Аңлау тапмаган геройлар

Аңлау тапмаган геройлар
(Ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)
Фатих Әмирханның һәрберебез диярлек тормышта очраткан вакыйгаларны күңелдән үткәрерлек, аерым бер кешеләргә, кыерсытылганнарга, ятимнәргә карата мөнәсәбәтебезне үзгәрттерерлек итеп тасвирлаган кечкенә күләмле хикәяләре минем һәрвакыт исемдә тора.
Кайсы гына гаиләдә корбан чалмыйлар?! Менә шушы тормышта еш очраган, гадәти булып күренгән дини бер йоланы сабыйның кабул итүе аша бирә язучы.
Бала берничә бәти арасыннан иң матурын, уйлавынча, әниләре дә кызыкканын үзенә сайлап ала. Хайванга ир-ат исеме бирүе һәм аны иң якын дусты дип атавы ук бәтине үзенә тиң, хәтта ки кеше дәрәҗәсендә санавын аңлата булса кирәк. Ул Хөсәенгә әти-әнинең балаларга булган мөнәсәбәтен күрсәтә: кечкенә гаепләрен кичерә, тәрбияли, иң җылы хисләрен бүләк итә.
Якын кешеләр арасында гына була ала торган бер-берсен аңлау башлана. Корбанга суячакларын тойган, инде сарыкка әверелгән дусты тавышын героебыз шунда ук «укый». Ни кызганыч, Хөсәен баланың икенче бер якын кешесе өчен корбанга китерелгән булып чыга. Сабый авыр хәлдән чыгу юлын таба — Хөсәен аның бабасын берничек тә күтәрә алмый! Бу фикер исәпкә алынмый.
Корбан чалу вакыйгасын үз күзе белән күргән бала йөрәгенә гомерлек яра ала, чөнки кешеләр кулыннан үзенең кадерле «карач»ын югалта. Тормыш-чынбарлыкның беренче ачысын татый.
«Ул үксез бала шул» әсәрендә инде язмыш болай да рәнҗеткән Нуриның үз иптәшләре, яшьтәшләре тарафыннан да кыерсытылуы тасвирлана. Ятим малайның ярышта беренче килүен күтәрә алмаган балалар аның иң авырткан җиренә тияләр: ятимлегенә төрттерәләр. Болай үч алуны Нури бик тирән кичерә. «Мин үксез бала шул! Әти-әнием булса, минем дә читек-кәвешем булыр иде»,— дип, кычкырып елап җибәрә. Шушы хәл балаларны уяткандай итә. Һәм хикәяләүче герой бик күп нәтиҗәләр чыгара. Шулар арасында хакыйкатьнең иң чынын чагылдырганы «әгәр ул үксез, фәкыйрь бала булмаса, без аны болай мыскыл итә алмас идек» дигән җөмләләргә салынган.
«Нәҗип» хикәясендәге шул исем белән йөртелгән герой да үз хәленә керерлек кеше тапмый. Аның таныласы, яратыласы, нәрсә беләндер шаккатырасы килә. Әлегә һөнәрсез малайда башкаларның гаме дә юк шул. Ошау өчен башкарылган һәрбер эше аркасында көлкегә генә кала ул. Абыйсын үзеннән артыграк яратуларын күрү, олы санауларын сизү аны бөтенләй түбәнсетә. Кеше хисабында йөрергә теләгән бала иң куркыныч адымнарга бара. Төрле акылсызлыклар эшләп ташлый. Баланың җанын аңламаган, нигә бәргәләнгәнен белмәгән кешеләр аның күңел яраларын тирәнәйтәләр, ачу хисен арттыралар гына. Үч иткән шикелле, һәркем аны абыйсы белән чагыштыра. Беркем дә абыйсының Нәҗиптән олырак икәнлеген башына да китереп карамый. Яхшылык йөзеннән эшләгән эшләре дә гел тискәре бәяләмә ала. Малайга, үсенү өчен — ник бер җылы сүз!
Бары тик рәсем серләренә төшенгәч кенә, бала кешеләрнең үзенә карата уңай мөнәсәбәтен тоя, үзен кеше итеп хис итә.
Әсәрнең ахыры ничек матур бетсә дә, башта зур күңел газаплары кичергән Нәҗип, бик кызганыч булып, күңелгә кереп кала.
Олылар арасында үзләренә аңлау таба алмаган геройлар итеп истә тотам мин бу образларны.
Дөнья — матур, мин — бәхетсез
Г. Ибраһимовның «Көтүчеләр» әсәрен дулкынланмыйча укып чыгу мөмкин түгелдер. Без монда бәхеткә омтылган төп геройның фаҗигале язмышы белән очрашабыз.
Әсәр башына әдип юкка гына: «Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем»,— дип язып куймаган. Бу әсәр социаль урыны алдан билгеләнгәнлек аркасында, тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган бала, соңрак — яшүсмер хакында.
Хикәя башында Г. Ибраһимов геройдан әкияткә охшаш истәлекләр белән уртаклаштыра. Әнисе хакындагы бу хыялда да (бәлки, чынбарлыкта?) без бәхетсез геройлар белән очрашабыз. Монда игътибарга алырга кирәкле бер деталь бар: малай үзен алпавыт оныгы саный. Тормышта авырлыкта яшәүче балаларның үзләре тудырган әнә шундый әкиятләрен сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Болар — үзеңне башкалар белән тиң итеп күрәсе килүдән, бәхеткә өметләнү аркасында иҗат ителгән хикәятләр.
Икенче бүлектән без тегермәндә, табигать эчендә узган гомер турында укыйбыз. Балага хәят үзе дә тегермән булып аңлашыла. Аның төшләре — өнгә, өннәре төшкә охшый. Агачлар шомы аңа киләчәк бәхетсезлекләрдән хәбәр бирә кебек. Ул ялгыз. Аны беркем аңламый. Ул өзелеп әнисен сагына.
Мәчеткә якын булу өчен, әтисе белән тегермән янына күченәләр. Ата баланың үзеннән дә ялгызрак.
Еллар үтә, малай чыбыркы өстерәр яшькә җитә. Димәк, хыяллары инде бераз җиргә төшкән. Ул әтисенә ярдәм итә алуы, булдыклылыгы белән горурлана. Тора-бара көтү аның үзенә генә кала да. «Алпавыт оныгы» нәсел буенча тапшырылган һөнәрне кабул итеп ала. Кеше өстеннән яшәүгә күчәләр. Тору урыннары, начарлана бара торгач, бөтенләй үк калмый. Әтисе чиратта, ул — кибәндә. Герой үч алу хыяллары белән саташа.
Егет шифаханәдә айный. Фәрештә кебек фельдшерны кайчандыр үз иткән Сара дип күрергә тели. Аның тәэсирендә үч хисеннән арына. Ул тагын таяныр нокта эзли. Гайсә фәкыйрьләрне яраткан икән. Сокланганы рәсемдәге пәйгамбәр булгач, без әкренләп егетнең христиан дине тәэсиренә эләгә баруын да чамалыйбыз. Ә бит аның бәхетсезлекләре, ул, шул диндәге кешеләрдән качып, авылга килгәч, башлана. Сараның матурлыгы, галереяда күргәннәр тормыш авырлыгын бөтенләй оныттыра. Инде егет әтисен дә намаз карты итеп күз алдына китерә башлый. Героебыз әкренләп-әкренләп урыс кызы йогынтысына күчә, аның белән гаилә кора. Беренче еллары бала тәрбияләү мәшәкатьләре белән уза. Кайчандыр үзен мөкиббән итгергән Гайсә сурәте тора-бара үзгәрә торганга әйләнә: әле — әтисе, әле — урыс. Димәк, бу корган тормышы да чын бәхет түгел. Ул барыбер ялгыз. Аның әтисе ялгыз. Бервакыт бичара карт үлә, һәм ир-атка әйләнгән герой кинәт бөтенләй айный. Узганы, бүгенгесе, әтисе турында уйлана, бик ачы нәтиҗәләргә килә.
Миллионлаган кешеләр бер мәгънәсезгә яши. Бәхетсезләр, ачлар... Болай яшәү рәвеше дөресме? Кайсы юлдан барырга? Галимнәр, пәйгамбәрләр кушканнанмы?
Рәссамнар тудырган матурлыктан хәерчелектә, ялгызлыкта үлгән кешеләргә ни мәгънә?
Ә бит дөнья матур, тик бәхетсез чакта аның матурлыгы күренми генә.
Әсәрнең иң соңгы юлларына иң зур мәгънә салынган икән шул: дөнья шундый матур, без ник бәхетсез?
Кеше хыялы да табигатьнең үзе кебек бай, тик ул тормыш чынбарлыгына бәрелеп уала да бетә икән.
Контрастлы тасвирлар, табигать дөньясын яшәеш кануннарына каршы кую әсәрнең тәэсир көчен бик арттыра, укучы төп герой язмышын үзе кичергәндәй була.
Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары
Шәриф Камал кеше рухын һәрвакыт диярлек үзәккә куеп иҗат итә. «Акчарлаклар» повестенда кеше кичерешләре, аның күңел дөньясына игътибар зур.
Повесть җәй башындагы диңгезне тасвирлаудан башлана. Монда эш белән мәшгуль кешеләр дә, йомшак җил, кубарылган вак дулкыннар сурәте дә бар. Җәй башы дигәнебез мартның соңгы атнасы булып чыга. Нәкъ менә балык тоту эшенә хәзерлек барган чак. Ниндидер хәвеф тә, дулкынлану да сизелми. Бүлек ахырында без диңгез белән кабат очрашабыз:
«Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез, ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде...»; «Табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары — балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр».
Кешеләр әнә шул диңгездән файдаланырга, балыкларны җыеп алырга килгән, зур өметләр белән яшиләр. Диңгез әйтерсең шуны сизә һәм бу хыялларның чынга ашачагына ышанмаганга көлемсери.
Икенче бүлектә героебызның табигать күренешләреннән җаны рәхәтләнә: саф һәм ләззәтле бер салкынлык тамырларына җәелгән, акчарлаклар да шатлыклы көлә кебек.
Табигать матурлыгы башка кешеләрнең хисләренә дә аваздаш. Гариф иптәшләренең күңеле дә күтәренке.
Геройларыбыз өметләр белән яшәгән көннәрдә без җилнең я бөтенләй булмавын, булса да, бик йомшак искәнен күрәбез Көчле җилләр кузгалу начар хәбәрләрнең башлангычы була. «...Беркөн төш алдында, беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды»,— ди язучы. Көн иртәдән үк болытлы һәм давыл вәгъдә итә. Шулай булып чыга да. Җил улый, сызгыра барган саен, диңгез дә көчлерәк дулкынлана. Геройларыбыз күңелендә дә хисләр өермәсе, билгесезлек хакимлек итә.
Җил, диңгез бер-берсенә бик тә береккән. Диңгезнең нинди булуы җилдән тора. Менә җил улый, дулкыннар да гөжләп килә. Бу тавышлар Гарифның эчен чымырдата, чәчләрен тырпайта.
Шушы янәшәлек әсәрнең буеннан-буена дәвам итә: «Ул барактан чыккач, үткен җил улавы арасыннан диңгез гөрләүләре белән бергә неводчыларның һай-һу тавышлары ишетелеп, аның күңелен әллә нишләтеп, борчып җибәрделәр».
Җил белән без барак янында да еш очрашабыз. Ул ватылган тәрәзә күзеннән эчкә үрелергә, ыжгырырга ярата. Баракка диңгез тавышын алып килә.
Давыл тынганнан соң, яңадан матур көннәр башлана. Һава да саф, күк йөзе дә аяз, каралҗым диңгез дә йомшак кына тирбәнеп ята. Йөзләр көлә. Менә-менә бәхет басар кебек.
Апрель башларында диңгез артындагы таулар, таулар янындагы болынлыклар, таллар кешеләрне әллә кайларга чакыра... Әле киләчәктә акча эшләүгә, башка җирләрдә баерга өмет юк түгел.
Менә акча бүлешү иртәсе. Аяз, әмма шактый салкын һәм җилле иртә. Кешеләр көйсез, борчулы. Өметләрне сүрелдергән иртә бу. Гарифның хыялларын үзгәрткән иртә.
Менә ул, сөйгән кызы белән хушлашып, башка якларга юл тота. Икесенең дә күңелендә ләззәт белән каты сагыш, әрнү. Кояш та «иңгән я иңмәгән!»
Без кабат диңгез тасвирына юлыгабыз. Аның өстендә сирәк-мирәк кенә акчарлаклар. Әллә көләләр, әллә елыйлар.
Газизә аларга карамый: аның күзе канатсыз акчарлакларга төбәлгән.
Әсәр менә шулай эчпошыргыч диңгез һәм шуңа охшаш халәттәге геройлар сурәте белән бетә.
Табигать тасвирлары әнә шулай кешенең күңел дөньясына аваздаш итеп бирелә.
Яшь гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)
Пролетариат әдәбиятының бер вәкиле буларак танылган Гафур Коләхмәтов яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар бирмичә кала алмый иде. Марксистик тәгълиматны пропагандалаучы әдип, кеше бәхетле тормышны үз куллары белән булдырырга, аның өчен көрәшергә тиеш, фикерен һәрвакыт алга сөрде.
«Ике фикер» драмасында ук әсәрнең төп герое Давыт яшәү рәвеше турында уйлана һәм каршылыклы фикерләре арасыннан гадел күренгәнен сайлап ала.
Драма яшьләрнең буш уеннарга багышланган кичәсен күрсәтүдән башланып китә. Мәгънәсез мәзәкләр, бер-берсе турында гайбәт сөйләшүчеләр арасында әлегә Давыт юк. Иптәшләре аның Галияне «сөяме, әллә гыйшык ук тотамы» икәнлеген тикшерә. Күрәсез, монда мәхәббәт гыйшык сүзенең мәгънәсенә тиңләштерелсә дә, сөю сүзе үз итүне генә белдерә. Без сөю-сөелүгә бирелгән тормыш турында әсәр дип уйлап кына бетермибез, эчтәлек бөтенләй башка төрле ачыла. «Фикер җыючылар» үзләренең җәмгыятьтәге урыннарын аңлау ноктасыннан Давытка караганда түбәндә тора булып чыга. Алар — уйсызлар, буш фикерлеләр, дип әйтсәк тә ярый. Давытны кара фикере дә алардан өстенрәк итә: ул болай яшәү рәвешен бәндәчелеккә бирелү, мәңгелеккә хәзерләнмәү дип бәяли. Булганга риза булып, аскетларча яшәргә өнди. Кызыл фикер исә, китаплар укып, күпне аңлап, иптәшләр табып, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарырга чакыра. Минем юлым шаулы, кайгы-хәсрәтле, канлы, ди ул. Димәк, бу — көчле рухлы көрәшчеләр юлы.
Тора-бара Давыт марксистик эчтәлекле китаплар фикере белән килешә, «тарихны — сыйныфлар көрәшенең көзгесе» дип саный башлый. Һәм ул үзе сайлаган көрәш юлында беренче иптәше итеп Галияне күрә.
«Яшь гомер» драмасының исеме үк әсәр күтәргән әлеге дә баягы, яшь гомер нәрсәгә багышланырга тиеш, проблемасын өлешчә чагылдыра һәм алдагы пьесада уздырылган карашларны пропагандалауны тагын да дәвам итә.
Пьеса башында рус кызлары тарафыннан татар халкына бик түбән бәяләмә бирелә: наданнар, кабахәтләр... Хәер, аерым күренешләр бу милләт эчендә бозыклыкларның киң таралган булуы турында сөйли дә.
Шунысы бик кызык: әсәр башында да без, төп героебыз Гали Зөләйханы сөя генәме, әллә гыйшык ук тотамы, кебегрәк сорауга җавап турында уйланабыз. Гали әлегә: «Гыйшык тотмыйм, әмма сөям... Шул гына»,— ди. Шулай да өч нокта икеләнүен күрсәтә. Башка нәрсәләргә карата Галинең үз фикере инде нык. Монда «Ике фикер»дәгенең киресе: кыз нәрсә уйларга белми азаплана, югыйсә әле язда гына, үзен башка кеше сораса, Галигә барачакмын, дип әйткән.
Драмада яшьләр төрле социаль төркемнәргә бүленгән. Кемдер — интеллигент. Язучы аларны эшчеләрнең фикерләрен ачу, юл күрсәтеп тору өчен кирәк саный. Димәк, яшьлекләре пропаганда эшенә багышланырга тиеш.
Гали, Зөләйханы коткару өчен, файдалы гамәлләр башкарырга ашыкмый. Бу, өлешчә, үз-үзенә ышанмаудан да килә бугай. Күңелендә сөю хисләре генә булмыйча, «гыйшык» икәнлеген аңлагач, ул хәлиткеч адымнарга бара. Соңга калганлыктан, нәтиҗәсе булмаса да, мәхәббәте өчен көрәшә. Бу тартышу Галине башка көрәшләргә дә рухландырачак, ныгытачак Пьеса ахырында геройлар бәхеткә ирешми, әмма аларның үзләре теләгәнчә яшәргә тырышулары күңелне сөендерә. Язучы һәр кешене җәмгыять язмышы өчен көрәшүче итеп күрергә теләсә дә, тормыш чынбарлыгыннан китә алмый, бөтен геройлары да барыбер шәхси бәхетне икенче планга куймый. Бер караганда, шул ук Гали дә нәкъ менә Зөләйха артыннан йөргәнгә кулга алына бит.
Яшь гомер көрәштә узарга тиеш — язучы чыгарган фикер әнә шул.
Безнең шәһәрнең серләре
Г. Камал иҗаты — фаш итүче иҗат. «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасының исеме үк язучының тормышта тирәнгәрәк яшерелгән нәрсәләрне ачып күрсәтү, буяулар астында ни барын белдерү икәнлегенә ишарәли булса кирәк.
Чорга гомуми бәяләмә бирү генә дә җитми, җәмгыятьне гомумирәк тасвирлау да канәгатьләндерми язучыны, һәрбер «социаль катламның, һәр оешып килгән төркемнең кем икәнлеген тәфсилләп аңлатып бирә ул, шул сәбәпле пьесаны да берничә бүлектән оештыра һәм тамашачыны һәртөрле җәмгыятьләрнең эченә алып керә.
Без башта ярдәм җәмгыятен оештыручылар белән танышабыз. Устав юк. Җыелышка килүче юк. Килсәләр дә, вакытны мәгънәсез сүз сөйләп уздыралар. Һәр әгъза — ялганчы, әхлакый череп бара. Бу җәмгыять белән танышкан арада шәһәрнең башка серләре дә ачыла тора. Кешеләре бик фәкыйрь икән, шәһәрдә телефон станциясенең эше юньләп оештырылмаган һәм башкалар. Яшьләргә эшләр өчен юл ябык, аны нәкъ менә шушындый ярдәм җәмгыятьләре яба.
Ресторанга да бер үк кешеләр йөри икән. Өеннән кирәкле эшне сылтау итеп качучылар урыны бу. Үзләрен бик диндар итеп күрсәткән мөселманнар фәхешлектән, аракыдан һич тә чирканмый булып чыга.
Клуб та шәһәрнең хәлләрен шәптән күрсәтми. Монда музыка, лото һәм домино гына бар, ир-ат исә бары тик акчалы уеннар белән генә мәшгуль.
Базар чатын без гайбәтләр оясы итеп күз алдына китерәбез. Иҗтимагый проблемаларны сөйләшкән булсалар да, буш сүз икәнлеге бик ачык.
Әдәбият кичәсе дә җәнҗал оясы булып кына истә кала. Монда да хатын-кызларга рәт юк. «Хатыннар хөррияте» дигән шигырь укучылар хатын-кызны араларына алмыйлар!
Г. Камал төрле җәмгыятьләрне генә тасвирламый, үз чорының күпчелек социаль төркемнәрен дә сурәтли. Без монда айларны да, шкафчыларны да, официантларны да, артистларны да, мөритләрне дә очратабыз. Үзара көрәш алып барган кадимче һәм җәдитчеләр дә җитәрлек. Персонажларның сөйләгәннәреннән хыялларын, яшәү рәвешләрен күзаллау кыен түгел.
Өйләнү сылтавы белән шуларны күзәтеп йөргән Себер баен да гаҗәпкә калдырырлык хәлләр бар бу шәһәрдә.
Тискәре сыйфатларга ия геройларның берничәсе бик ныклап истә кала. Әрсез, надан, ялганчы, ялкау Әхмәтҗан абзый — әнә шундыйлардан. Башка геройларның кайберләре тип дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Бик детальләштерелеп сурәтләнмәгәнгә, икенче образлар бирелеше аркылы аларның тасвирын без күңелебездән тулыландырабыз.
Г. Камалның замандашлары әсәргә салынган тормыш материалының Казаннан алынганлыгын аңлаган. Безгә арттыру булып күренсә дә, сурәтләнгән вакыйгаларда, бәлки, күпертүгә урын күп бирелмәгәндер. Тукайның «Безнең шәһәрнең серләре» хакында язган мәкаләсеннән шул аңлашыла. Казанның нинди икәнлеген белү өчен, әлеге әсәрне укысыннар, ди ул.
«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
III бүлек Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр
Әдәбиятыбыз көннән-көн байый, үсә бара. Шушы кечкенә бер китапта аны иңләп чыгу мөмкин түгел. Киләчәктә китапның дәвамы булыр, телгә алынмаган әсәрләр хакында да язарбыз, дип уйлаганны әйткән идек инде.
Без III бүлектә дә бер үк автор иҗаты буенча икешәр язма эш тә башкардык. Бу — иҗатчының төрле яктан ачу мөмкинлекләрен арттыру һәм бер үк белемеңне төрлечә кулланып булганлыгын күрсәтү өчен кирәк иде. Кайбер язучыларның программага кертелгән бер генә әсәренә дә тукталмадык, чөнки алар буенча өстәмә әдәбият шактый күп, башкаларга зуррак урын бирү кирәк, дип санадык. Укырга кергәндә, абитуриентның гомумән татар әдәбиятын күзаллавын да ачыкларга тырышалар. Әсәр исемнәре аталмаган сочинение темалары бирәләр, иҗатны сайлау мөмкинлеге калдыралар. Мондый очракта өстәмә укылган китаплар ярдәмгә килә. Аннан соң программада каралмаган роман яисә повесть буенча без тәкъдим иткән хезмәт дәреслеккә кергән шундый тип эчтәлекле икенче әсәрне ачуга күрсәткеч була ала. Шуларны күздә тотып, анализлау өчен, соңгы елларда басылган, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәя алган берничә өстәмә әсәр дә алынды.
Сугыш чоры, аннан соңгы әдәбият буенча галимнәр шактый күп язды инде. Ә менә үзгәртеп кору елларында чыккан китаплар буенча әдәби тәнкыйть материаллары юк дәрәҗәсендә, шунлыктан чагыштырмача яңарак әсәрләргә күбрәк урын бирдек.
Бөтен кешенең каләмгә осталыгы бердәй булмый. Бу бүлектәге сочинениеләр дә төрле зурлыкта, төрле катлаулылыкта. Шунысы хак: автор аларны, теле матур һәм камил булса иде, дигән теләк белән язды.
Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше
Мин романтик рухлы Такташка, аның шул рухлы әсәрләренә улеп гашыйкмын, чөнки әлеге шигырьләрендә яшь ир-егетнең иҗатчы буларак ни дәрәҗәдә өлгергәнлеге аеруча ачык күренә. Шагыйрьнең «Урман кызы» поэмасы камиллеге, тәэсирлеге, серлелеге белән таң калдыра.
Без башта Әминә исемле яшь кыз белән танышабыз. Исеме булса да, аны, урманда чәчәктән муенсалар тагып, гөлдән гөлгә күчеп йөрүче итеп тасвирланганга, гади бер татар кызы дип кенә аңламыйбыз. Җитмәсә, шагыйрьдән шигырьләр яздырта алырлык чибәрлеге, йөзеннән ташып торган бәхете, озын толымнарының җилдә уйнавы, үзенең шаян холкы күз алдына килә. Шагыйрь аны укучының су кызы дип кабул итүен тели. Ә бит Әминә, чыннан да, су кызыдай: күзләре төпсез, шәүләләре күлдә уйный. Юк, ул Матильдага якынрак бугай. Хәер, Матильда үзе дә су кызына бераз охшаган ич! Таралып төшкән чәчләргә әйләнә дә кайта шагыйрь, әйләнә дә кайта.
Әминә — Хәятның үзе. Ул шаян, ул оялчан, ул матур, ул серле... Иң гаҗәбе: «аның толымнары бәхетлеләр»... Очкынлы күзләренең көче хәтта шагыйрьне телсез итә. Әминә — яшь. Аның күзләрендә әле мәхәббәт юк. Анда дөньяга гомумән соклану гына бар. Сафлык бар.
Һади Такташ үзенең героинясын әнә ничек илаһилаштыра, югарыга күтәрә, сафлыкның бер чагылышы итә, фәрештәгә тиңли.
Әминә матурлыгы өчен табигатькә бурычлы. Аны урман, күлләр, гөлләр шундый иткән.
Шагыйрь абыйсына таңда очраганга күрә, ул — таң кызы да. Таң кызына сәламнәрне дә таң җилләре аша юллый лирик мин. Бу гүзәлкәй янында нигә калмый соң шагыйрь? Ник аны, үзен бәхетле итми? Тормыш шулай куша. Ул Әминә янына бер юлчы гына булып тукталган. Бәлки әле, бу дөньяда да бер юлчы гынадыр... Ул «кайгы-хәсрәт» таулары астыннан җәүһәрләр эзләргә кузгала, киләчәген көрәшләрдә күрә. Әнә шул караңгы көннәргә таба барганда, бер яктылык янында рухын ял иттерә кебек.
Яшь бер кыз рәсемен шигырьдә тудырган Һади Такташ үзе дә нечкә хисле, тойгыларга бай ир-ат булып ачыла.
Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу
Кәрим Тинчуринның «Американ» әсәрендә яңа җәмгыятьне кабул итә алмаган, эчтән генә кабат «кеше булу» теләге белән янган кайбер адәмнәрнең чын йөзе бер төркем хәйләкәр студентлар тарафыннан фаш ителә. Үзләрен милләт Хадимнәре, аны яклаучылар дип атап, кирәк чакта аның өчен бер нәрсә дә эшләмәгән, миллилекләре, юл табып, Америкага таюда гына булган Габдуллаҗан, Мусаларның буш куыклыгы әсәр ахырында бик ачык күренә.
Бер караганда, аларны чынлыкта да милләтче дип уйларга мөмкин. Милли ашлар гына ашыйлар, милли биюләр генә бииләр, милли кияүләр генә күзлиләр...
Әнә шул миллилек атрибутларын ачыклый башласаң, көлми хәлең калмый. Болай да чын миллилекне белдермәүче, тышкы чагылышка гына караучы бу нәрсәләр дә асылда милли булып чыкмый. Дилбәрнең милли күрешүе — реверанс, бөтен халыкта булган кабартма да — милли ризык. Искәндәр аларның наданлыгыннан үзләренең сүзләре белән үк көлә. «Россиянең милли чәе»н сагынуы турында сөйли, һәрдаим миллилеккә басым ясап тора.
Башта егетләр җәмәгать хадиме кадимче Мусаның кем икәнлеген ачалар. Әлбәттә, аның Америка татарлары алдында сынатасы килми, үзен алдынгы карашлы итеп «күрсәтә». Хәтта ки балачактан ук пәрәнҗәгә каршы көрәшкән икән: әнисенең башыннан яулыгын тартып ала торган булган. Балаларча беркатлы да, аңгыра да булып күренә ул. Муса француз теле белгән кызын зур милли тәрбия алган дип саный һәм тәрбиясез, «приданлы» мулла кызларына каршы куя. Яшәсен милләт, ди мәҗлестәгеләр. Яшәсен пианино, ди Искәндәр. Монда Дилбәрнең уйный белмәве аркасында җәфаланган пианиноны кызгану гына түгел, Мусага милләт һәм пианино төшенчәләре арасында әллә ни аерма булмавына ишарәләү дә бар. Милләтче Мусаның инде шуны да аңламавын күргәч, Искәндәр, яшәсен милли туташларыбызның имән бармаклары, дип кычкыра. Комедиядә күзгә төртеп көлү, мыскыллауны да аңламаган геройлар бихисап. Алар тәрбияләгән Дилбәрнең «Әпипә»гә «Во саду ли» рәвешенчә биегәнлегенә аптырыйсы юк.
Искәндәр татарның миллилеген бертуктаусыз американнарга хас сыйфатларга каршы куя. Татарларда «милли татарлар бар», Америкада — машина, һөнәр генә... Татарлар «Әпипә» бии, американнар балет белән генә канәгатьләнә. Болай булса, бик артка калачаклар. Искәндәрнең теле әнә шундый кинаяләрдән, күпмәгънәлелектән, асмәгънәлелектән тора. Икенче төрле әйткәндә, фаш итүче геройлар «мыек астыннан» көлә.
Башка геройлар белән очрашкач, тазлыкның да — милли авыру, ат маеның, сасы иснең һәм башка тагы бик күп нәрсәләрнең миллилек галәмәте икәнлеге ачыклана.
Милләтне алга җибәрәм, дип хыялланучыларның китаплары утынлыкта ята, үзләре урыс миссионерларына сатылырга да күп сорамый. Талашкан, бәхәсләшкән чакта аларга хас бөтен сыйфатлар бер-берсе тарафыннан атала да бетә.
Милләтпәрвәрләрнең иң зур хыялы, Рәсәйдә акча эшләп, Америкага качу икәнен әйттек инде. Имеш, «мондагы тупас халыктан туйган». Хыялларын кешегә ачып салырга да курка үзләре. Инде болай да социаль хәлләре какшаган, тагын да аскарак тәгәрәмәгәйләре. Ә сиздерми генә шылсаң, яхшырак. Бәлки, Америкада полицай ясарлар, профессор урыны хәзерләгәннәрдер...
Пьеса тәмамланганда, Искәндәрләрнең ярлыкны урлап качканы беленә. Мал-мөлкәт югалды, сатып булмады, дип, спекулянтларга хас булганча борчыласы урынга, Габдуллаҗан, утны сүндерергә боера, «тегеннән булмасын», ди. Моны чекистлардан курку дип аңларга кирәктер. Әнә шундый куркаклар, наданнар, комсызлар булып чыга электә югары катлауны тәшкил иткән кешеләр.
Тискәре тип геройлар, үзләрен фаш иткән җәмгыятькә каршы көрәшәбез дип, шул җәмгыятьнең әйдәүче көчләре булачак яшь буын тарафыннан көлкегә калдырыла. «Американ» татар сәхнәсен әнә шундый «милләтпәрвәр» образлары белән баета.
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте язучыларның беренче съездыннан соң ижат ителә. Анда Горький, совет хатын-кызының якты образын тудырырлык материаллар булса да, бу эш тормышка ашырылмады, ди, һәм татар язучысының әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә кабул ителә.
Бер караганда, социаль йөкләмә үтәлеше кебек булса да, нигезендә тормышчан материаллар яткан китапны татарлар да, хәтта башка милләт вәкилләре дә бик ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып бастырыла, зур популярлык казана.
Повестьта сурәтләнгән героинялар совет хатын-кызларының калку образлары дип бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз урынын тапкан комсомолка. Галия — югары белем алган, илгә танылган татар табибәсе.
Төп героинябыз, язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый. Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә, өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана. Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.
Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе белгән тормышны, милли зыялылар тормышын сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына таянып кына, бу социаль төркем турында кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка шикелле. Бөтен тормышларын намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.
Язучы, совет гаиләсе нинди булырга тиеш, кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча ул аның әхлакый ягына киң туктала. Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән, аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе нинди әхлакка ия икәнлеге хакында уйлануы гаҗәп түгел.
Г. Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый, дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең революция бишекләренең берсе буларак кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын, Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты классигы Толстойны да хәтеренә китерә. Галия, болар хакында, үзе хакында уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.
Элек әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга рөхсәт ителмәгән... Аларга Галиягә эләккән бәхет тәтемәгән.
Галия өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан Себергә киткән декабрист хатын-кызлары мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш, дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң бигрәк тә.
Галия иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар аша ныгыта.
Ул совет кешесенең генә саф әхлак белән гомер итә аласына ышана шикелле. Япония тормышыннан алып язылган бер китаптан өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка, кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне социаль гаделсезлек турында документ дип бәяли.
Галия буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар өчен махсус папка башлый. Икенче бер папкада — Крупская, Клара Цеткин, парашютист ханымнар һәм башкалар турында истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга салыныр, дип өметләнә.
Элек һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла. Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны түбәндәгечә терки алабыз:
— совет илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;
— совет хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый вазифалар йөкләнгән;
— һөнәргә ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен таба, ача алмый;
— мещанлык, әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет илендә яшәргә хаксыз...

Кыскасы, «Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп героинясы совет системасына мәдхия укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен чагылдыруы бәхәссез.

Комментариев нет:

Отправить комментарий