлаган ир-ат ул. Ул ханымнарның ханымы каршында тезләнә, ояла, акылын югалта һәм, бүлек арасына урнаштырылган мәснәвиләрдән күренгәнчә, Ходадан үзенә сабырлык сорый. Тәне, күңеле дәрт белән тулган ирнең теленә матур сүзләр дә ташкын булып килә. Ул бизәкләрне эзләп һич кенә дә газапланмый шикелле. Үз-үзен бик кабатламый торган гаҗәеп бай телле шагыйрь ачтым мин Харәзмидә! Кыз йөзен ай һәм кояш белән чагыштыруларның гына да әллә ничә төрле формасын таба ул:
Әя буе — санубәр, чәһрәсе — ай,
Кояш яңлигъ җәмалең галәм арай...

Йөзең нуры кояшның нурын үртәр...

Йөзең, кашың кояш, ай мәдхе эчрә...

Йөзең — нәүрүз вә кашың — бәйрәм ае...

Кил, и ай йөзле дилбәр, тот берәр кош... һ. б.
Йөзең нуры кояшның нурын үртәр, дип әйтү — минем уемча, шигъри осталыкның бик ачык чагылышы. Кояшка җиткән, аннан да эссерәк, шул эсселеге белән аны кытыклаган, ә кытыклавы белән үртәгән нур! Каян таптың аны, и шагыйрем минем?!. Хәер, кайберәүләр аны кояшныкын каплаучы нур кебек кенә аңлый.
Аерым бер образларның куллану киңлеге, формасы буенча гына да күләмле фәнни хезмәтләргә нигез булырлык икән бит бу «Мәхәббәтнамә» китабы. Мин алдарак шагыйрьнең сөеклесен гөлләр арасында күрсәтүе хакында язган идем инде. Җир гөлләре белән аны бик еш чагыштырып кына калмый, ул аларга каршы да куя икән ләбаса!
Әгәр күрсә сине, һәм лалә сулгай,
Синекдин гөл мәгәр оҗмахта булгай.
Бер нәрсә хактыр ки, шагыйрь кызны оҗмах гөлләреннән өстен куймый, аларга тиңли генә. Ни өчен? Алланың иҗат итәргә көче җитмәгән нәрсә юк! Бу кыз да, ул кыз да — барлык гөлләр дә — аның иҗат җимеше. Ә ул гөлләрнең иң матурларын оҗмахка калдырган. Оҗмах матурлыгы тудырып, ир-атны шул матурлыкның юлы иткән. Шулай булгач, лирик миннең үзен бертуктаусыз колга тиңләвенә аптырарга кирәкми.
«Мәхәббәтнамә» — гүзәллек каршында баш ияргә өйрәтүче китап. Аны иҗат иткән шагыйрь, ярату хисенең җаннан да, тәннән дә ургылуын әйтеп, кыюлыгы белән шаккатыра.
«Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы
Фәндә «Оҗмахларның ачык юлы» дип тә йөртелгән «Нәхҗел-фәрадис» китабы, исеменнән үк аңлашылганча, ислам дине белән тыгыз бәйләнештәдер. Әсәрнең Алла тарафыннан бәяләнерлек изгелек буларак язылганлыгын төзелеше үк күрсәтеп тора. Аның беренче бабы — Мөхәммәд пәйгамбәр, икенчесе — пәйгамбәребезнең хәлифәләре, оныклары, кызы, мөҗтәһидләре, өченче бабы — Аллага якынайтучы гамәлләр, ә инде дүртенчесе аннан ерагайтучы сыйфатлар турында сөйли. Шулай булгач, дини эчтәлекле әсәр, ислам тәгълиматын җиткерүче китап, дип тә әйтә алабыз.
Дин тарихын, аның шартларын аңлатуның әллә ничә төрле юлы бардыр, әмма каләм осталыгына ия кеше, язучы аның халыкка якынрагын, үтемлерәген, гасырлар аша кичә торганын сайлый. Мәхмүд Болгари да шулай эшләгән. Тормышчан сюжетлар аша кеше күңеленә үтеп керү җиңелрәк. Гомуми сүзләргә корылган вәгазьләр, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган чыгышлар руханилар белән ике арага (атлап чыгарлык булса да!) киртә кора шикелле.
Шагыйрь, без үзебезгә үрнәк итеп алырга тиешле яхшы сыйфатларны эзләп, ерак бармый. Ул аларны гадәти кешеләрдән таба. Иң сөендергәне: матди байлыкка ия булмаган затларда югары әхлаклылык күрә. Ә инде дәрвишләрне, дин юлында йөрүчеләрне дә үтә мактый икән, аптырыйсы юк: шагыйрь иҗатында суфичылык булмый кала алмый. Бу әле — әдәбиятта дини күзаллаулар өстенлек иткән, үзен бик нык сиздергән чор.
«Нәхҗел-фәрадис» — телен исәпкә алмаганда, заманча әсәр. Монда эчкечелек, бозыклык бик нык тәнкыйтьләнә аларның башка начар сыйфатларның башында торганлыгы күрсәтелә. Ислам динендә тискәре бәяләнә торган күренешләр тормышта да гафу ителми.
Дин ихтыяҗ булганга туа, яңара, көчәя... Ул — минем аңлавымча, кануннар җыелмасы. Теләсә кайсы канун тормыш тәҗрибәсенә таянып языла. «Нәхҗел-фәрадис» дини тәгълиматны уздыра, дип кенә, аның тормышчанлыгын кире кагарга ярамый. Дин үзе әле бүгенге көндә дә яшәешебездәге ролен югалтмады.
Бер генә мисал. Коръәндә дә, башка дини эчтәлекле китапларда ата-ана хаклары билгеләнә. «Нәхҗел-фәрадис» та, бала — ата-анасын хөрмәт итәргә, карарга тиеш, дигән фикерне уздыра, төрле хикәятләр аша дәлилли, шул ук вакытта тормышның аянычлы якларын да ача. «Ата һәм бала мәхәббәте» хикәятендә угылда ата-ананың яратуына, тәрбия өчен түккән көченә лаек булмаган мөнәсәбәтне очратмыйбызмыни?!
Әдәбияттагы тискәре күренешләр аркылы уңайларны раслау алымы бик борынгыдан килгән икән. «Нәхҗел-фәрадис»ка да бу алым хас. Анда ялганлау, нахак бәла, битарафлык, угрылык, комсызлык һәм башка эш-гамәл, сыйфатлар аркылы кешегә китерелгән кайгы-хәсрәт, салынган зыян турында шактый еш сөйләнелә.
Минем үземә ярымшаярулы тел белән язылган «Дәрвиш шатлыгы» хикәяте бик ошады.
Хикмәт иясе урам буйлап барганда, берәү башына учактан көл ыргыта. Шуннан соң әлеге адәм Ходага сәҗдә кыла, күп рәхмәтләр укый.
— И газиз! Башыңа көл түгелде. Нә эшкә шөкер кылырсың?— и сорыйлар аннан.
Акыл иясе исә:
— Мин, бер гөнаһым өчен ут җәзасы бирелер, дип көткән идем, Хак Тәгалә утның көле белән канәгатьләнде,— дип җавап бирә.
Әйе, чыннан да, ни өчен шөкер кылмасын соң әле ул?! Кызыкмы? Кызык: кеше үз белдеге белән вакыйганы җәза дип фаразый. Гыйбрәтлеме? Гыйбрәтле. Дини тәгълимат чагыламы соң монда? Чагыла. Беренчедән, без һәрвакыт Аллага шөкрана кылырга тиеш. Икенчедән, ул биргән җәзаны риза булып алырга, аңа үпкә белдермәскә. Өченчедән, кешеләрне начар эшләре өчен дә гафу итәргә һәм үз үрнәгебездә тәрбияләргә.
«Нәхҗел-фәрадис» — чынлыкта да, оҗмахлар бакчасына бер юлдыр.
«Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш
«Гөлестан...» — тартмалы композициягә корылган әсәр. Ул әдәби жанрларның бик күбен үз эченә берләштерә. Анда хикәятне дә, повестьны да, мәзәк-мәсәлне дә, төрле жанр формаларындагы шигырьләрне дә очратырга мөмкин. Чәчмә һәм тезмә әсәрләрнең үзара чиратлашып баруын да әйтеп узарга кирәк. I
Әдип, шагыйрь, китап язганда, төзегәндә, билгеле бер максатны күздә тота. Сәйф Сарай ни өчен тезмә һәм чәчмәләрне чиратлаштырган? Бу тышкы форма гынамы, әллә идея-эчтәлекне ныграк ачу өчен кирәк булганмы, болай кору алда әйткән фикерне ассызыкларга, үстерергә ярдәм иткәнме? Сораулар бихисап.
Хатип Миңнегулов, күпчелек хикәятләрдәге шигъри текстлар чәчмә текст сюжеты белән турыдан-туры кисешмиләр, эчтәлекләре һәм рухлары белән алар сөйләнә торган яисә хикәяләнгән сюжетка сөземтә, гыйбрәт, бәя, лирик чигенеш, фәлсәфи караш рәвешендә киләләр, дигән фикер әйтә. Шулай булгач, тезмә һәм чәчмә текстлар арасында идея-эчтәлек бәйләнеше һәрвакыт диярлек бар.
Без язма эшебездә әлеге бәйләнеш күзгә нык ташланып торган берничә очракны карап узарбыз.
Бишенче хикәяттә Шәех Сәгъдинең солтан сарае ишегендә бер вәзирнең гаять камил углын күрүе хакында әйтелә.
Хикәят ахырындагы шигырьне бүгенге көнебезгә тәрҗемәдә бирик:
Ул, буе — кипарис, җәмалы — тулган ай,
Гыйлем вә ирдәм белән камил, күреккә бай.
Кашлары фетнә иде, күзләре — бәла,
Кем йөзен күрсә, булыр кайгылы.
Күрәсез, шигырьдә шул ук егетнең тышкы һәм эчке сыйфатлары мактала. Димәк, сюжет сызыгы дәвам итә, мотив ассызыклана, эчтәлек ныгытыла, дигән фикерләрнең кайсы да хактыр.
Аның белән бергә хезмәт итүчеләр, көнләшеп, егетне солтан алдында гаепле итеп күрсәтәләр.
Тезмәдәге шигырь синең хакта начар сүз йөртүченең чын дус булмавын аңлата. Димәк, логик эзлеклелек һаман да югалмый.
Шуннан соңгы тезмәдән без солтанның бу эшләрнең сәбәбен соравы турында укыйбыз. Углан, бу дөньяда бөтен кешеләрне дә ризалаттым, көнчеләрне генә ризалата алмадым, кебегрәк җавап кайтара. Бүлекчә киңәш рәвешендәге шигырь белән тәмамлана. Автор, акыллы ир кеше күңелен рәнҗетмәс, әмма көнчелектән булыр һәрчак кәефсез, көнчелек авыруына үлемнән башка дару юктыр, тизрәк котылырга тырыш, фикерләрен әйтә.
Шушы ук шигырьне лирик чигенеш дип тә, алда әйтелгән фикернең үстерелеше, ассызыклануы яисә сөйләгән вакыйгалардан соң гомумиләштергән нәтиҗә дип тә карап булыр иде. Кыскасы, бәйләнешләрнең һәр төрлесе күзгә ташланып тора.
Кечкенәрәк күләмдәге бер хикәят. Залим хаким галим ирдән, кайсы гыйбадәт яхшырак, дип сораган. Тегесе, төш вакытында оесаң, ул заман эчендә булса да халыкны рәнҗетмәс идең, дип җавап биргән.
Инде шигырь:
Күрдем: өйлә вакыт бер залим оер.
Әйттем: «Ул фетнә оеса яхшырак.
Даим илгә золым кем кылса, аның
Үлүе яхшы Хәятыннан бигрәк.
Күрәсез, бу шигырь тезмә формада сөйләгәннәргә янәшәлек тудыра. Монда бары тик киңәш сораучы һәм бирүче затларның ияләре генә алмашынган, ә фикерләр үзгәртелмәгән.
Шушы тәртиптә барлык хикәятләрне дә карап чыгып булыр иде, без, тезмә һәм чәчмә әсәрләр арасында бәйлелек барлыкка ышандырганбыздыр, дигән уй белән калабыз.
«Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы
Шагыйрь Мөхәммәдьярның кайчан туганлыгы, гомер юлында нәрсәләр күргәнлеге, кайчан үлгәнлеге хакында тулы мәгълүмат юк. Аның тәрҗемәи хәлен дә үзе язып калдырган әдәби әсәрләр аркылы гына күзаллыйлар. Аларны каләм иясе хакында шактый ышанычлы чыганак дип карарга кирәктер. Әлбәттә, кулъязмалар күчерелгәндә, хата да китәргә мөмкин, әмма төрле нөсхәләрне үзара чагыштыру күп вакыт дөреслекне кабат торгызырга ярдәм итә. Гомумән, борынгы чор шагыйрьләре тормышын өйрәнүчеләр элек-электән, беренчел чыганаклар итеп, әдәби әсәрләрне санаганнар. Төрки язмаларың авторлары үзләре турында мәгълүматны әдәби каймага кертеп җибәрүне бик хуп күрә бит. Шулай булуы табигый. Басма сүз юк заманда, халык авыз иҗаты бик киң таралган чорда китап иясе исеменең эзсез югалу куркынычы зур булган. Әдәби әсәр халыкныкына әверелергә, икенче бер кешегә мөнәсәбәтле күрсәтелә башларга да мөмкин ич. Мин үзем, шагыйрьләр, әдипләр гомерләрен багышлаган шөгыльләре китергән җимешләр белән бик горурлангандыр, исемнәренең телдән-телгә, китаптан-китапка күчүе аларны илһамландыргандыр, сөендергәндер, дип уйлыйм. Җитмәсә, ихластан язган кеше күңелен бушата бит әле, ә үзе турында уйламаган күңел — күңелмени?! Әйе, хәсрәтен чишкәндә, кеше түгелә дә китә, түгелә дә китә...
Атымны кем дип сорасаң, и шәһрияр,
Мәхмүд Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр...
Ошбу «Төхфә» тарихын әгәр сорасалар,
Тугыз йөз кырык алтыдыр, белсәләр.
Башладык Казан шәһәрендә моны
Шәгъбан аеның унынчы көне...—
дип яза башлый Мөхәммәдьяр әлеге дә баягы «Төхфәи мәрдан»ны. Аны ныграк аңлар, белер өчен, сюжетлы әсәрләргә кертелгән лирик чигенешләрне уку да җитә. Монда ул безгә үтә моңлы, хәсрәт-кайгылы шагыйрь булып ачыла. Аны үз заманының социаль проблемалары, иҗат шартлары борчый. Без Мөхәммәдьярның күп авырлыкларга, рәнҗетелүләргә дучар кылынганлыгы хакында укыйбыз. Ул кайвакыт бераз үзен кечерәйтебрәк тә җибәрә сыман. Шигъри күңелен аңлауны теләвен дә күрәбез:
Бер заман мең төрле утка якмагыз,
Бераз гына бу хаста хәтерен саклагыз.
Мөхәммәдьяр Алла каршысында үзен бигрәк тә түбәнчелекле хис итә. Ул аннан кайгылары урынына шатлык бирүен үтенә, хәсрәтен дә, михнәтен дә Алла тарафыннан җибәрелгән дип санап, аның киләчәктә бәхетле итәчәгенә дә аз гына булса да өметләнә. Табигый ки, ул кылган һәм кылачак хаталары өчен Алладан һәрдаим ярлыкау көтә. Шулай икән, без Мөхәммәдьярның диндар кеше булганлыгына шик белдермибез.
Шагыйрьнең иҗатны егетлек эше санавы үз күңеле белән корган диалогта бик ачык чагыла.
Хикәятләр аркылы уздырган фикерләр дә Мөхәммәдьяр хакында күп нәрсә сөйли ала, чөнки алар шагыйрьнең күзаллаулары, дөньяга карашы булып тора. Ул үзенең уңай геройларына кешелеклелек, юмартлык, акыллылык кебек сыйфатлар бирә. Кешеләре бәхетле булсын өчен, җәмгыятьнең һәр әгъзасы арасында табигый, гаделлеккә нигезләнгән мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк, дип саный шагыйрь. Начарлыкның илләрне харап итә алырдай зур көч икәнлеген дә күрсәтә:
...Көфер берлә мәмләкәт булмас харап,
Золым берлә егылыр улус, йөдәп...
Шагыйрь еш кына үз-үзенә эндәшә, туры юлга күндерә. Болар да шагыйрь образын тудыруга ярдәм итүче юллар булып тора:
...Ярмөхәммәд, сүзне тугры сүзләгел,
Игри тартып, укны тугры гизләгел...
Әйткән сүз, аткан ук кебек, иясенә тисен, ди Мөхәммәдьяр. Ә бит бу, тирән һәм киң итеп аңлаганда, шагыйрьнең иҗат принципларын да белдерә.
Сүз эчендә син йөземне ак кыл,
Сүзләремне ил күңленә йомшак кыл,—
дип дәвам итә ул, иҗатының халыкка якын булуын теләп.
Мөхәммәдьяр «Төхфәи мәрдан»да халык авыз иҗатын яхшы белгән шагыйрь буларак ачыла. Шул ук вакытта аның поэмаларына Йосыф Баласагуни, Кол Гали әсәрләренең тәэсире сизелә. Йомгаклап әйткәндә, поэмада без киң карашлы, белемле шагыйрь белән очрашабыз.
Суфилык мивәләре пешеп йетмеш
XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән шагыйрь Мәүла Колый Сөләйман Бакырганый, Кол Габидине үзенең остазлары дип санаган, суфичылыкны үзенә төп юнәлеш итеп алган.
Суфилык мивәләре пешеп йетмеш,
Мән андыен берин-берин татсам иде,—
дип, турыдан-туры белдерә ул үзе дә бу хакта. Аллага мәхәббәтенең шундый көчле булуын тели ки, экстаз хәленә килергә өметләнә. «Иссез булып ятсам иде» дигән юллар әнә шул турыда сөйли.
Мәүла Колый, дөньядан аерылмаган шагыйрь булганга күрә, суфиларны үтә диндар кеше итеп күзалласа һәм сурәтләсә дә, әгәр мәхәббәтенең Аллага мәхәббәт икәнлеген һәрдаим расламаса, кылган эшләрнең аның өчен кирәклеге хакында әйтеп тормаса, без лирик каһарманны үзебез кебек үк илгә хезмәт итүче, кызлар сөюче, сөелүче гап-гади бер зат дип кабул итәр идек.
Ә болай... Гыйлемлек тә — Хак рәхмәте, инсафлылык та, башкалары да... Шул игенчелек хезмәте турында язганнарын гына алыйк. Кул-аягы туфракка баткан, кешеләрне тук иткән бу һөнәр иясенең бик саваплы кеше икәнлеген күрсәтә Мәүла Колый.
Җиденче хикмәтен укып багыйк. Анда ата-анага бурычларыбыз, аларга рәхмәт укырга тиешлегебез турында сүз бара. Алар моңа лаек, безне тудырган, үстергән, ди шагыйрь. Бик дөньяви сүзләр, әмма шулар артыннан ук ата-анасын хөрмәт итмәгән кешене шәригать кануннары билгеләгән җәзалар белән куркыта.
Егерме икенче хикмәт карендәшләр арасындагы мәхәббәт хакында. Син туганнарыңнан тормышта күп файда күрә аласың: алар күп булса, дошманнарың куркып торачак; авыр чагыңда ярдәмгә киләчәкләр, хәлеңне беләчәкләр; үлә калсаң, алар ук гүргә дә куячак. Тормыш тәҗрибәсеме? Әлбәттә! Шул ук вакытта карендәшләрне ярату, аларга ярдәмчел булу — Хода кушкан эш тә.
Хикмәтләрне укып чыкканнан соң, күпчелеге бер үк төзелештә икәнлекне күрәсең. Тормышка нигезләнеп, кешедәге аерым бер сыйфатны мактау һәм тәнкыйтьләү өлешеннән соң бу сыйфатка Алланың мөнәсәбәтен белдерү күзәтелә. Икенче төрле әйткәндә, Мәүла Колый укучыларына бер үк нәрсәләрнең фани дөньяда һәм ахирәттә ничек бәяләнүен җиткерә. Бу бераз кечкенә балаларны тәнкыйтьләгәннән соң я орышкач, ни белән булса да куркытып куюга охшаган. Ә ул чорда, ислам идеологиясе хакимлек иткән чакта, Аллаһе Тәгалә фикере аша кешегә тәэсир итү җиңел булган, билгеле.
Сөйгән ярга мәхәббәт турында кырыгынчы хикмәт тагын да хикмәтлерәк. Әгәр шушы ук шигырьне, бер сүзен дә үзгәртмичә, хатын-кызга багышласаң, син оригинальлектә бүген дә әллә никадәр шагыйрьне узачаксың! Ә менә аны Аллага мәхәббәт итеп уйлагач, Алла корган бакчалар гадиләшебрәк кала. Шул ук вакытта ике арадагы мөнәсәбәтләрне тасвирлау нәкъ ике җенес арасындагыларны тасвирлауга гаҗәеп дәрәҗәдә охшаган ки! Янына барсам, миңа карамый, янсам, су бирми, ди шагыйрь. Мәхәббәтне хатын-кызның кире кагуын тасвирлау кебек бит бу. Сәбәбе дә бик гади: сөйгән ярның ярлары күп. Хатын-кыз хакында да без шулай ук язабыз лабаса! Мәүла Колый тормыш тасвирларын әйләндерә дә куя, әйләндерә дә куя. Шагыйребез, чын суфилар Алла каршындагы эшләрне генә эшләп йөри, дисә дә, шул ук гамәлләрнең дөньяга да яраклы икәнлеген ача. Дөньялыкны кумагыз, дип торган Мәүла Колый гел тормыш-көнкүрешне кайгырта булып чыга. Чынбарлыкка нигезләнү суфичылык юнәлешендәге шигырьләрне дә әнә шулай дөньяви итә.

Суфилыкта үзен тапкан хатын-кыз да, ир-ат та гыйшык утында яначак, дию белән дә шагыйрь ялгышмый. Мәүла Колый шигырьләре аша ут-ялкын чорнаган бер җан, югары идеаллар кешесе булып күзаллана.

Гыйльмилә булды сәгадәт
Утыз Имәнинең мәгърифәтчелек карашлары үз вакытында бөтен дөньяны шаулаткан. Ислам идеологиясен алга сөрүчеләрнең берсе булуына карамастан, бу дөньяны яратырга өндәгән ул, дип язалар кайберәүләр аның хакында. Минем уемча, бу — динне берьяклы аңлаудан килә. Бары тик аскетлар гына дөнья матурлыгыннан баш тарта ала. Теләсә кайсы дин нигезе белән дөньяви, ул — үз чорының идеологиясе дә, кануннар җыелмасы да, тарих китабы да... Һәм динилек белән дөньявилыкны текмә-тек капма-каршы куярга ярамый. Коръәннең үзендә аң-белемлелеккә, кешегә кирәк башка уңай сыйфатларга бәя югары бирелә икән, син, дини шагыйрь булсаң да, шул ук әйберләрне алга сөрергә тиеш. Әйтик, дини китаплар гыйлемнең ике дөнья өчен дә кирәклеген таныймы? Таный. Ә Утыз Имәни бу хакта ничек яза? Нәкъ шулай ук.
Ул, белемең булмаганда, һөнәр дә ала алмассың, бәхеткә дә ирешмәссең, ди. Гыйлемне дошманның да, каракның да урлый алмавын, тоткан саен, тагын да күбрәк артуын әйтә.
Тормышта белеме белән илгә файда күрсәтмәүчеләрне дә очратырга мөмкин. Утыз Имәни, укымышлы кешеләр, нигездә, җәмгыятькә файдалы була, дип санаган. Ул белемне гамәлдә куллану мәсьәләләрен дә күтәргән. Надан, сәләтсез кешеләргә эш тапшыруның кирәк түгеллеген язып чыккан.
Утыз Имәни белем аркасында зур уңышларга ирешүне данлаган, аны байлык, матурлык аша ирешкән дәрәҗәләргә каршы куйган.
Наданлык белән әхлаксызлык янәша йөри. Хәтта ки руханилар арасында төрле бозыклыкларның яшәве нәкъ менә аларның чын белем алмавыннан, аңа омтылышлары юклыктан килә.
Кешеләрнең җитешсезлекләрен күрсәтеп бирү өчен дә, укымышлы булырга кирәк. Әмма китап нөсхәсенең күплеге дә кешенең галимлеген күрсәтми, нөсхәләрнең азлыгы да аны надан саната алмый. Кайвакыт башкалар китабына шәрех ясап утыручы, үзен белемле санаучылар каләменнән дә ахмак фикерләр чыга. Мондый китаплар укучыны надан калдыра. Әгәр каләм иясе ялган яза яисә тәнкыйтен иясенә төбәми икән, моннан да җәмгыятькә файда юк. Бу фикерләр барысы да Утыз Имәни шигырьләреннән алынды, һәм алар галимнең, шагыйрьнең ни дәрәҗәдә аң-белем тарафдары икәнлеген күрсәтә булса кирәк.
Шагыйрь фикеренчә, баланы кече яшьтән үк белемгә омтылышлы итеп үстерү мөһим. Башта мәктәпкә илтергә, үзе дә тәрбия бирергә бурычлы булган ата-ана, улы яисә кызы егерме-егерме биш яшькә җиткәч, шул белемнең җимешләрен татыр, ди ул. Утыз Имәни үз телеңә битараф булмаска, аңлаешлы телдә, төрки телләрдә язылганга карап кына, китап фикерен җиңелдән санамаска куша.
Утыз Имәни шигырьләрендә күп нәрсәне танылган галимнәрнең китапларыннан алуын һәм шулардай безгә дә өлеш чыгаруын әйтә. Ул үзен дә гыйлем таратучы буларак бәхетле сизә шикелле.
Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары
Кандалыйның мәхәббәт лирикасына эстетик идеалны чагылдыруның төрле лирик формалары хас булган, әмма аларны үзара бәйләүче уртак структура һәм образ-символлар бар. Әлеге образ-символлар — гомуммәдәният җирлегендә һәм көнчыгыш әдәбияты традицияләрендә туган образ-символлар ул. Әйтик, шул ук изгелек, гыйффәтлелек һәм башка мәгънәви йөк алып килүче хурия, өлгергәнлекне белдерүче тулган ай, гадел хаким булган бер Алла — теләсә кайсы әдәбиятта булса, намазлыкта Алладан мәхәббәт сорау кебек образ — хәрәкәтне, соң дәрәҗәдә сафлык билгесе булган Аппак кызны ислам, милли мәдәният җирлегендә туган образлардан дип санарга мөмкиндер.
Кандалый шигырьләренең бер өлешен генә аерып карап өйрәнү дә әлеге мирасның ни дәрәҗәдә образ-символларга бай икәнлеген күрсәтеп шаккатырды, һәм алар арасында иң күп урын, әлбәттә, яктылык образларына бирелә. Күләм ягыннан чагыштырмача кыска йөз шигырьне генә алып, яктылык образларын санап чыкканнан соң, аларда яктылыкны белдерүче 130 билге барлыгын белдек. Объектны тасвирлаганда кулланылган яктылык төшенчәләре, контексттан чыгып, төрле мәгънәви йөк алып килә. Шул ук тулган ай образын алыйк ди. Гомумән караганда, ул — шәхеснең өлгергәнлеген билгеләүче тасвирлама, дидек. Бу мәгънәви йөкне һәрвакыт алып бару белән бергә, тулган ай образы шигырьдә гәүдәләндерелгән кызның нәкъ менә йөз камиллегенә дә, аның аерым чалымнарына да ишарәләргә мөмкин.
Г. Кандалыйда яктылык образлары, әйтергә кирәк, башкалары да билгеле бер күчемлелектә кулланыла. Төрле шигырьләрдән бер үк чагыштырулы юллар табыла. Мәхәббәт объектын тасвирлаганда, ай, кояш, йолдыз һәм башкаларның билгеле бер тәртиптә килүе яисә образ төркемлелеге дә хас. Бу — гаҗәеп үзенчәлек!
Образны калкуландыру өчен, шагыйрь аны космогоник җисемнәр, әдәби-дини геройлар белән генә чагыштырып калмый, яктылык хәрәкәтләренең төрле формаларын файдалана, мәгъшукасы кулланган көндәлек предметларны да яктылык образлары аркылы тасвирлый. Соңгылары, минемчә, татар шигърияте өчен аеруча үзенчәлекле. Әйтик, «Көмеш алкаң», «Каләмең тутыя биңзәр», «Башыңа киясең калфак, сыйфаты кар кебек һәм ак», әмма мондый төрләр бик аз.
Мәгъшуканың әгъзалары, герой җанындагы хис, нигездә, яктылык образлары белән генә чагыштырыла. Герой күңелендә кабынган утның бары тик ике сәбәбе бар, һәм ул әлеге образларда төгәл чагыла да. Беренчесе фирак, ягъни аерылу уты булса, икенчесе — гыйшыкныкы. Лирик миндә кабынган шул хис кайбер очракта бәгърем яна, йөрәгем яна рәвешендәге образ-хәрәкәтләр кергән гыйбарәләр белән белдерелә. Шулай да аларның күпчелеге — ут, нур, нар кебек яктылыкны белдерүче төшенчәләр. Күрәсез, аларда яктылык күләме төрле дәрәҗәдә.
Шунысы кызык: Кандалыйда нәкъ менә яктылык образлары мәгънәви, интонацион, тематик фокусларны тудыруда төп эш башкара, һәм әлеге өч төр фокусның һәр шигырьдә барлыгын да әйтеп узарга кирәк. Образларны шигырь фокусларына мөнәсәбәттә карап, күпчелеге фокуска керә, дигән фикергә килдек. Мисалга исемсез бер шигырьне китереп узарга мөмкин:
Сачәк бер вакыт атадыр,
Коела, җиргә ятадыр;
Кибәдер — корып катадыр,
Көзенә керсә яринда.

Гомер дәхи шулай үтәр,—
Сачәк вакытың үтеп китәр,
Йөзеңнең рәүнәкъе бетәр,
Яшендин керсә кайгыга.
Ике структур өлештән торган ике генә куплетлы шигырьнең беренче өлеше аның кереше буларак каралырга хаклы. Ул һәрбер таныш табигать күренешеннән мәгълүмат биреп кенә калмый, тематик каршылыкны да тудыра. Икенче кисәктә исә әлеге каршылык, яңа текст аша бирелеп, шигъри фикерне киңәйтә. Бу строфа теманы мораль планда ача, ягъни кешеләр мөнәсәбәтендәге этик нормалар бозыла, дип әйтелә. Без моны «яшьтән үк кайгыга керү» гыйбарәсе аркылы аңлыйбыз һәм героебызның бәхетсезлеген беләбез. Тема да чишелә. Бәхетсезлек мәгънәсе дә яктылык образы аркылы тудырыла. Лирик мин, героиняның йөз рәүнәкъе — яктысы бетәр, дип искәртә.
Кеше мөнәсәбәтләрен, лирик мин мәхәббәтен тасвирлау, күләм зурлыгы һәм кулланылган образлар ноктасыннан караганда, башта бөтенләй үзгә булып күзгә ташланган «Көләрмен мин» шигыре дә структур планда нәкъ шундый ук. Икешәр юллы ике өлештән торган бу шигырьдә мәгълүмати кисәк лирик геройның башкалар белән мөнәсәбәте катлаулы булуны чагылдыра һәм тематик каршылыкны бирә:
Көләрмен мин, елый дошман,
Бәнем бәхтем ачылганда.
Йөрәгенә төшә хәсрәт,
Уты бездә басылганда.
Кандалый яктылык образларына шигъри фикернең психологик биеклегендә мөрәҗәгать итәргә ярата:
Бәнем эчемдәге нарым,
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын,—
Сабырлык бирсәнә, Алла!
Кандалыйда төсле металл, таш, бигрәк тә цинк (тутыя), көмеш, ак якут төсләре образны яктылык белән өртүгә, калкуландыруга, аерып куюга хезмәт итә. Йөзне кызыл, ак якут, кызыл гөл белән чагыштыруга мисаллар чамасыз күп. Бу төр яктылык образлары кыска шигырьләрдә шулай ук тематик каршылык тудыру өчен кулланылалар:
Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем —
Икесе булмаса иде.
Яңа китерелгән шигырь дә ике структур өлештән тора, һәм яктылык образы шуның беренчесенә кергән. Бу — Г. Кандалыйның күчемле конструкцияләр белән эш итүен дә дәлилли булса кирәк.
Тулган ай, хурия образлары, шагыйрь тарафыннан тиңләштерелгәнгә, бергә кушылып та китәләр. Хурия — шагыйрьнең идеалы, шуңа да аның дөньясын кайдадыр якында гына сагалап торган җир тормышына каршы куя, әгәр үзенә булса, аңа җирдә дә җәннәт ясарга вәгъдә итә һәм шул юл белән үзен дә идеаллаштыра ул. Риза булмаса, төрле авырлыклар, тәмуг газаплары белән куркыта. Беренчедән, шулай ук үзенең бөеклегенә ишарәли. Икенчедән, аның шигырьләренә шул сәбәпле яктылык образларына капма-каршы булган караңгылык образлары да килеп керә. Сан ягыннан караганда, алар бик аз. Һәм күпчелек очракта шагыйрь аларны көндәшләреннән үч алу максатында куллана. Бер шигырендә үзе өчен якты булып күренгән кызны да ул сөйгәне дип саналган кешесенә нурсыз күрсәтмәкче: «Җамалең күрсәйде кара төтендик». «...Бән сезләрә бер сүземне»дә:
Надан ирне көтеп алмак,
Ирүр мөшкел кочып ятмак;
Аның малын ута якмак —
Нәданә гасбәи Алла»,—
дип, хәтта үзе күз төшергән кызны да үч алырга өнди. Лирик миннең калебен «караңгылык» бассын өчен, сөеклесенең хыянәте кирәк. Әмма ул аңа, бу үз-үзеңә хыянәт итү, дип әйтергә ярата. Үзен кызгандырту аркылы шәхси мәнфәгатьләрен яклатмакчы. Ул кызны беркатлы, тормышны аңламаучы саный. Бу — бөтен бер иҗатта шулай!
Йә, сөямен, дип алдап, бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!—
дип тели ул кызга «...Сөйгәнемгә инанмасаң Бәдига» шигырендә. Шулай да шагыйрьнең лирик үчләшүләре борчуларын басарлык түгел. Ул моны үзе дә танырга мәҗбүр:
Бәдига, рәнҗемә, каргадым уйнап.
Трагик хәлен гел истә тоткан лирик мин сабырсыз, бу мөселман һәм милли эстетик идеалларга туры килми. Шуны акларга теләпме, шагыйрь даими рәвештә Алладан сабырлыклар сорый, түзүнең юлларын күрсәтүен үтенә. Баласына багышланган шигырьләр шуның ачык дәлиле була ала:
Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракендин
Янып бетте йөрәк-бәгырь.
(«...Ки әүвәл ибтида итдем»)
Шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре — мәгъшукасына бәйле тормышка ашмаган хыяллары хакында фәлсәфә ул. Аннан башка һәм аның белән яшәткән утлы дөнья! Лирик мин — мәгъшукасына саҗдәдә, аңа тулысынча бирелгән, чөнки ул аның дөньясын үз яктысы белән тулысынча тутырган, әйтерсең башка яктыларга урын юк.
Кандалый шигырьләренең һәр куплеты, һәр структур кисәге башкалары белән мәгънәви бәйлелектә тора. Шагыйрь үзенең мәхәббәтле һәм якты дөньясын тормыш прозасына каршы куя һәм моңа һәрвакыт фокус позицияләрендә бирелгән, калку күренгән традицион образлар аркылы ирешә. Әлеге символларны башкаручы функцияләренә бәйле рәвештә дә төркемләргә булыр иде. Аларның бер өлешен кызның сыйфатламалары дип карасак, икенчеләре — лирик миннең рухи халәтен ачып бирү максатында кулланылган символлар.
Сатирик юнәлештәге шигырьләрдә шундый үзенчәлек бар: монда шагыйрь яктылык образларын үз идеалына туры килмәгән кызны тасвирлау өчен дә файдалана. Моңа бер үк вакытта чагыштыру объектларын үзгәртү юлы белән ирешелә:
Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,
Авызың җәйрәгән иске иләкти.
(«...Сәнең башың ирер мисле пудаука»)
Сулы чиләкне тулы күңел, йөрешне эштәге иләк белән чагыштыруларны еш очратырга була, ә бу тасвир, күргәнегезчә, тапталмаган. Шигырьләрнең эмоциональ яңгырашы исә башка шагыйрьләрнекенә караганда да контрастлырак. Моңа ул нәкъ менә яктылык, караңгылык образларын уңышлы куллану аркылы ирешә:
Гыйшыкның пәйаны юкдыр, баскан туфрак улмаса,
Интиһаи гыйшык улмаз: тән череп, хакь улмаса.

Гарзыхаль итмәк өчен, бер намә яздым сәңа мән,
Та беләсән, гыйшк удына янмышым кап-кара мән.
(«...Гыйшыкның пәйаны юкдыр, баскан туфрак улмаса»)
«Әбугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре
Бик борынгы заманнарда ук яшәгән Көнчыгыш галиме Ибн Сина (Әбугалисина) турында әллә никадәр риваять, легенда саклана, чөнки андагы белемлелек күпләрне аптырашта калдырырлык булган. Гади акыл аңламастай нәрсәләргә ирешкән Әбугалисина үз чорында ук кешеләргә сихер иясе, тылсымчы булып күренгәндер. Ә инде еллар узгач, аңа бәйле вакыйгалар гасыр тузанына күмелгәч, серлелек пәрдәсе тагын да калыная төшкән, Әбугалисинаны олыклаган әсәрләр иҗат ителгән.
Каюм Насыйриның универсаль белемнәр иясе хакында бер төрек китабын татарчалаштырырга алынуының сәбәбе нәрсәдә соң? Әлбәттә, татар халкында укымышлы кешеләргә ихтыяҗ зур булуда, аңа үзенә үрнәк итәрлек шәхесләр кирәклектә. Мәгърифәтчелек карашларына ия Каюм Насыйри аң-гыйлемне халыкка ничек хезмәт иттереп булганлыгын күрсәтергә теләгән.
Кыйссаның эчтәлеген хәтергә төшерик. Аның үзәгенә тирән белемле, югары әхлаклы каһарман куелган. Ул инде табигатьне үз көченә буйсындыру дәрәҗәсенә ирешкән. Дөрес, аның туганы һәм көндәше Әбелхарис та наданнардан түгел, әмма әхлаксызлык, югары сыйныф вәкилләренә ялагайлык, шуларга ярдәм итүе, явызларны баету өчен көч түгүе аны тискәре геройлар рәтенә бастыра. Монда мәгърифәтчеләрнең һәрьяктан камил кеше турындагы карашлары ачыктан-ачык һәм шул ук вакытта үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Башка әсәрләрдә, гадәттә, тискәре геройлар үтә надан булсалар, Каюм Насыйри тәрҗемә иткән кыйссадагы Әбелхарис гавам халкыннан белемлелеге белән аерылып тора. Дөрес, бу ноктадан караганда, аңа Әбугалисинага җитәргә ераграк әле. Әсәр башында әлеге геройның туында ук игезәгеннән йомшаграк булуы искәртелә. Әгәр ул белеме белән аңа тиң булса, туганы тарафыннан җиңелмәс тә иде бит. Әбелхарис Әбугалисинаның патшага дип җибәргән агулы чәчәк исеннән харап була.
Кыйссада Әбугалисинаның мәгърифәт эстәүдә узган юлы шактый тәфсилле тасвирлана. Бала чагы башкаларныкыннан аерылмый диярлек: алар кебек үк, сабакка йөри, эшләрен һәм дәресләрен тәмамлагач уйнарга чыга. Әмма аның табигатенә зиһенлек, үткенлек, белемнәрне тиз үзләштерү кебек сыйфатлар салынган. Шулар өстенә ул әле бик тырыш та, каләмгә маһирлыгы да бар. Андый баланың унике яшендә башкаларга белем бирә алуы гаҗәпләнерлек нәрсә була алмый. Мондый үсеш бары тик сокланырлык һәм үрнәккә куярлык кына. Әдип, педагог, мөгаллим шулай эшли дә. Явыз затларны, залим патшаларны көлкегә калдырырлык белемле Әбугалисина белән таныштыра ул замандашларын.
Сүз ахырында Каюм Насыйриның Әбугалисина белән кызыксынганлыгын, аның хакында фәнни язмалар да калдырганын әйтеп узуны кирәк саныйм. «Ибне-Сина» исемле хезмәтендә ул шундый юллар яза: «...Коръән гыйлеме, морфология һәм синтаксис фәннәреннән дә оста иде. Һәм дин нигезендә риторика һәм хисап, геометрия һәм алгебра фәннәрендә дә, һәм дә логикадан мәдрәсәнең икенче баскычын тәмам бала вакытында ук үтте. Аннан соң табигать белемнәреннән тиешенчә өйрәнеп, барлык фәннәрдә ул заман укымышлыларыннан өстен чыкты, һәм медицинада ничә заман тәҗрибәле врачлардан гыйлем алып җитлегү тапты.
Аллаһе Тәгалә аңа шулкадәр гыйлемне ачты ки, никадәр галимнәрнең дикъкать белән каравына мохтаҗ гыйлемлек аның каршында ачык, аксиома дәрәҗәсендә иде».
Күрәсез, «Әбугалисина»ның төп героена тарихта билгеле Ибн Сина, ягъни универсаль белемнәргә ия шәхес прототип итеп алыну бернинди шик тудырмый.
«Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар
Татар әдәбиятында реалистик прозага нигез салучыларның берсе булган Муса Акъегет «Хисаметдин менла» повестен бер татар авылын сурәтләүдән башлый, әмма авылның исемен атамый, тартынам, дип белдерә. Чынлыкта исә, авылны тәгаенләү мөһим түгел, дистәләгән, йөзләгән татар авыллары хакында шушы ук башлам ярдәмендә сөйләп булыр иде.
Н. авылы хакында сүз барганда, автор киләчәктә танышачак героебызның өен аерыбрак тасвирлый, чөнки хуҗасының тырыш, хезмәт сөйгән адәм икәнлеген күрсәтүне дә кирәк саный.
Тора-бара без Хисаметдиннең указлы мулла баласы икәнлеген, госманлы җирендә белем алганлыгын беләбез. Автор болар артыннан ук героеның мәгърифәтлелеге аркасында дусларга да, дошманнарга да бай булуын хәбәр итә.
Һәр нәрсәнең рәтен белгән, белемгә ия һәм эш сөючән егет ихтыяҗсыз тормыш кичерә.
Җәйләрен кара хезмәт белән уздырган Хисаметдин менла кыш көннәрендә халык арасында була. Ул төрле газеталар алдыра. Аның «Тәрҗеман» газетасыннан милли проблемалар хакында укыганда яшькә батып бетүен күрәбез. Бу безгә Хисаметдин менланың артык нечкә күңеллелеге, милләтпәрвәрлеге, «Тәрҗеман» газетасына һәм аны чыгаручы Исмәгыйль Гаспринскийга бик рәхмәтле булуы хакында фикер йөртергә нигез тудыра. Шул ук вакытта ул иҗтимагый мәсьәләләр белән әнкәсен борчырга теләми, сүзне башкага бора, хәсрәтен яшерә. Язучы берничә мәртәбә бер кеше проблемаларыннан ислам кардәшләренең хәле алдарак торуы хакында ассызыклый. Хәтта инде зиратта яткан ата хакындагы хәсрәтнең милли хәсрәтләрдән онытылуын күрәбез. Без моның өчен Хисаметдинне гаепләргә ашыкмыйбыз, чөнки язучының симпатиясе әнә шундый геройга булганлыгы һәрдаим тоемлана.
Хисаметдин, бәхәссез, диндар адәмдер. Намазын калдырмый. Шул ук вакытта ул хөкүмәт чыгарган кануннар белән дә хисаплаша. Гимназист Әбүзәр Дәүләтгилдиев белән сөйләшкәндә, аның тәртипле уку йортларының тарафдары икәнлеге ачыклана.
Муса Акъегет төп геройны әнә шулай бик тәфсилле, эш-хәрәкәтләре аша тасвирлый. Башка геройлар белән инде без аңа мөнәсәбәттә таныша барабыз.
Язучының икенче ныклап тукталган герое — Хәнифә туташ. Без аны беренче мәртәбә Хисаметдин менла тукталган мөсафирханә ишегалдында очратабыз.
«Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы Киелмеш, өстендәге йонныкы күк камзулы нәзек вә зифа буена яхшы якышыр. Муенында саф көмеш монетлар багланмыш, уфак-уфак атлап кәчән вакытта йомырык вә так-чык шикелле ике күкесенә акчалар челдер-челдер орылыр, аягында тамбурлы читек-башмак, саче вә күзләре вә кашлары ялтыравык кара, йөзе нурлы, кызгылт ак, борыны кечкенә вә гүзәл»,— ди аның хакында Муса Акъегет. Бу матурлык Хисаметдиннең бөтен проблемаларын оныттыра, гашыйк иттерә, фикерләрен чуалта... Җитмәсә, Хәнифә туташ үзе дә — укымышлы кыз. Хисаметдин менлабызга менә дигән пар!
Язучы Хәнифә туташның кыш көннәрендә ни эшләве хакында сөйләүне шулай ук кирәкле таба. Ул, тегү тегеп, китап укып, көн арты көн уздыра. Киенеп-ясанып, базарга да чыгып кергәли.
Хисаметдин менла, кызга гашыйк булганнан соң, шәһәргә йөрүләрен арттыра. Бу йөрүләреннән милләткә дә файда зур. Төрле бәхәсләрдә ул күпләрнең дөньяга карашын үзгәртә, дус-ишләрен, таныш-белешләрен дә киңәшеннән калдырмый. Аны Мөселман халыкларының европалылардан артка калганлыгы борчый. Моның сәбәпләренең диндә булмыйча, кешеләрнең яшәү рәвешендә, фәлсәфәсендә икәнлеген аңлаган менла дини сабаклар аркылы да аларны башкача яшәргә өйрәтә. Исламда хәләл кәсепнең, белемлелекнең саваплары, хәер сорап яшәүнең яман эш саналуы турында аңлата. Менә шушындый кеше өчен Хәнифәнең һәртөрле авырлыклар кичәргә әзер булуы бик табигый, чөнки аны Хисаметдин кадәр бәхетле итә алучы булмаячак.
Эштә, уйда да алар бер-берсенә охшаган. Икесе дә шәхес ирекле булырга тиеш дип саный. Әмма милләткә гомерен багышлаган егет, шәхси мәнфәгатьләре турында гына уйлап яши алмый, авылларда агарту эшләрен дәвам итә, шуның аркасында сөйгәнен дә югалта яза. Әсәр ахырында яшьләр кавыша, бәхетле гаилә кора.
Язучының идеалда күзаллаган геройлары бу ике образ белән генә чикләнми. Ул татар эшмәкәрләре, сәүдәгәрләре нинди булырга тиешлекне дә күрсәтеп бирә. Аларны тәрбияләп үстергән идеаль ата-ана образларын да тудыра. Икенчел пландагы геройлар булганлыктан гына, аларга артык киң тукталмый, әсәрнең сәнгати тукымасын бозарга теләми.
Гамәл вә җәза (Р. Фәхретдиновның «Әсма...» романы буенча)
Татар галиме Габдрахман Сәгъди Риза Фәхретдиновның «Әсма...» романы хакында «һәр эшнең һәм җимеше, һәм җәзасы булмый калмый» идеясен яклаган әсәр икәнлеген язып калдырган. Дөрес, китап атамасына автор үзе бары тик гамәлгә карата җәза кулланылу турындагы фикерен генә чыгарган, ягъни шунысын аеруча ассызыкларга теләгән.
«Әсма...» романында яхшылык һәм начарлыкка битлек кидерелмәгән, кылынган гамәлләргә укучы бәяне шунда ук һәм төгәл бирә ала.
Әсәр башында ук язучы сөйләнәчәк вакыйгаларның сәбәбе Хикмәт хаҗиның Габбас меллага үч саклавы икәнлеген әйтә, чөнки ул, аның надан кызына өйләнүдән баш тартып, белемле һәр тәрбияле Гайшә абыстайны алган.
Һәм шулай булып чыга да. Муса исемле ялагай, надан мулла, бер авылдагы мәчетне яңадан төзер өчен, халыктан акча җыя, әмма бозыклыкларга туздырып бетерә. Аның исемлегенә Габбас мелла да кертелгәнне сәбәп итеп, шаһит сыйфатында, героебызны полициягә чакыралар. Әлеге дә баягы Муса кайчандыр Хикмәт хаҗига мәдхия язган икән. Хаҗи, аны коткарып, төрмәгә Габбасны утыртырга уйлый, тик тегесе хаҗ сәфәренә китеп бара. Күрәсез, кеше хисабына яшәргә гадәтләнгән Муса, өлешчә үзенең җәзасын алып өлгерә: хөкемгә тартыла, халык каршысында даны китә.
Габбас мелланың озакламый вафатыннан хәбәре килә, бер елдан Гайшә абыстай да үлеп китә, һәм тәрбиячеләрсез калган Әсманы Йосыф бабай үзенә ала. Акчасыз, мөлкәтсез бала мулла-фәләннәргә кирәк булып чыкмый. Яңа йортта Әсма яшь шәкерт белән таныша, бүләк алыша, аңа карата җылы хисләр кичерә. Егет белән танышуына озак та үтми, кызны Хәмидә исемле бер мосафир хатын үзенә алып китә һәм, унбиш көн дигәндә, аның чирләгәне, бераз соңрак үлгәнлеге хакында хат сала. Шулай итеп, Әсманың теләнчелек тормышы башлана. Яше җитмәгәнгә, Зәйнүш тә, башкалар да аны фахишә итәргә өлгерә алмый калалар.
Исеме Зәйнәпкә үзгәртелгән кыз бераздан шифаханәгә эләгә. Фаҗигале язмыштан аны бер авыл хатыны коткара. Үсеп җиткәч, Зәйнәп, Салих байның тәрбия йортында укып, мөгаллимәгә әйләнә. Әтисен, яшь чагында гашыйк булган шәкертне очрата, гаилә кора. Холкы һәм фигыле белән кешеләргә авырлыклар китермәгән бу затлар алдагы гомерләрендә бәхеткә ирешәләр.
Ә башкаларның язмышы нинди соң? Хикмәт хаҗи бөлә, хәерчелеккә төшә, бер башкорт өендә үлә. Хәмидә исә яман авырудан шифаханәдә вафат була. Муса төрмәгә эләгә. Аяксыз калган Зәйнүш теләнчелеккә чыга. Кылган эшләренә сайланган җәза бик игътибарга лаек. Кем башкаларга ни теләсә, шуңа үзе «ирешә». Әйтик, Хәмидә — күпме кызны йогышлы авырулы иткән кеше. Зәйнүш аркасында Зәйнәп аягын сындырмадымыни? Хикмәт хаҗи бөтен тирә-якны үз кулында тотарга теләмәдемени? Гамәлгә бирелгән җәзаның махсус сайланганлыгы аңлашыла. Төрле җирләрдә алар белән очрашкан Әсма, авыр хәлләрен күреп кызгана, үзен кайчандыр камчы белән кыйнаган Зәйнүшкә садака биреп уза. Ул, әлбәттә, берсен дә танымый. Әмма монда әхлаксызларның үзләренең кызны таныячагына һич шик юк. Әсманың өстенлеген, мәрхәмәтлелеген күрү дә алар өчен авыр бер җәза булгандыр, дип әйтәсе килә.
Хатын-кыз бәхете
Закир Һадиның «Бәхетле кыз» һәм «Бәхетсез кыз» дип исемләнгән повестьларында проблема әсәрнең атамасына ук чыгарылган. Нәрсә ул бәхет һәм бәхетсезлек? Язучы безнең алдыбызга әнә шундый поляр сораулар куя түгелме?
Менә бәхетле кыз Гайшә. Аның әнисе Хәдичә абыстай — гаять изге, кешелекле һәм кечелекле хатын. Ул төрле фәннәрдән хәбәрдар, берничә тел белә. Гайшә, беренче чиратта, шундый әниле булуы белән бәхетле. Аннан алган тәрбиясе аны көчле рухлы, акыллы итә. Төрле авырлыкларны кичсә дә, ахыр чиктә ул тиңе Габбас меллага кияүгә чыга. Бәхетле кыз үзенә лаек булган егетне дә бәхеткә ирештерә, ди автор. Әгәр әсәр шул урында тәмамланса, хатын-кыз бәхете тулысынча ачылмас иде. Повесть ахырында без Гайшәнең Хәсән белән Хөсәен исемле ике тәрбияле баланың әнисе булуы хакында да укыйбыз. Шул ук вакытта әсәрдә Гайшәнең җәмгыять хадимәсе икәнлеге дә күрсәтелә, ягъни ул милләтенә хезмәт итү бәхетен дә кичерә: «киләчәк заманга тәрбияле аналар хәзерләмәктә».
Инде без алдан ук бәхетсез кызның Гайшәгә капма-каршы язмышка дучар ителәчәген белеп торабыз. Шулай булгач, аның әти-әнисе дә Хәдичә ханым белән Ибәт абызгайныкыннан үзгә тормыш алып барырга тиештер. Чынлыкта да, шулай икән. Хәнифә бер караңгы авылда туа. Әтисе Әхтәри агайның әхлаксызлыгына чикләр юк: гамәлдән чыккан акчаны хәергә бирә, кеше җиренә кереп, үзенекен киңәйтә, хезмәтчеләрен рәнҗетә. Хатыны Шәрифә Хәдичә абыстайга охшаса, аны бераз йөгәнләр иде дә, үзенең дә әдәпсезлеге хәттин ашкан. Яшь чагында ук бозыклыкта йөргән. Кызы Хәнифә дә аның юлыннан китә.
Башыннан күп авырлыклар кичкәннән соң, ирләре тарафыннан да рәнҗетелгән, әти-әнисеннән дә рәхәтлек күрмәгән Хәнифә урманга барып асылына. Димәк, җәмгыятькә дә, гаиләгә дә, бер генә кешегә дә үзенең кирәге калмаганлыгын аңлый.
Күрәсез, язучы, ике кызны бер үк яссылыкларда сурәтләп, безгә үзара чагыштыру мөмкинлеге тудыра, һәм бәхетнең дә, һәм бәхетсезлекнең дә тәрбиягә, гаиләгә, тирә-юньгә бәйлелеген ача.
XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
XIX йөзнең икенче яртысында шигърият күләм ягыннан шактый арта, жанрлар җәһәтеннән дә байый. Әле һаман да шәркый поэзияне ныклап үзләштерү, Урта гасыр әдәби традицияләрен дәвам итү күзәтелә.
Бу чорда акыл ияләре тарафыннан, тарихыбызга борылып карап, аны бәяләү, аннан гыйбрәтләр алырлык нәрсәләр эзләү омтылышы күзәтелә. Болгар иленең данлы үткәне, аның аерым шәхесләренең язмышы төрле фикерләргә этәрә, иҗат өчен тема бирә.
Гали Чокрый шигырьләрен исебезгә төшерик. Хәзерге телебездә «Казанны мактау» дип йөртелгән әсәрендә ул, башкаланы данлаудан бигрәк, бөек Болгар белән горурлануын, аны югалтканга үкенүен җиткерә шикелле. «Менә шәһре Казаннан күп мөкатдәм шәһре Болгар хуб»,— дип яза ул аның хакында. Белемнәр үзәге булган каланың яндырылу-җимерелүе аянычлы күренешләр аша ачыла. Халык үтерелгән, үз җиреннән еракка сөрелгән, биналар урынында хәрабәләр генә утырып калган... Кешеләр рухи таркатылган, куркытылган, мөһаҗирлеккә дучар ителгән. Бумы гыйбрәт түгел? Димәк, Казан белән горурлану, аны мактау гына җитми, башкалаңны яклау, саклау да кирәк. Ә Казан, чыннан да, боларга лаек. Монда матур кием-салымнар тегәләр, читек-башмак кияләр, алар үзләренең эшләнешләре белән бөтен дөньяга билгеле. Монда хатын-кызлар кул эшләренә оста. Йортлары да, ирләре дә, җырлары да менә дигән аларның. Акыллы кешеләр дә, табиблар да, шәкертләр дә, азанчылар да, вәгазьчеләр дә җитәрлек Казанда.
Шул ук Гали Чокрый Вәлид Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Шиһабетдин Мәрҗани кебек мәшһүр затларны да мактап яза. Бу мәдхия һәм мәрсияләрнең барысы да башкаларга үрнәк образлар тудыра, тормышка нигезләнеп сабак бирә. Милләтне, илне алга жибәрергә кирәк. Тәрәккыять башында һәрвакьт акыллы шәхесләр тора. Идеалны бүгенгесеннән яисә үткәннән эзли шагыйрь һәм таба да.
Шушы чорның икенче бер каләм иясе Мифтахетдин Акмулла мирасында да мәрсия һәм мәдхияләр бар.
«Дамелла Шиһабетдин хәзрәт...» иң элек мәдхия рәвешендә язылган була, әмма шагыйрь вафатыннан хәбәр таралгач, ул мәрсия итеп үзгәртелә. Бу хәл ике жанр формасы арасында әллә ни аерма булмавын аңлата булса кирәк. Акмулла шигырь ахырына галим үлеменең зур югалту алып килгәнлеге хакында берничә юл гына өсти. Хәер, жанрын мәрсия яисә мәдхия дип билгеләүдәмени эш? Максат барыбер бер булып кала: Шиһабетдин Мәрҗанинең халыкка кылган хезмәтләрен, бөеклеген күрсәтү. Акмулла Шиһаб хәзрәтнең андый шәхесләргә ихтыяҗ бик зур булган бер вакытта мәйданга килгәнлеге турында яза. Хәтта ки аның зурлыгын руслар да таныган икән! Шагыйрь ниләр белән генә чагыштырмый хәзрәтне! Ул идея җәүһәре дә, маяк та, сәламәтлек чишмәсе дә, саф су да булып күз алдына килә, чөнки чишелмәслек кебек мәсьәләләрне хәл итеп, караңгылыкта ут кабыза, тонык кебек күренгән гыйлем дөньясының чиста суларына юл ача.
Йомгаклап әйткәндә, халыкның үзаңы үскән чорда тарих һәм чынбарлыкны бәйләп карау арта, эше белән халыкны алга җибәрешкән кешеләрнең исемен мәңгеләштерү теләге дә көчәя, һәм, әлбәттә, шуңа бәйле рәвештә, мәрсия һәм мәдхияләр күпләп иҗат ителә.
«Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?
Заһир Бигиевнең «Өлүф...» әсәрендә минем иң яраткан каһарманым — Муса. Кайбер галимнәр Мусаны байлык колы итеп күрсәтергә тырышсалар да, бу ышандырмый. Роман капитализм тамырларын ныграк җәя барган бер чорда иҗат ителгәнлектән, җәмгыятьтә акча уйнаган роль язучы тарафыннан һәрдаим яктыртылу аркасында туа ул фикер. Теләсә кайсы юл, хәтта өйләнү аркылы баю омтылышы исә икенче бер герой — Габденнасыйр образы — аркылы ачыла. Ә менә Мусага язучы бу зыйфатны сылап кына куя шикелле. Аның егеткә мәхәббәте әллә каян күренеп тора.
3. Бигиев геройларны тасвирлауда мәгърифәтчелек алымнарыннан бөтенләй китә алмаган. Әйтик, Муса. Ул үтә чибәр, гыйлемле, дини. Башкалар ястү намазын да аңа ияреп кенә укыйлар. Без Мусаның бер генә намазны да калдырмавын — утә диндарлыгын күрәбез. Күңеленең нечкәлеген әйтеп тә торасы юк! Зөләйханың үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, кайгы-хәсрәткә бата, яшькә күмелә, әле күмәргә дә барып кайта.
Муса Хәдичәгә акча өчен генә өйләнәме соң? һич юк! Хәдичәнең егеткә үлеп гашыйклыгы хатларында бик ачык чагыла бит. Әле Муса Зөләйха үлемендә гаепле табылганнан соң да, ул аннан баш тартмый, Габденнасыйрга барырга теләми, бары тик ата-анасына каршы чыгарга гына җөрьәт итми. Әнисенә әйтмичә, Казанга Муса янына китеп барган Зөләйха кебек кыланмый ул, шуңа күрә роман ахырында бәхеткә дә ирешә.
Мусаның Хәдичәне яратуы да шик тудырмый. Кызның гүзәллеге турында һәркем белә. Язучы әсәр атамасында ук бу хакта искәртеп куя. Гашыйк кыз, такта ярыгыннан күзәтеп, егет турында уңай фикерләрен ныгыткан, аның үзен яратканлыгына бик ышана.
Бер ялган икенче ялганны тудыра, эшне катлауландыра, бәхетсезлекләргә китерә, ди язучы. Әгәр, үзенең исемен Хәдичә каршында таплаудан, аны кирәкмәгән шикләргә төшерүдән курыкмаса, туй алды көннәре булмаса, Муса ялганга бармаган да булыр иде. Хөкем дә ялганга корылырга тиеш түгел. Бер караганда, изге эшкә алынган кебек Андреевның планнары нәкъ менә шул ялган аркасында җимерелеп төшә дә бит. Инде килеп, Габденнасыйрның ялганчылыгы, икейөзлелеге, башкаларга карата корган мәкере үзен үк харап итә. Хәер, без Мусага да ялганчы дигән тамга суга алмыйбыз, үз адвокатына ул чын дөреслекне сөйләп биргән була, киңәшкә кадәр эшне яшерү аның хокукында, кануннар белән дә рөхсәт ителә.
Җәмгыятьтәге акча роленә зур игътибар бирелсә дә, ул кеше зарары өчен хезмәт итми. Шубинга да, Андреевка да, гаделлекне торгызу өчен, шактый сумма кирәк. Кунакханәләрдә торасы, илнең бер почмагыннан икенчесенә йөрисе... Шулай булгач, җәмгыять институтына хезмәт итүче Шубин һәм Андреев кебекләргә без тискәре бәя бирә алмыйбыз. Әмма гадел тикшерүче, дөреслек белән мәсьәләне хәл итүче буларак, Шубин Андреевтан өстенрәк кала.
Әхмәди байны да гаепләргә ашыкмыйк. Ул кызы турында кайгырта. Кеше үтерүче Мусага бирә алмый ич инде ул бердәнбер баласын! Ата суд хөкемен көтә, ашыкмый, әле судтан соң да тиз генә башка кешегә ярәшеп куймый, Хәдичәне дә артык көчләми шикелле.
Әсәр ахырында язучы безгә Муса һәм Хәдичәнең бәхетле гаилә корганлыгы хакында хәбәр итә. Яратуга нигезләнмәсә, ул болай язар идеме икән? Хәдичә кемгә генә барса да, аның янчыгындагы акча барыбер иренә булачак. Бу — аңа аталган бирнә. Әгәр инде Муса байлык колы гына булса, Петербургта Зөләйханы кияүгә дә сорамас иде ләбаса! Бу адымның ашыгып ясалганлыгы әллә каян күренеп тора, чын хисләр булуы расланырлык ара әле узмаган. Шуны аңлаган ата-ана Зөләйханы кияүгә бирергә ашыкмый да. Гомумән, бу гаилә әгъзалары ихласлыклары, кешеләргә яхшы күңеллелекләре, аларны кайгыртулары белән истә кала. Зөләйха гына һаман да бераз җиңеллек күрсәтә. Ул үзе бу эшләрен җинаять үк дип атый. Әнисен борчып, әйтмичә, чит шәһәргә, егет янына үзе бара. Инде тагын да зуррак хәсрәткә төшереп, ялгыз калдырып, бу дөньядан китә. Әгәр ниндидер бер егеткә мәхәббәт аны шушы хәлгә төшергән икән, ул егет турында искиткеч акыллы, чибәр, әдәпле булган, дип уйларга нигез бар. Үзенә карата эчендә үч саклаган Габденнасыйрдан да шикләнмичә, ярдәменә таянмакчы булган Муса турында, бераз беркатлырак, кешеләргә артык ышанучан, дип тә фаразлап булыр иде булуын.
Тел төбем аңлашылгандыр: Муса мине тулаем әсир итте.
Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле
Без бу сочинениене Тукайның мәхәббәт темасына язылган әсәрләренә структур-функциональ анализ формасында башкарырбыз, һәм ул традицион язма эшләрдән аерылып торыр. Шагыйрьнең интим лирикасына эстетик идеалны белдерүче лирик формаларның төрлеләре хас. Әйтик, «Кайгы» шигырендәге Газазил, кылыч — үлем символын белдерсә, «Син, дисең, имеш...»тә ай — өлгергәнлек, матурлык билгесе, «Утырышу»да фәрештә изгелекне аңлата, һәм алар гомумкультура нигезендә туган образ-символлар булып тора. Шул ук вакытта Тукай милли мәдәният, мөселман мәдәнияте тавышларыннан да бик оста файдалана: «Гашыйк» шигырендә намаз — табыну символы булып торса, «Тәүбә вә истигъфар»да көчле мәхәббәтне белдерә.
Тукай шигърияте шуның белән характерлана ки, аның әсәрендә һәм мәгънәви, һәм интонацион, һәм тематик каршылыклар һәрвакыт бар. Ә менә символлар шушы фокусларга нинди мөнәсәбәттә соң? Аларның бәйлелеге төрлечә. Әгәр без «Актык тамчы яшь», «Төрекчәдән» шигырьләрен карасак, символларның фокуска кермәвен күрербез. Ә инде «Соңра», «Тәүбә вә истигъфар»да алар барысы да фокуска тупланган. «Төш»тә символ — бер, «Бәхет юк»та ул фокуста урын ала. Анализ өчен түбәндәге шигырьне карыйк:
Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән,
Чөнки аерылыштым мин җаным-җанашым белән.

Ул гүзәлгә гыйшкымны сөйләүне чын йөрәгемнән
Кайгылы күңелем белән юлдашым иткән идем.

Ярым ятларга яр булгач, тар-мар килде бәгырем;
Шуңар инде канлы күз-яшь белән яздым шигырем.

Син, җылатып безне, бер явызга киттең, и явыз!
Гүзәллегең — күз нурың астында яшәр көндә без.

Һәр сулуда шигырь илһам итә сине сөюем,
Күпме язсам да, язам тик илһамың белән синең.

Яр булып ятларга, безне дошманнардан көлдердең;
Аерылып миннән, и гүзәл, янган утка дүндердең.

Күгем һәм җирем дә вәйран булды, инде бетте,
Җуйдым, дөньям, ахирәтем, чөнки син ташлап киттең.

Җан яндыргыч кыйланышыңа бары тик сокланам,
Синең хәсрәтле аһыңнан һәрвакыт ләззәт алам.

Сер дөньяга фаш була, дип, исемең телгә алмадым,
Менә шулай атсыз гына шигырьне тәмамладым.
Һәр әсәргә композициянең гомумпринциплары хаслыгы беркемгә дә сер түгел, ә без югарыда китерелгән «Аерылышу соңында» шигырен укучыны һәрвакыт беренче строфада ишетелгән мәгълүматка кире кайтаручы структур өлешләргә бүләрбез. Бу шигырьдә ул тематик каршылыкны белдерүче һәм соңыннан төрлечә боргаландырылган кереш өлеш булып тора.
Күргәнебезчә, аерылышу аркасында, шигырьгә һәвәсләнү турындагы фикер яңа текст белән кушылып киңәя һәм фикри фокуска кадәр үстерелә.
Икенче өлештә (икенче һәм өченче строфалар) тема мораль планда бирелә: кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә этик нормалар бозыла. Аерылышу гына түгел (алар болай да тәмам бергә булмаган), ә сөйгәненең хыянәте шагыйрьдәге хисләр ташкынының тышка бәреп чыгуына китергән. Менә шушы нәрсәләр, үзара берләшеп, шагыйрьне фәлсәфи каршылыклы уйларга этәрә: өметләр җимерелгән, тормыш үзенең чын йөзен күрсәткән, ә бит кыз гүзәллеге белән дә бәхетле итәр көннәр булган.
Алдагы өлеш мәхәббәтнең илһам чыганагы икәнлеге хакында. Һәм инде тематик каршылык социаль каршылыкка әверелә: сөйгәне дошманнардан көлдергән, җәмгыятьтәге урынын какшаткан. Монда хәтта ки хәбәр итү дә аерым бер төркем исеменнән, без, дип алып барыла.
Шуның артыннан ук бу каршылыклар үзенең психологик инвариантын таба:
Күгем дә, җирем дә вәйран булды, инде бетте,
Җуйдым дөньям, ахирәтем, чөнки син ташлап киттең.
Сөйгәненең ташлавы аркасында тормышы җимерелгән шагыйрь инде киләчәген дә күрми. Поэтик фикернең психологик биеклегендә Тукай символларга мөрәҗәгать итә. Беренче карашка, күк-җир, дөнья-ахирәт параллелизмнар кебек күренә, әмма болай ук кистереп әйтергә ярамый. Күк — шагыйрьнең хыялы да, ә җир исә — таяну ноктасы. Лирик мин әнә шул таяну ноктасын югалткан, киләчәгенең, бүгенгесенең җирлеге җимерелгән. Саф сөю хакына эшләнәчәк изге эшләр аны ахирәткә дә хәзерләр иде бит. Күрәсез, әлеге символлар ярдәмендә катлаулыдан-катлаулы ассоциацияләр барлыкка килә. Алар шагыйрьнең сөйгәне белән шул дәрәҗәдә бәйләнгән ки, хәтта бер төшенчәгә кушылып бетәләр диярлек.
Җаным-җанашым — бу идеал, ул хур кызлары дәрәҗәсендә, шул ук вакытта ул җирнеке, җир кызларына хас җитешсезлекләргә ия. Бу да — каршылык. Сөекле кыз — җан-җанаш та, бер гүзәл дә, ул — чытлык бер ханым да... Шагыйрьнең рухи хәленә бәйле рәвештә, аңа бирелгән бәя гел үзгәреп тора...
Мәхәббәт изге, гөнаһсыз булырга тиеш — шагыйрьнең эстетик идеалы әнә нинди. Күк кызының җирдәге яратылышына гашыйк буласың икән яисә җир кызын күкләргә күтәрәсең икән, җир кешесендә илаһилык сыйфатлары эзли башлыйсың. Шагыйрь шулай эшли дә. Бу очракта аңа җир-күк һәм дөнья-ахирәт төшенчәләре өстәмә мәгънә белдереп ярдәмгә килә.
Шагыйрьнең югарыда аталган идеалы бөтен мәхәббәт лирикасына хас диярлек. Бу урында традицион шәркый шигърияттә дә моның шулай булуы хакында әйтеп узасыбыз килә.
Хисләр сафлыгы, җир кызын күкләргә күтәрү, аңа нечкә мөнәсәбәт, бу мөнәсәбәтнең аерылганнан соң да саклануы, трагик хәлләрне кичерүдә тотнаклылык, мәхәббәттә тыйнаклык милли эстетик идеал белән дә нигезләнә. Шагыйрь, чыннан да, сөйгәненең яратмавыннан бигрәк, аның хыянәтен авыр кичерә. Соңгы структур өлешне карап узыйк әле:
Җан яндыргыч кыйланышыңа бары тик сокланам,
Синең хәсрәтле аһыңнан һәрвакыт ләззәт алам.
Сер дөньяга фаш була, дип, исемеңне телгә алмадым,
Менә шулай атсыз гына шигырьне тәмамладым.
Безне бу өлештә алда әйтелгәннәргә бөтенләй капма-каршы мөнәсәбәт белдерү шаккатыра. Моны шагыйрьнең үзенчә үч алуы, үз-үзен тынычландыруы да дип аңларга кирәк. Шагыйрь, ни генә дип язмасын, лирик геройның чын кичерешләрен яшерә алмый. Ул хәтта сөйгәне эшләгәннәргә бәрабәр үч тә ала алмый. Бу юлларда кызның күңелендә дә мәхәббәт булганлыкны искәртү барлыгын да әйтеп узарга кирәк.
Шулай итеп, без композициядә төп өлешләрне билгеләдек, алар арасында мәгънәви һәм психологик каршылыкларның соң ноктасы — акыл белән кире кагылган, әмма йөрәк белән кире кагыла алмаган мәхәббәт турындагы урыннар дип аңларга кирәк. Кайбер символик образ һәм детальләрнең шагыйрьнең мәхәббәт, сөеклесе, хыянәт хакындагы фикерләрен укучыга җиткерүдә нинди вазифа башкарганлыгын ачтык шикелле.
Көнчыгышның традицион образлары булган күбәләк (сөйгәне өчен үләргә дә әзер җан), җәннәттәге рауза бакчасы (бәхет), арысланны (явызлык) һәм башкаларны исәпкә алмаганда, Г. Тукайның мәхәббәт лирикасында фокус позициясендә кычкырып торган символик образлар юк дәрәҗәсендә, күбрәк символик детальләр кулланыла. Символлар исә, башка структур өлешләрдә килеп, лирик миннең рухи халәтен тирәнрәк ачарга булышалар.
Гомумән алганда, символ һәм символик детальләр мәхәббәт кебек гомумкешелеккә хас хиснең матурлыгын, көчен күрсәтү өчен файдаланыла. Әгәр «Татар кызларына» шигырен укысак, без әлеге фикернең аеруча көчле булуын күрербез. Аерма шунда гына: бу әсәрдә мәхәббәт образы социаль чынбарлык белән каршылыкка керә.
Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә мәгъшука образы үзәккә куела һәм еш кына лирик герой образын да тоныкландыра, чөнки шагыйрь, үз хисләрен сөйләп калудан бигрәк, шул хисләрнең сәбәбен күрсәтергә омтыла, аның бу хискә хокукы барлыгы хакында яза. Икенче төрле әйткәндә, Кыз ул — шагыйрь тудырган җыр, аның табышы. «Мәхәббәт»тә:
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы,
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?—
дип яза Тукай. Кызга — тиң шагыйрь, шигырьгә лаек кыз турында юллар бу.
Мәхәббәтле дөнья (Г. Тукайның «Син булмасаң!» шигыре буенча)
Г. Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләре арасында күңелемә иң якыны — «Син булмасаң!» Исеменең яңгырашында ук ачык контрастлык тоелганга, эчтәлегендә исә капма-каршылык, ак һәм кара үзен нык сиздергәнгә, шагыйрь сөеклесе булмаган дөньяның нинди икәнлеген тасвирласа да, без аның сөеклесе булган дөньяны күз алдына китереп утырабыз. Гүзәл кыз барында — шагыйрь яна, яшьләрен тамыза, мескенләнә, юана һәм башкалар. Димәк, бу шигырь — шагыйрьнең мәхәббәтле дөнья, тормыш турында фәлсәфи уйланулары, тик бу уйланулар исемдә бирелгән тема белән каралыкка керә, чөнки «Син булмасаң!» дигән юллар аның тирән фаҗигасе, зур югалтулардан куркуы, билгеле бер дәрәҗәдә парны көтүе турында фикер дә тудырырлык.
Ул булган һәм ансыз дөнья. Мәхәббәтле һәм мәхәббәтсез тормыш. Сөекледән башка яшәү яшәү түгел, төссез, аннан салкынлык өрә, анда хәрәкәтсезлек. Бары тик сөекле кешең янәшәңдә чагында гына, син рухи яңарасың, үсәсең. Кояшка һәм айга тиңләштерелгән гүзәл — алар яктысын да капларлык! Ай, кояш — күпчелек очракта тышкы камиллек билгеләре. Шагыйрьне гашыйк иткән кыз — ханымнар күрке генә түгел, чын Кеше идеалы да.
Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкым диңгезе,—
Көчле җил төсле әгәр син болгандыручы булмасаң! —
дип яза шагыйрь, җил образын хәрәкәт билгесе буларак кулланып. Мәхәббәт диңгезендә гыйсьянчы йөрәк җилләргә тиң икән шул. Бу йөрәк каһарманны да буйсынмаучан рухлы итә:
Кыргыйлыкны ташлар идем,— мине үзеңә тартып,
Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!
Ханым-солтаным дөньяны танырга өйрәтә, диннән дә яздыра:
Дәрвиштәй Аллага чын күңелемнән кол булыр идем,—
Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!
Үз яктылыгың белән Алланы да каплыйсың, дип, әздән генә туп-туры язмыйдыр шикелле шагыйрь.
Ханым-солтаным үзеңне танырга ярдәм итә:
Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул салмас идем,—
Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!
Мәхәббәт идеалы хисләре белән бүлешүче генә түгел, белемен дә, әдәбен дә — үзендә булган һәр нәрсәне бирә, шунлыктан лирик мин аңа мөкиббән. Дөнья әйтерсең бу кыз белән тулган. Ул һәркайда — тормышта, иҗатта... Мондый хис — гомумкешелеккә хас хисләрдән.
Соңгы строфаны укыйк әле:
Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде,—
Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!
Ни өчен шагыйрь, мәхәббәткә гимны килеп чыкмады, дип белдерү ясый? Без бит әле генә шагыйрьнең оригинальлегенә, даһилыгына сокландык. Димәк, бу строфада да каршылык күзәтелә икән, ягъни шигырьнең йомгаклау өлеше бөтен алдагы өлешләр белән мәгънәви каршылыкка нигезләнгән берлек хасил итә. Тукай иҗатында бу тип композицияле шигырьләр байтак.
«Син булмасаң!» шигырендә дөнья ләззәтеннән ваз кичү билгесе булган дәрвиш, көчле мәхәббәтне белдергән мәҗнүн гадәти мәхәббәткә, мещанлыкка, тормыш прозасына каршы куелган гыйшыкны тасвирлау өчен кулланылган.
«Син булмасаң!»— гади бер җан иясеннән шагыйрь, мәгъшук, гыйсъянчы һәм тагын әллә кемнәрне ясый алырлык бер кызга соклану, аны югалтудан курку турында шигырь ул.

И газиз Туган җирем!
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Г. Тукай
Без язма эшебезгә эпиграф итеп куйган шигъри юллар Г. Тукайның туган авылы Кушлавыч хакында. Шагыйрь алдамый: Кушлавыч тирән уйсулыкның ике ягына урнашкан ерак басу сыртыннан мәһабәт бер авыл булып күренеп тора.
Тукай туган җирен үзенең бәхетле балачак бишеге итеп күрсәтергә генә өлгерә, без шунда ук анда эштә үткән көннәре турында да укыйбыз. Шулай да «Туган авыл» шигырендә пычрак, караңгы, михнәтле авыл тормышыннан зарлану юк. Шагыйрьнең туган ягын сагынуы шул сәбәпле бик табигый булып күренә.
Туган як тасвиры Тукайның бик күп шигырьләренә килеп кергән. Бигрәк тә милли теманы яктырткан шигырьләрдә андый сурәтләүләргә урын зур бирә, туган як төшенчәсен киңрәк күзаллый шагыйрь. Без Агыйделне дә, Болгарны да, Казан артын да — кыскасы, татар яшәгән җирләрне туган җир дип аңлыйбыз. «Милли моңнар» шигырендә хисләре кузгалган лирик миннең күз алдыннан да Болгар һәм Агыйдел буйлары уза.
Усал, үткен телле Тукай, әгәр үз туган ягын да көчле сатира утына алмаса, Тукай булып калмас иде. Без мәктәптә андый шигырьләрне бик өйрәнмибез, әмма минем берсен сезгә дә атап узасым килә. «Казан вә Казан арты» шигырендә ул Чистай, Спас, Тәтеш, Малмыж, Мамадыш кебек төбәкләргә нур чәчеп утырган Казанны мактый-мактый да:
Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара,—
дип яза.
Әйе, шагыйрь үз туган ягының киләчәге өчен кайгыра. Башкаланың шәм-лампа кебек үз тирәсен генә яктыртырга тиеш түгеллеген әйтә. Ут төшмәгән санап, Казан артын каралтып күрсәтү, бәлки, бик үк хаклыкка да туры килмәгәндер, ни әйтсәң дә, иманлы, мәгърифәтле як булган, тик шагыйрь аның тагын да күтәрелүен теләгән.
Икенче бер әсәрендә шул ук Казан арты белән ничек горурлана ул! Дөрес, «Туган җиремә»дә ятимлекләр күрүен, иптәшләреннән рәнҗетелүен яза, әмма шунысы ачык: туган якның бала чакта аркаңа атылган ташы да кадерле. Ул туйдырмый, күңелне кайтармый:
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде.
Туган як төшенчәсе шагыйрь күзаллавында үз эченә бик күп нәрсәләрне сыйдыра: ак оек, киндер күлмәк, чабата, ыштыр кебек кием-салым да ул; таныш кырлар һәм болыннар да; шул болыннарда көтү көткән көтүче, аның этләре һәм хайваннары да һәм хәтта ки шүрәлесе-җене, бүресе, карагы да...
Туган якны сагыну хисе мәңгелек. Лирик мин белән шул кырлар һәм болыннар арасында әллә нинди күренмәс җепләр бар.
Һәркемгә таныш «Китмибез» шигырендә исә туган якка, илгә тарихи береккәнлек фикере алга сөрелә. Кешенең әҗәле дә ата-бабалары туфрагында булырга тиеш, ди шагыйрь.
Балалар өчен язылган «Шүрәле» һәм «Су анасы» шигырьләрендә дә туган як тасвирлары бар.
Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм,—
юлларында суның үзе, яр буендагы таллыклары турында бер генә сүз булмаса да, бала хәрәкәтләре белән бергә күз алдыбызга инеш буе сурәте килеп баса. Әлеге суларның, елга-инешләренә аркылы салынган басмаларның хуҗабикәсе булган Су анасы белән дә танышабыз без Тукайның шул исемдәге әкияте аркылы. Туган як, әкиятле-җырлы, уенлы туган як! Шүрәлеле туган як. Шул туган якта Тукайга аеруча якын берничә авыл бар. Берсе хакында сүз булды инде. Аның икенчесе — Кырлай:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда, көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.
Кырлай — шагыйрьнең туган авылы түгел. Ул анда бераз яшәгән. Гәрчә лирик мин Тукай белән тиңләштерелмәсә дә, без шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен белгәнгәме, үзе хакында язганга санап укыйбыз.
Тукайның Шүрәле хакында башка шигыре дә бар. Күрәсең, ул бала чагында ишеткән әкиятләрдәге мифологик образларны бик үз иткән. Минем үземә Шүрәле Тукай туган якның аерылгысыз бер өлеше кебек аңлашыла.
Башка бер генә шигырендә дә авылны, аның табигатен Тукай «Шүрәле»дәге кадәр тәфсилле тасвирламый. Монда без Кырлай урманнарында үскән һәр агач, куак белән танышабыз. Кырлайда җиләк мул, чәчәкле аланнарында гөмбәләр үсә. Кырлай урманнары чып-чын театр сәхнәсен хәтерләтә, һәм әле тарихи театр сәхнәсе дә ул. Монда ата-бабаларыбыз дәүләте булган...
Кырлай ягы — алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле Чибәркәйләр иле. Монда ирләр мәйдан тота, сабан туйлары уза...
Күбәләкләр гөлләр генә үбеп яшәгән Туган җирдән дә, ата-бабалар кабере булган Туган җирдән дә газизрәк ни бар, дип әйтәсе килә шагыйрьнең.
Милли моңнар
Бөтен гомерен милләткә багышлаган Г. Тукай иҗатында милли мәсьәләләр үзәктә генә тора ала иде дә. Кайсы теманы ачарга алынса да, ул миллилектән бер тамчы да читкә китә алмады.
Мәхәббәт турында язганда, шигыренә хатын-кызның милли идеалы килеп керде, инде хатын-кыз турында язарга алынса, ул аны милләткә кирәкле балалар үстерүче бөек зат итеп тасвирлады. Туган авыл турындагы шигырьләрдә дә, иҗат турындагы шигырьләрдә дә без һәрвакыт милли моңнарны төсмерлибез. Җаны-тәне милли хисләр белән сугарылган Г. Тукай минем күз алдыма милләткә бәйле өметләрдән ахыр чиктә өмөтсезлеккә барып чыккан бер шагыйрь сыйфатында килеп баса. Көрәш физик һәм өлешчә рухи да сындырган аны. Шагыйрьнең рухын кимсетү максатыннан язылган юллар түгел бу. Г. Тукайның соңгы әсәрләрендәге өметсезлек чаткыларын танырга кирәк, һәм аны авыру галәмәте генә дип карау дөрес булмас. Бу һәр эштә (шәхси тормышта, җәмгыятьтәге проблемаларны чишүдә) чарасызлыктан килә торгандыр.
Шагыйрьнең милли темага махсус язылган шигырьләре дә бихисап. Шулар арасында «Милли моңнар» әсәренең үз урыны бардыр.
Шигырьнең беренче строфасы ук күңелне тетрәндерә. Безнеңчә матур, милли көй булгач, күңел шатланырга, рәхәтлектә йөзәргә тиеш кебек, әмма алай түгел икән. Аның миллилеге — моңында һәм зарында да.
Авыр язмыш кичергән, дәүләтен югалткан халыкның мескенлеге чагыла ул җырларда:
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен,
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Авыр язмыш моңлы көй булып кына языла ала, тарих татарның рухы аша узган, кичерелгән.
Өченче строфада шагыйрь алда әйткәннәрен икенче кат ассызыклый:
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Шагыйрь өчен милләткә бәйле проблемалардан да зуррак нәрсә була алмый. Көндәлек тормыш тудырган мәсьәләләр алар янында бик вак. Беренчесенең чишелеше, кем белә, бәлки, калганнарын да хәл итәр иде. Дүртенче строфа көйләр дулкынында тарих сукмагыннан атлап киткән лирик минне тасвирлый.
Ахыр чиктә героебыз түзми, җырлаучының янына ук бара һәм көйнең исемен сорый. Шигырь күз алдына әнә шундый җанлы картиналар тудыра.
«Милләтә» әсәрендә миллилек, милләтпәрвәрлек кебек төшенчәләр бик нечкә ачыла. Әйтерсең лирик мин үзен тулы милләт итеп тоя, яисә ул үзен милләтнең җаны хисаплый:
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
Әгәр текст кулланыштагы графикага төгәл күчерелгән икән, милләткә шагыйрьнең, сез, дип эндәшүе шулай ук билгеле бер уйларга этәрә. Бу — хөрмәт, горурлану чагылышы да булырга мөмкин. Сез, дип, шагыйрь, бәлки, һәр татар кешесен күздә тотканга әйтәдер.
Гаҗәеп чагыштыру: милләт дөнья байлыкларыннан бәһалерәк.
Шагыйрьнең хыялы — милли шагыйрь булу. Бу хыял — милләткә бәйле хыялларның бер өлеше. Шуның артыннан ук икенче бер чагыштыру:
Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
Акылдан язарлык мәхәббәт турында сөйли соңгы юл.
Шагыйрь өчен милләттәшләре тарафыннан онытылудан да зуррак җәза юк, чөнки ул шул милләт бәхетенә бөтен гомерен багышлаган.
Шагыйрь киләчәк белән яши. Ул киләчәктә милләте бар булуын тели һәм аның да үз мәхәббәтенә каршы мәхәббәт тотасына өметләнә.
Суфи шагыйрьләр иҗатын искә төшерсәк, алар Аллага мәхәббәтне нәкъ шулай тасвирлыйлар. Бөтен яратулардан да өстенрәк ярату итеп бирәләр. Дөнья проблемаларыннан һичбер вакытта баш тартмаган һәм тарта да алмаган Тукай исә милләтенә булган мәхәббәтне әнә шулай күкләргә күтәрә.
Тукай иҗатыннан нибарысы ике шигырь. Милли җырчыбызның асылын аңлатырга әнә шул ике шигырь дә җитә икән.
Язмышлар берлеге (Дәрдмәнд иҗаты буенча)
Дәрдмәнднең тулы бер иҗатын күздән кичерсәң, аңа шәхес, милләт, ил, ватан, кешелек турында тирән фәлсәфә салынган икәнлегенә инанасың. Ул еш кына аларны аерып карамый да шикелле. Чыннан да, шәхес һәм милләт мең төрле җепләр белән бәйләнгән, бер-берсеннән аерылгысыз. Милләт тарих тегермәненә салынган. Шәхес тә аның белән бергә ваклана, үзгәрә... Мәңгелек вакытта икесе дә — бер тузан гына, әмма, болай дип әйтеп, алар язмышына битараф калырга ярамый. Өлгергән шәхес үз халкының, үз социаль төркеменең яшәешен, күргәннәрен йөрәге белән кичерә.
Хакимиятләр гел алмашынып тора. Нинди генә идарә килсә дә, милләт кулыннан нәрсәдер китә... Үз дәүләте булмаган милләт гел югалтулар белән яши. Бу бәйлелекләр турында көннәр буе сөйләп булыр иде. Без Дәрдмәнд тәхәллүсе алган Мөхәммәтзакир Рәмиев язганнарга нигезләнеп сүз йөртик.
Шагыйрьнең иҗатын мәңгелек иткән 1908 ел. Иң яхшы шигырьләргә илһам алып килгән ел бу. «Без», «Бүзләрем маналмадым», «Ни газизрәк» — болар барысы да 1908 елда иҗат ителгән, шул сәбәпле аларның идея уртаклыгына шаккатырга ярамый. Әйтерсең шагыйрь җанын гел бертөсле уйлар тырный, тынгысызлый. Бер шигырьдә ачык итеп әйтеп бетерелмәгән уй икенчесендә тәгаенләнә төшә. Аларны аерым бер эзлеклелектә өйрәнү бик мөһим.
Менә «Кораб» шигыре. Кораб символын элек буржуазияне белдерә дип аңлату өстенлек итте. Мөмкин. Теләсә кайсы кешене дә, илне дә, аерым бер төркемне дә, тагын бик күп нәрсәләрне дә, хәтта шагыйрьнең үзен генә дә белдерә ала ул, әгәр иҗатының контекстында карамасаң. Шулай булуы яхшы да. Һәркем үзе теләгәнчә, үзенә кирәк булганча аңлый икән, иҗатчы мәңгелек әсәр язган дигән сүз, ягъни универсаль шигырь иҗат иткән.
Ә без аңа салынган эчтәлекне башка шигырьләр аша тәгаенләштерик. «Ни газизрәк»не алыйк. Анда шундый юллар бар:
Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ватан сүзен шагыйрь бүген без аңлаганча кулланмый, ул аңа ил, дәүләт мәгънәсен сала. Ул туган кауме яшәгән илнең «китүенә», үзгәрүенә әллә ни борчылмый. Үзгәрешләр җилен тойганга күрә, алар вакытында милләтнең югалуыннан курка. Кеше өчен үз милләтеннән дә изгерәк нәрсә булмаганлыгын раслаучы шигырь бу. Димәк, алдагы шигырьдә дә шагыйрь әнә шул диңгез дулкыннарына ыргытылган милләте өчен кайгырган булып чыга. Милләтнең кайсы юлдан китәргә, кемнәрдән үрнәк алырга белми аптыраган чагы. Үз дәүләтчелеге юк, гел башка халыклар торгызган дәүләтләргә карап яшәгән көне. Шагыйрь хәле дә шундыйрак... «Без» шигырендә дә шушы ук фикер аерым бер юнәлештә үстерелә. Гасырлар дәвамында илләр гел алмашынып тора, ди шагыйрь. Әмма татар шагыйренә нәкъ менә үз милләтенең юкка чыгуы, үз иленең бетүе кызганыч. Алар икесе бергә генә яши ала.
«Бүзләрем маналмадым»да тагын туган иленә, милләтенә гашыйклыгы, аның язмышы өчен борчылуы турында сөйли Дәрдмәнд. Монда да үкенечле аһәңнәр, өметсезлек хисе өстенлек итә. Халык өчен яшәгәннәргә сан юк, аларны бәяләү юк. Милләтнең үзендә юаныч бирер нәрсәләр, сәбәпләр бөтенләй күренми: аның мәңгелек яшәешен тәэмин итәрлек әбелхәят чишмәләре акмый, аны терелтерлек зәмзәм сулары табылмый...
Без, язмышлар берлеге, дидек. Бәхетсез язмышка дучар ителгән милләтпәрвәрнең дә, аерым шәхеснең дә яшәве өметле, күз яшьсез була алмый. «Бүзләрем маналмадым» шигырендәге лирик мин өметсезлеккә дучар ителгән бер ялгыз җан кебегрәк күз алдына килә:
Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым.
Хәтта уң кулга да өмет итми лирик каһарман. Кавышу, мәхәббәт хисләре булмаса да, түзәр кебек әле. Ә менә милләт өчен янып та, аның тарафыннан бәяләнмәү аның күңелен рәнҗетә. Ил үз улын үзенә гашыйклыгы өчен кимсетә:
Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм — танапмадым.
Шагыйрь, милләтпәрвәр, халкына бөтен байлыгын биргән прииска хуҗасы, мәктәпләр ачкан мәгърифәтче, журналлар чыгарган журналист... Хәтта аның да язмышы, шигырьләренең язмышы, хезмәтенең язмышы, ил язмышы белән бик тыгыз бәйләнгән. Шунысы сөенечле: Дәрдмәнд иҗаты бүгенге көндә нәкъ менә милли сыйфатлары, милли фикерләре өчен бик югары бәяләнә.
С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман
С. Рәмиев шигырьләрендә ул, син, мин кебек зат алмашлыклары белән генә атап йөртелгән лирик геройлар бар. Әйтерсең шагыйрь, шулай эндәшү, атау юлы аркылы гомумән кешене калкуландырып куя. Мин дә, син дә, ул да — башкаларны үзгәртүче, утларда яндыручы, кол итүче, рухи кичерешләргә дучар кылучы. Бер генә строфалы «Син» шигырен искә төшерик:
Мине утка аткан ул — син,
Мине суга салган да — син,
Утка янсам, суга батсам,
Тартып алган Аллам да — син!
Җәзалау, ярлыкау, коткару сыйфатлары бирелгән икән, ничек әле шагыйрь лирик геройны Бөек көчкә тиңләмәсен?!
Шагыйрьдә бигрәк тә «мин» образын башка дөньяга каршы кую күп күзәтелә:
Таң вакыты... Татар йоклый...
Мин — йокысыз, уянам.
Уянам да, тиле кебек,
Тик бер үзем уйланам.
(«Таң вакыты»)
Шул татарның бер кисәге булган «мин» милләт язмышын хәл итмәкче. Ул әле башта шушы татардан аерылып ук китә дә алмый, әйтерсең ата-бабалар кылган эшләр аны бәйләп куйган, аларга хас холык аны кол килеш калдырырга маташа. Сәгыйть Рәмиев героеның эчке «мин»е, үзенә Габдулла, ягъни Алла колы, дип эндәшеп, шулай ук йокыдан уянмаска куша. Әмма бер кузгалган рух кире утырмый:
Юк, юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урынымда, күккә ашам!
«Таң вакыты» шигырендә каһарман коллыктан качу юлларын эзли, һәм ул аңа мәгърифәт юлы булып күренә, шунлыктан ул мәгърифәтле аналардан туган татар угылларының милләткә бәхет алып киләсенә өметләнә.
«Мин» шигыреннән рух көче бөркелеп тора. Үз-үзен яраткан, хөрмәт иткән, бөек иткән шәхескә хәтта «Мин!» дип горурланып әйтү дә җитә:
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.
Ничә төрле дини идеологияләрне, дөньяви идеологияләрне җиңәрлек, бернинди хакимгә буйсынмаслык көч икән бит бу!
Кеше үзен үзенең хуҗасы итеп тоярга тиеш. Шул чакта гына ул дөнья хуҗасына да әвереләчәк. Шагыйрь фикере шундый. Һәр нәрсәдә кайгы җыры гына ишеткән «Мин үләм» шигырендәге герой «Мин»дә кеше хәсрәтләрен күрмәс дәрәҗәдә биеккә күтәрелгән лирик миннән шактый нык аерылса да, аны да барыбер «минлек» хисе били. Моңа нәрсә аркылы ирешелә соң? Язучы «Мин үләм»дә дә, һәр нәрсә үзен танытырга, үзенә игътибар иттерергә тырыша, ди, шуңа күрә илаһи матурлык булып күренгән япь-яшь гөлләр, агачлар, сулар — һәммәсе үзләренең фаҗигасе, үлеме турында көйли.
«Көлсеннәр!»дә гомере яшьле үткән каһарман, бөтен дөньяга каршы көрәш уты ачу өчен, җиргә кабат кайтырга ант эчә.
«Пигамбәр» әсәрендә бу герой үзен инде дөньяны языклыклардан арындырырга билгеләнгән итеп сизә. Алай гына да түгел, ул бу җиргә мәхәббәт орлыгы чәчеп калдырачак. «Пигамбәр»дә елан кыяфәтле итеп тасвирланган кешеләр белән без «Алданган» шигырендә дә очрашабыз. Аларны үзенә капма-каршы тойганга күрә, «мин» бу «тискәре» дөньяны кабул итә алмый.
Мин мәхәббәт нуры, дим, ул
Аерылу шәмен яга,—
дигән юлларда алдануның нәрсәдә икәнлеге асмәгънә рәвешендә бирелә.
Әле генә үзен бар нәрсәдән көчле, өстен сизгән «мин»нең инде рухы сынган, рәхәтсезлек дөньясында йөзә ул. Аның бик-бик кечкенә генә өмете алай да калган кебек әле:
Әллә әйләнер микән җил,
Һәм исәр татлы вакыт.
Тәмле уйны аңа «син» алып килә. «Син» генә — «мин»гә тиң бер көч, күкләргә патша. Ул яшәсә, «мин» дә яшәячәк. Әлеге шигырьләрдә без күбрәк өмет һәм өметсезлек арасында бәргәләнгән герой белән очрашабыз. Ә менә «Алла», «Дөньяга» әсәрләренең каһарманы үз идеалларының тормышка ашачагына ышана.
С. Рәмиевнең герое ни өчен һәрвакыт бәргәләнә соң? Аңа нәрсә җитми? Әлбәттә, беренче чиратта, ул үзен рухи буылган итеп тоя. Ялгызлар, явызлар дөньясын чит итә. Алар яшәгән тар җирне — киң күкләргә, аларның рухи дөньясын — көчлеләрнекенә, «Алла» һәм пәйгамбәрләр тудырганныкына каршы куя.
Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (М. Гафури иҗатында традициялелек хакында)
Озын гомерле татар әдәбиятында бик борынгыдан килгән традицияләр бар. Теләсә кайсы әдип яисә шагыйрь иҗатыннан моңа мисаллар китереп булыр иде. Мин язма эшемдә М. Гафуриның язу стиленә хас бер сыйфат турында сөйләргә телим.
Инде Кол Галидән алып Мәҗит Гафурига кадәр язган һәр сәнгатькәрдән сез үзләре турында мәгълүмат биргән юллар таба аласыз. Әйтик, Кол Гали мәшһүр «Кыйссаи Йосыф»ында
Аты — Гали моны төзгән зәгыйфь колның...—
дип яза.
Мөхәммәдьярны искә төшерик. «Төхфәи Мәрдан» поэмасының соңгы битләрендә ул да үзе хакында мәгълүмат биреп уза:
Исемемне сорасаң, и шәһри яр:
Мәхмүд хаҗи углы, фәкыйрь Мөхәммәдьяр.
Әлеге әсәрләрдә китапның тарихы, авторның тәрҗемәи хәле турында башка мәгълүмат та җитәрлек, ә без махсус рәвештә якынча бер формадагы һәм эчтәлектәге юлларны аерып алдык. Гадәттә, басма китап булмаган чорда шагыйрь үзенең исемен мәңгеләштереп, авторлык хокукын күрсәтеп узган, дип әйтәбез. Баксаң, әлеге традиция китап басыла башлагач та, кайсыбер иҗатларда дәвам иткән икән. Мәҗит Гафури шигырьләре — шуның ачык мисалы. Аның танылган «Себер тимер юлы» әсәрендә шундый юллар бар:
Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам,
Бу заман татардан аз шигырь язган,
Укыган мәктәбем Троицкида,
Бара алмадык Бохара, Кышкар һәм Казан.
Күрәсез, беренче юл без алда китергән мисалларга эчтәлек һәм форма ягыннан бик охшаш. Инде строфаны тулысынча алсак, аны да, мәгълүмат бирү шәкленнән, борынгы традицияләрне саклау, дип бәяли алыр идек.
Әгәр әле бер генә шигырьдә шундый юллар очратсак та, гап-гади бер очраклылык, сүз уйнату дип уйларга булыр иде. Мәҗит Гафуриның иҗатында берничә шуңа аваздаш урын бар:
Һәрничек гафил яту ярамас дип,
Шигырь язды Габделмәҗит ибне татар.
(«Алмашыну»)
Зар елап, Гадбелмәҗит шигырь яза:
Һәр җирдә мөселманнар кысылганга.
(«Алга китү»)
Шагыйрь, шагыйрь буларак үсә барган саен, төрле-төрле юрмаларга мөрәҗәгать итә башлый, һәм бу рәвешле үзен танытуы да бөтенләй юкка чыга.
Мәҗит Гафури иҗатында кулланылган образлар, символлар, фикерләр турында сүз йөрткәндә дә, традициялелеккә бихисап мисаллар китереп булыр иде, ә без менә теманы аңа хас кечкенә генә бер алым аркылы ачарга уйладык.
«Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр
Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе.
М. Гафури
Югарыда китерелгән эпиграфта Мәҗит Гафури бик кыска рәвештә Галимә фаҗигасенең нигезләре җәмгыятькә бәйле икәнне әйтеп бирә. Кара йөзләр гыйбарәсенә салынган мәгънә шуннан соң аеруча киңәеп китә. Без йөзләренә корым сөртелгән Закир һәм Галимәне генә түгел, алар кебек башка бик күпләрне дә һәм аларны мәсхәрәләүдән тәм тапкан, шуны максат иткән, шуның белән үзенең җәмгыятьтә тоткан урынын ныгыткан әхлаксыз, кансызларны, ягъни «йөзе кара»ларны да күз алдына китерәбез.
Галимә язмышындагы кискен борылышларга юк кына нәрсә — аның сөйгәне Закир белән сөйләшеп утыруы сәбәп. Ул вакытта да ир-ат һәм хатын-кыз арасында мондый сөйләшүләр гайре табигый булмагандыр. Бу ике җан гына аны уйлап чыгармаган бит инде. Закир белән Галимәнең авылдашлары Сәлим һәм Гайфулла, менә шушы фактны бозып күрсәтеп, алардан зиначы ясыйлар, шул юл белән шәхси үчләрен алырга телиләр. Әлбәттә, бу кешеләр моны үзләре генә башкарып чыга алмаслар иде, шуңа күрә ярдәмгә «авыл картлары»н чакыралар.
Шәригать тә кешене теләсә ничек хөкем итүгә юл куя алмый. Моңа кадәр галимнәр бу мәсхәрәләүләрне дини кануннарга бәйләп аңлатырга тырыштылар. Әсәрдә мондый нәрсә күзәтелми. Динне һәм аңа хезмәт иткән руханиларны бергә бутарга ярамый. Хөкем ясаучы хәзрәт тә янәшә утыру гына җитмәвен, аларны бергә дүрт кеше күрү кирәклеген әйтә. Күрмичә дә күрдек, диючеләр табыла. Закир белән Галимәне яклап сүз әйтүче бер егет булса да, зиначылыкта гаепләүчеләрнең саны дүрткә җитә. Шулай итеп, башта шик белән генә эшкә тотынган сыман хәзрәтнең шәригать буенча хөкеме «гадел» булып чыга. Вакыйганы үз күзләре белән күрмәгән шәкертләргә кадәр бу эшкә кысыла. Рухани катламга да, аларга да авылда диннең көчен күрсәтү, үзләренең урынын ныгыту кирәк шул.
Ә авылдашлар?.. Галимәнең уңганлыгына, булганлыгына гашыйк авылдашлар ни өчен кешене рухи һәм физик җәзалаудан тәм таба? Кемгәдер тамаша кирәк, кемгәдер — үз балаларын куркытып кую. Берсе Галимәдән көнләшкән, икенчесе аны үзенеке итә алмаган... Шулай да күбесе тәрбиясезлеге, эчкә яшеренгән вәхшилеге аркасында кызык көтә һәм әшәкелеген тышка чыгарып бушанырга тели шикелле. Монда гавам психологиясе үз эшен эшли. Аңа ялгыш юл гына күрсәтеп бир, төркем шунда ук дәррәү күтәреләчәк.
Ә Фәхри абзый?.. Кызын яраткан, акыллы итеп үстергән, шуңа ышанган ата нигә башкалар артыннан китә? Ник кызыннан ваз кичә? Шәригатьтән курку да бар анысы... Әмма, иң беренче , үз исемен пычратудан саклану. Нык куллы ата булып күренергә теләү әллә каян сизелеп тора. Ул хис баласын яратудан, аны кызганудан өстенрәк булып чыга. Гаиләдә бервакытта да төп рольне уйнамаган, үтә юаш булган Хәмидә әби дә кызын якларлык көч тапмый. Урамга куып чыгарылса, кая барсын ул?
Язучы һәрдаим — аерым кешеләрне сурәтләгәндә дә, төркемне тасвирлаганда да — ерткыч кыяфәтләренә басым ясый. Аларда вакыт көтеп, яшеренеп яткан сыйфат бар дип әйтергә тели шикелле.
Менә шушы тамашаны туктатырга бер хатын-кызның көче җитә. Галинең әнисе Галимә апасын үзләренә алып кайта. Әмма эш узган: кызның рухы имгәтелгән. Үзенең мәсхәрәләнүен кичерә алмаган Галимә акылдан яза. Бары тик шуннан соң гына аннан көлүләргә күпмедер чик куела. Әмма әле дә хәл белергә килгән булып тамаша кылу дәвам итә. Дөрес, тора-бара кешеләрдә ниндидер уяну да башлана кебек.
Әле кайчан гына Галимәгә үлеп гашыйк булган дип уйларга мөмкинлек биргән Закир да кызны язмыш кочагына ташлый шикелле, чөнки аның ата-аналары бу эшләрдә бары тик Галимәне генә гаеплиләр.
Динчеләрнең тамаша кылуы бигрәк тә озакка сузыла. Галимәне дәваларга килгән булып, алар үзләре азгынлык кылып йөриләр һәм бу эшләре өчен бер-берсен хөкем итәргә дә җыенмыйлар.
Әсәрдә, дини пәрдә артына яшеренеп, халыкның томаналыгыннан, кануннар белмәвеннән файдаланып, явыз эшләр башкарып яткан руханиларның чын йөзе ачыла. Ахырдан хәтта ки Фәхри абый да, менә без укымау аркасында харап булдык, дигән аянычлы сүзләр әйтә. Әмма эш үткән. Галимәнең тереләсенә өмет юк. Ул инде Закирга да кирәк түгел. Туйлар ясарбыз, дип тә болай гына, уңайсызланып кына әйтә шикелле. Юләрләнгән Галимәнең егетләр белән сөйләшүенә дә игътибар итүче юк. Әмма аның шәүләсе, үлгәннән соң, өрәге белән дә куркытулар, тел чәйнәүләр дәвам итә.
Повестьның соңгы битенәчә кеше фаҗигасеннән матди файда күргән һәм тәм тапкан явызларны бәхет өчен яратылган кызга каршы куеп сурәтләү дәвам итә:
«Аның кабере тирәсендә теге чалмалы муллалар, карт хәлфәләр коръән укыйлар, алар теге матур татар кызын күмеп, садака алып дога кылалар... Алларына Галимә апаның үз кулы белән чүпләп суккан, киләчәктә матур тормыш корыр өчен әзерләнгән озын тастымалларын куеп, аның кабере өстенә карап утыралар иде...»
Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары
Г. Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт»е — язучы иҗатында төп герой тулы бәхеткә ия бердәнбер әсәр. Экспозициядә үк без баланың да, әнисенең дә уртак теләк белән януын күрәбез: Хәлим, укып, зур кеше булырга тиеш. Һәм бу теләкләр хәтта артыгы белән дә тормышка аша.
Әсәр башыннан ахырына кадәр мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. Андагы төп фикер түбәндәгедән гыйбарәт: кешенең ирешә алган теләсә нинди зурлыктагы бәхете белемгә бәйле. Бу идея инде әсәрнең исеменә үк салынган. Алай гына да түгел, инсанның белеме никадәр зур, үзе нихәтле камил, бәхете дә шуңа бәрабәр. Моны аңлаган әнисе Хәлимне кечкенә мәдрәсәгә бирү белән генә канәгатьләнмичә, танылган, тирән белемнәр бирә торган уку йортына илтмәкче. Болай эшләгәндә, Хәлимнән бигрәк тә зур кеше чыгар кебек тоела аңа.
«Тәгаллемдә сәгадәт»тә шәкерт Гаяз ачыктан-ачык күренә: ул әлегә дөньяны галимнәргә, мужикларга бүлеп карый һәм, дөньяның кендеге итеп, шуларның беренчеләрен исәпли.
Хәлимгә бер генә кеше дә белем алу юлында аяк чалмый. Ни өчен? Иң беренче чиратта, баладагы көчле теләкләр башкалар да бәяләрлек. Байлар аңа укырга барырга акча бирә. Нәкъ менә зур ихтыярлы, омтылышлы, тырыш булганга, ул гел алдынгылар рәтендә йөри, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендә сөйләшергә өйрәнә.
Укымышлы егетне, артык иркен тормышлы булмавына карамастан, Казан байлары кияү итәргә атлыгып тора. Хәтта үзләре үк яучы җибәрәләр. Инде килеп, ярәшеләчәк кызы Маһирә шушындый мәртәбәле кешене алдарга теләми. Укый-яза белүе аны да уңайсыз хәлдән коткара: ул Хәлимгә, яраткан кешесеннән алданган булуын белгертеп, хат яза. Мәгърифәтле кызлар шулай туры сүзле, кешелекле икән, дип уйлап куясың.
Шушындый четерекле вакыйгалардан соң Хәлим Габдрәхим хәзрәт кызын кияүгә алырга уйлый. Үзара хат алышалар, өйләнешәләр. Бәхетле гомер кичерәләр. Белемле булу аркасында, һәр проблема геройлар тарафыннан уңай хәл ителә. Маһирәне алдаган Фатих та аңа бары тик әлегә яучы җибәрә алмаганга гына өйләнмәгәнлеген әйтеп хат яза, кияүгә чыкмыйча торырга куша.
«Тәгаллемдә...»дә тискәре геройлар юк. Башкалардагы кебек уңай яклары кычкырып тормаган атасы да, кешеләр Хәлимгә тарафдар икәнлекне күргәч, аңа юллык акча бирә.
Гаяз Исхакыйның бу әсәреннән, баланы мәгърифәтле ата-ана тәрбияләргә тиеш, дигән фикер дә чыга. Әгәр Хәлимнең әтисе дә, әнисе дә аның язмышына битараф калса, ул дөньялыкта бер нәрсәгә дә ирешмәгән булыр иде. Язучы бигрәк тә аналык вазифаларын иң югары мәртәбәгә күтәрә. Баланы кеше итү — ананың иң зур бурычы, ди.
«Бай углы» романының төп герое булган Кәрим — шулай ук ата-анасының бердәнбер баласы. Аның үз бәхетен булдырырга бөтен мөмкинлекләре бар, Хәлим кебек, чит кешеләр ярдәменә һич мохтаҗ түгел, әмма ул игелексез, эшлексез, паразит тормыш алып баручы булып җитлегә.
Геройның ялгыш юлга басуына, мәгърифәтчеләргә хас булганча, әсәрдә ике фактор сәбәп итеп карала. Аның берсе — гаиләдәге тәрбия, икенчесе — мәдрәсә йогынтысы, геройны чолгап алган кешеләр тәэсире.
Дөресен генә әйткәндә, Кәрим турында, ниндидер яхшы тәрбия күргән, дип булмый. Иң беренче чиратта, төрле имеш-мимешләр югарылыгында гына фикер йөртүче, эгоист, тулысынча Сәхилә карчык йогынтысындагы әнисенең иркәләүләре, үз баласының тәрбиясен, белемле кешеләргә тапшыру мөмкинлекләре булса да, надан, бозык Фәхригә йөкләве, озак көттермичә, беренче тәрбияви җимешләрне китерә дә. Малай, ниһаять, тартырга, эчәргә, урлашырга өйрәнә.
Ата-ана, башкалар йогынтысы астында, яхшы мәдрәсәгә биреп, аны бозыклыклардан арындырырга була. Баштарак белем алуга дәртләнеп киткән балада уңай сыйфатлар да күренгәли башлый. Арага тагын Сәхилә карчык килеп керә. Шакый мәхдүмгә күчерелгәч, малайның уянып килгән теләкләре дә сүнә.
Кәримне коткарыр өчен, соңрак икенче омтылыш та ясала: аңа тырыш, белемле, әдәпле кыз Бәдрияне хатынлыкка алалар. Эш кенә узган икән: Кәрим яман чирләреннән арына алмас хәлгә килгән. Ахыр чиктә ул, фәхишә кызлар өчен бәхәскә катнашып, башка берәүнең үлеменә сәбәпче була һәм кулга алына. Шушы хәлләрдән соң Фатих байлар гаиләсе бөлгенлеккә төшә, үзләреннән бернинди яхшылык күрмәгән Бәдрия кулына кала.
Анасының уңай тәрбиясен алган, белемле Рифгать атасы Кәримгә нәкъ капма-каршы холыклы ир булып өлгерә. Әбисен, гаиләсен, әнисен үз канаты астына ала.
Автор «яманлык һәм яхшылык» концепциясен нәкъ мәгърифәтчеләрчә чишә. Явызлык җәзасын таба: Фатихның бала тәрбиясенә тотылмаган байлыгы юкка чыга, Кәрим үлә... Яхшылык та җирдә ятмый: Бәдрия үзенең чиста күңелле икәнлеген кешеләр каршында раслый, улына тиешле белем, тәрбия биргәнгә, киләчәктә үзе аның тәрбиясен күрә.
Сәгадәт — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)
Гаяз Исхакый иҗат иткән «Теләнче кыз» әсәренең беренче кисәгенә салынган эчтәлек түбәндәгедән гыйбарәт: әтисе белән әнисенә бердәнбер бала булган Сәгадәт исемле кыз, тормышның бөтен матурлыгын татып, шактый гына белем дә алып, әллә ни кайгылар күрмичә, ата-ана йортында үсә. Ачлык елда аларның гаиләсе шәһәргә күченергә була, тик яңа тормыш Сәгадәтләргә ачык йөз күрсәтми. Әтиләре гаиләне тәэмин итәрлек эш тапмый, бераздан үлеп үк китә. Озакламый әнисе дә вафат була. Сәгадәт, шулай итеп, ярдәмчесез кала, хәерчелеккә төшә. Зәкать өләшү көннәренең берсендә байбәтчә Габдулладан алданганнан соң, аның тормышында тагын да караңгырак көннәр башлана. Тамак туйдыру чарасы калмагач, ул фәхишәләр йортына килеп эләгә.
Авылда бозыклыклар күрмичә, тиешле белемне дә алып үскән кыз бәхетсезлегенә нәрсә сәбәп булды соң? Үзе тырыш, төскә-биткә дә чибәр югыйсә. Исеме дә, бәхетле булсын дип, мулла кызыныкына охшатып һәм бәхеткә юрап кушылган... Ата-анасының да хәер-фатихасын алган ул.
Сәгадәтне бәхетсезлеккә илткән сәбәпләр күп төрле булса да, язучы аның социаль чыгышына аеруча басым ясый шикелле. Алай булмаганда, ул аны мулла кызы янәшәсенә куймас, аның белән иңгә-иң үстермәс тә иде.
Тышкы кыяфәтләрендәге аермалыклар да нәкъ менә кызларның килеп чыгышына бәйле. «Мулла кызы Сәгадәт яшьтән үк шыгырдавыклы читек-кәвеш кигәндә, безнең Сәгадәтнең үз тәпиләренә башка аяк киеме дә юк иде». Мулла кызы кебек, идәннән түшәмгә җитәрлек көзгеләрдән бөтен килеш-кыланышларын төзәтми ул, өстәлгә куйган ачык күрсәтә торган көзгедә генә төсен-башын карангалый. Ул көзге дә — үткән ел кияүгә киткән күрше кызының кияү бүләге генә.
«Мулла кызы башына тәңкәле калфак киеп үсә иде. Әмма безнең Сәгадәткә ситса яулык та күптән түгел генә башын урата башлаган иде».
Сәгадәт мулла кызы алган белемнәргә үз көче, тырышлыгы, табигатьтән килгән зиһенлеге аркасында ирешә. Белем алу бәрабәренә абыстайның йорт эшләрен башкарырга да әзер тора. Мулла кызы исә крестьян тормышының бер генә михнәтен дә тоймый, ата-анасы кочагында иркәләнеп яши. Ил кичергән ачлык та алар гаиләсенә янамый, туган нигезләрен ташлау хаҗәте юк.
Шул ук вакытта Сәгадәт күргән бәхетсезлекләрнең башка сәбәпләре дә юк түгел, Гаяз Исхакый аларны социаль тигезсезлеккә генә дә кайтарып калдырырга теләми.
Икенче сәбәпләр арасында ата-аналарның балаларына карата вазифалары бар. Язучы Сәгадәтнең әтисе Шәрип абыйны тупас, уйсыз, ваемсыз итеп тасвирлый. Ата кеше ялгышын, соңарып кына, үзе дә аңлый. Табигатьтән килгән кирелеге, бернәрсәне дә уйлап эшләмәве, киләчәге турында бик нык кайгыртмавы өчен, Сәгадәт әтисенә үпкәләми, моны бик табигый кабул итә. Шәрип абзый гел начар түгел, ул — намаз-ниязлы, кешеләргә зарарсыз карт. «Куштан булып, ил ашап йөрми», — ди аның турында язучы. Геройны бу яктан тасвирлау серләр яшеренгән пәрдә читен дә бик аз гына күтәрә.
1897 елгы ачлык Шәрип абзыйның кечкенә гаиләсе өчен алай ук авыр булып тоелмаса да, кеше сүзенә карап, ул да Казанга күченә. Хөсниҗамал әби белән Сәгадәт аның кирелеген берничек тә җиңә алмый.
Трилогиянең икенче кисәгендә без фәхешханәләргә эләккән кызларның наданлык корбаннары булуы турында юллар укыйбыз. Монда бөтен милләткә хас наданлык турында фикер йөртә әдип. Шул ук вакытта, укып кына да, асраулыкка урнашып та, милләтең чирле калганда, фәхештән котылам димә! Байлар һәм ярлылар булганда, беренчеләре икенчеләренең, һичшиксез, корбанына әвереләчәк.
Икенче кисәктә Габдулла, акланырга сәбәпләр эзләп маташса да, Сәгадәтнең бәхетсезлегенә гаепле кеше итеп, үзен саный башлый. Мансур сөйләгәннәр, фәхешханәдә күргәннәр аны моңа тәмам ышандыра.
Сәгадәт тормыш төбенә төшүенә бераз гына үзе дә гаепле. Тумыштан да хисле кыз, беркатлырак кыз ул. Булачак яры, ире турында хыяллар кора. Тормыш исә бөтенләй башка, ул уйлап тапмаган шартларда аның күңелендә мәхәббәт уты кабыза. Бу мәхәббәт аны тагын да бәхетсезрәк итә.
Дөрес, без, икенче китапны укыгач, Сәгадәтнең Габдулла белән кушылуын күрәбез. Егет үзенең гаебен таный һәм кыз янына килә. Соңыннан алар тагын да катлаулырак тормыш юлы узачаклар, бөтенләй безгә таныш булмаган яклары белән ачылачаклар. Ә без, нигездә, беренче китапка таянып сүз йөрттек һәм әлегә Сәгадәтнең бәхеткә ирешмәгән бер героиня икәнлеген күрдек.
Хыяллары җимерелгән герой
Гаяз Исхакыйны хикәяләр остасы дип атасак, һич кенә дә ялгышмабыз. Эчтәлеге яңа, укылышлы, камил эшләнгән хикәяләре аның иҗатында үзенә бер урын алып тора.
«Кәҗүл читек» әсәрендә мулла баласының тормышка ашам-ашам дигәндә генә җимерелгән хыяллары сурәтләнә. Язучы геройның бәхетле буласына тәмам ышандырып бетерә, бу бәхетне бөртекләп-бөртекләп җыя да... юкка чыгара. Хикәя без көтмәгәнчә тәмамлана. Бу — кыска хикәяләргә хас алым. Башка әдәбиятларда новеллалар бик популяр, имеш. Гасыр башы татар әдәбияты өчен көтелмәгәнчә сюжет кору, чишү зур яңалык булган. Аңа иң оста каләм ияләре генә алынган, һәм, әлбәттә, Гаяз Исхакый таланты да кыска хикәяләр аша бик нык ачылып киткән.
Хикәянең беренче юллары ук безне хыял дөньясына чумдыра: «Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек».
Бу хыял торган саен күпертелә, детальләштерелә... Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була, олтаны болгарныкы, ярып ук киселгән...
Мәхдүм хәтта кызыл буяулар арасыннан да үзенең күңеленә хушрак килгән зияб төслесен сайлый. Әйтерсең ул, әтисе кыяфәтендә, базар киштәләренә тезеп куелган читекләр карап йөри. Читекнең һәр төше, аны кем китерәсе, аның кайчан киеләсе малай хыялында бик нык ачыкланып бетә.
Мәхдүм эченнән генә үз хыялларын ахиренә сөйли. Тора-бара яңа читек янына киеләсе башка әйберләр дә кирәк булып чыга.
Читексез мулла малае булмый, читеккә мәсех кылына, читек гаеткә бара... Әхмәдулла читеккә инде гүя мәдхия язарга җыена. Бу читек Әхмәдулланы кеше итәчәк. Прәннек исә малайлар арасында дәрәҗәсен тагын да арттырып җибәрәчәк. Ул прәннекне үзенең якын дусларына гына бирәчәк.
Малайны иң яраткан кешеләре — әтисе, абыйсы, әбисе, әнисе бәхетле итәчәк, шуңа күрә ул әбисенең сүзен дә бик тыңлый, сеңлесе Рәбига үчекләгәнгә дә артык игътибар бирми. Киләчәк зур бәхет янында болар — җыен вак-төяк.
Менә Әхмәдулла өйгә керә. Аңа бөтен дөнья, үзе кебек, гаеткә хәзерләнә шикелле. Самавыр да гаеткә ачылган, көлә-көлә җырлавында. Кызганыч, Әхмәдулланы төрлечә алдаулар башлана. Баланы кечкенә, беркатлы санап, мулла абыйсына алынган читекне генә кидертеп күрсәтәләр. Сүзне читкә борып, саплы калач белән генә калдырмакчылар.
Ул, яраткан мулла абыйсын рәнҗетмәс өчен, читекне аңа суза. Үзен, әлегә тәмам җиңелгәнлеген танымас өчен, читек әле кәҗүл дә түгелдер, дип тынычландыра.
Бераздан малай эшнең асылына аз гына булса да төшенә башлый, киләчәккә дә өметләрен өзәргә уйлый, бу хәлләрне үзенең гаилә тарафыннан читкә тибәрелүе дип бәяли. Шунда хикәя өзелсә дә була югыйсә. Ә язучы алай итми. Бу хыялны әти-әнисе, әбиләре ярдәмендә кабат торгыза. Олылар яңадан алдау эшенә керешә.
Һәм Әхмәдулла үзе теләгән читекне, чалманы, чапанны кия дә кебек, тик монысы тагын да ныграк алдану булып чыга. Бөтен кеше карап торганда көлкегә калдырылган Әхмәдулла йөрәге боларны күтәрә алмый, фаҗига кебек кабул итә.
Бәйрәмне ул елап каршылый. Язучы төп героен мәхдүм-мулланың төпчек улы итеп сайлый. Ни өченме? Җавап шул: абыйлы малайга гел калган әйберләр, кечерәйтелгән, ямалган, укмаштырылган әйберләр кию генә насыйп. Ул заманда хәтта мулланың төпчек улы да кешедән калганны кигән. Яңаны, үзенеке генә булганны киясе килү теләге, әлбәттә, бик табигый, һәрвакыт иске-москыда гына йөрү кешене бераз булса да кимсетә, кечерәйтә шикелле, һәм Әхмәдулланың яңа киемнәр турында авыздан сулары килгәнче хыяллануына мин дә гаҗәпләнмим.
Хикәя укылган. Китап ябып куелган. Үзе яраткан кешеләр тарафыннан теләмәстән рәнҗетелгән Әхмәдулла гына күңелдән китми. Ул үз тирәлегендә аңлау тапмаган сабый булып хәтердә кала.
Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык
Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда шундый юллар бар: «Аның [Борһан абзыйның] йортындагы һәр кеше, үз теләге вә тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш». Димәк, төп героиня — әтисе сүзеннән чыкмый торган бер кыз, һәм алда сөйләнеләчәк вакыйгаларда аның бу холык сыйфаты ачылачак.
Язучы Борһан абзыйны иске тип гаилә тарафдары дип күрсәтсә дә, без аның үз кызларына билгеле бер иркенлекләр дә тудырганын беләбез, әмма бу иркенлекләр руслар белән аралашуны сакларлык дәрәҗәдә генә һәм руслар белән аралашу көннәре өчен генә. Әйтик, Хәят, Лизаларга барганда, ал ефәк декольте күлмәк кия, чәч торышын үзгәртә ала, ул рус телен яхшы гына белә, русларның әдәбиятыннан да өлешчә хәбәрдар. Шул ук вакытта Хәят, татарлардан качу өчен, башына шәл элә. Шундый кызык сорау туа: кыз нигә әле татар ирләреннән генә кача? Һәм ул аны сизмәстән үк эшли. Җавап гади: бу эшләр — бер гадәт кенә, теләк белән башкарылмый.
Бераздан без Хәятның үзенә моңарчы таныш булмаган шартларда югалып калуын күрәбез. Михаил аңа мәхәббәт аңлаткач, ул рус романнарын күз алдына китерә, үз тотышына киңәш тапмый һәм, сизмәстән, табигый хисенә урын биреп:
— Сез бик мәхәббәтле!— дип әйтеп куя, әмма бер минуттан ук аны курку биләп ала. Аңа егетләргә исе китмәүне белдерү генә бик җиңел, шунлыктан Евгенийны да, бик каты гына итеп, үзенә якынаюдан тыя ул.
Хәят һәрбер эшендә эзлеклелек күрергә тели, бер-берсенә капма-каршы булган адымнарына да аңлату табарга тырыша. Шулай итеп, иң беренче хисен — куе кызыллыкка төшергән хисен — «Михаил — урыс малае бит ул!» дигән сүзләр белән куа. Уен вакытында бирелгән бер хат та урыс җәмгыятендә татар кызы үзенә барыбер урын тапмасын искәртә: «Үзегезнең мөселман кызы икәнегезне, мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз килешми». Шәхси үчлек, көнләшү аркасында язылса да, хат аны хыялыннан тормыш чынбарлыгына инде бөтенләй кайтара.
Хәят гел икеләнүләр эчендә яши. Күңелендә туган теләкләре шулай итә аны. Берара ул, Михаил да мөселман була ала, дип уйлап куя. Әмма бу фикере кинәт җуела: «Ул яшь вакытында анасыннан мөселманлыкка чыккан русларның асылып үтереләләр икәнлеген ишеткән иде».
Инде икенче бер юл гына кала: чукынырга мөмкин. Шунда ук мөфтинең чукынганлыктан ямьсезләнгән кызлары турында хикәят исенә төшә...
Фатих Әмирхан Хәятның, яшьлек теләкләренә бирелеп, рус җәмгыяте егетләрен кире кага алмавы, шул ук вакытта күңеленә кертмәскә сүз бирүе турында яза. Кыз, аларның безгә буласы юк, фикеренә килә. Ул тирә-ягындагы кешеләр арасыннан үз уен дөресләрлек мисаллар күрә.
Укыган мөселман егетләре белән дә дуслаша алмый кызлар. Монысын инде дин тыя, әни тыя...
Нинди генә кыз белән танышсак та, һәрберсенең эче поша. Теләкләре чынга ашмаганлыктан. Гореф-гадәтләр бик нык тыйганлыктан. Ялгызлыктан. Ата-ана арасында аңлау таба алмаганлыктан. Хәер, алар үзләре дә бу хәл сәбәбен аңлап бетерә алмыйлар кебек. Эч пошу хисенә аңлаешсызлык хас бит. Киләчәгең билгесез булганга, кайвакыт эч пошуның да сәбәпләре томанлы булып күренә.
Хәят белем дөньясына ныклап кереп китсә, онытылыр да иде. Юк шул, аның холкындагы кечкенәрәк кенә иренчәклек, укып, үзен бик ватмаска тырышу белем алу теләген баса. Француз, рус телләрен өйрәнүгә дә күңеле сүрелә.
Тора-бара безнең Хәятта эч пошу хисе тагын да көчәя. Инде теләсә нәрсә аның эчен пошыра башлый: бүлмәдәге төнге караңгылык та, ямьсез йоклый торган Бибиләр дә, аның мендәре дә... Әнә шул эч пошуны кыз, бәлки, Салих исемле бер егеткә барып басар... Хәят хыялында аның белән яшәү рәвешен, үзен, тавышын, аңа мәхәббәт аңлатуларын тудыра. Әсәр башында сөйләнгән теләкләре челпәрәмә килгәч, фаразлаган тормышы чынга аша микән, кебегрәк уйлар белән китапның соңгы битләрен ябасың.

Комментариев нет:

Отправить комментарий